Медицина университетына студентлар әзерләүче татар мәктәбе: Шушмабаштан репортаж | intertat.tatar

Медицина университетына студентлар әзерләүче татар мәктәбе: Шушмабаштан репортаж

Төгәл фәннәрне татар телендә укытып, югары нәтиҗәләргә ирешеп буламы? 2018 елда «Россиянең иң яхшы йөз мәктәбе» исемлегенә кергән Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе мисалында бу сорауга икеләнмичә уңай җавап бирергә мөмкин.

Химия һәм биология профильле урта мәктәп бу. Аның укучыларының 92 проценты югары уку йортларына урнашып бара. Шулар арасында ел саен Казан медицина университетына керүче балалар булуы — авылның горурлыгы.

Мәктәп кунакларын ишегалдында кеше буеннан да биегрәк итеп ясалган ябалак сыны каршылый. Аны технология укытучысы капиталь ремонттан соң калган кирпеч ватыкларыннан ясаган. Чүпнең скульптурага әверелгән хәләте ишек төбеннән үк мәктәпнең табигатькә карата сакчыллыгын күрсәтә.

— Ел саен 12-15 бала укытып чыгарабыз. Һәр елны бер-ике, кайвакыт өч бала Казан медицина университетына укырга керә. Бездә химия һәм биология көчле булгач, шушы фәннәрне яхшы үзләштерергә теләгән балалар башка урта мәктәпләрдән дә безгә күчәләр.

Бар фәннәр дә татар телендә укытыла. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү максатыннан 10-11 сыйныфларда терминнар рус телендә дә бирелә, — дип сөйләде мәктәп директоры Рәзилә Шәймарданова.

Балаларның фәннәрне татар телендә үзләштерү дәрәҗәсен күрер өчен, алтынчы һәм тугызынчы сыйныфларның биология дәресләренә кердем. Мин кергәндә укытучылар теманы татар телендә аңлата иде. Балалар сорауларга иркен җавап бирде, дәфтәрләрендә терминнар татар һәм рус телләрендә язылган.

— Татар теле һәм әдәбиятыннан да бездә белем югары дәрәҗәдә бирелә. Әле генә укучыларыбыз республикакүләм олимпиададан бер беренче һәм дүрт призлы урын алып кайтты. Гарәп теле буенча бер укучыбыз призер булды. Бүген Арча данын якларга дип рус теле буенча республика олимпиадасына әзерләнәбез, — диде мәктәп директоры.

Коридордан узганда стенага ябыштырылып эшләнгән агачка күз төште. Ул җимешләрне бик юмарт китерә торган «эш агачы» икән. Аны биш ел элек, Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан ясаганнар.

— Балаларның уңышларын кәгазь алмаларга язып, агачка беркетеп барабыз. Мәсәлән, алмага Таһир Кәримовның «Без бергә» фестиваленең район этабында җиңүе язылган. Һәр җимеш — укучыларыбызның хезмәт нәтиҗәсе. Бу балалар өчен горурлык та, тырышырга стимул да булып тора. Линейкалар, тантаналы чаралар шушы агач янында уза, — дип аңлатты бу хикмәтне Рәзилә Шәймарданова.

«Бәйгегә бер укытучыны бөтен коллектив әзерли»

Мин Шушмабашның көчле мәктәп икәнен алдан ишетеп, аны күрергә дип махсус бардым. Директордан яхшы мәктәпләр исемлегенә керү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сораштым.

— Кадрларның белемле булуы, белемне арттыру максатыннан үз өсләрендә эшләве мөһим. Шулай ук мәктәптә яңа технологияләр кертү, төрле грантлар оту өчен коллектив белән конкурсларда, ярышларда актив катнашырга кирәк. Укучылар олимпиадаларда, дәүләт имтиханнарында, ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш. Мәктәп барлыгы ун төрле күрсәткеч нигезендә бәяләнә. Шулар буенча без 2018 елда «Россиянең иң яхшы йөз мәктәбе» исемлегенә кердек.

Без үзебезгә бер урында таптанып тормаска дигән бурыч куйдык. Башка районнарның, төбәкләрнең укыту практикасын өйрәнү максатыннан, без коллектив белән ел саен чит якка чыгып китәбез.

Башта укытучылар белән җыелышып, Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәткә бардык. Без анда шәһәрне карадык, берничә мәктәпкә кердек. Ул сәяхәтнең тарих укытучысына да, рәсем укытучысына да, хәтта математикка да йогынтысы зур булды. Мин аны ачык дәресләр вакытында сиздем. Сәяхәттә алган тойгы-кичерешләр гомергә истә кала. Теманы үзең күргәннәр белән бәйләп аңлату да күпкә яхшырак килеп чыга.

Мин сәфәрләрне укытучының үсешенә уңай йогынты ясый дип саныйм. Һөнәри «яну» булмас өчен дә яхшы профилактика чарасы ул, — диде директор.

Коллективка шулай ук Чебоксар, Болгар, Биләр, Зөя шәһәрчеге, Иннополис, Алабуга, Чистай да зур тәэсир калдырган. Быел Тәтештә булганнар. Аннан аеруча рус теле һәм әдәбияты укытучылары илһамланып кайткан.

— Уңышка ирешү өчен икенче юнәлеш булып, командада эшләү тора. Алдыбызга нинди генә бурыч куелмасын, без, иң беренче, уртага салып сөйләшәбез, аннары һәркемнең көчле сыйфатларын исәпкә алып, эшче төркем төзибез. Мәсәлән, бүген бер укытучыбызны бергәләшеп «Ел укытучысы» конкурсының зона этабына әзерлибез. Ул район этабында җиңү яулаган иде. Гомумән, укытучылар арасында оештырылган һөнәри бәйгеләрдә республика этабына үтүчеләр саны буенча безне уздырган мәктәпне белмим әле, — дип, уңыш серләрен ачуны дәвам итте ул.

Бергәләшеп ярдәм итәбез дигәнне ничек аңларга?

Команда җыела. Башта төрле фикерләр әйтелә, аннары концепция төзелә. Бер кеше иҗади биремнең сценариесен төзи, икенче кеше презентация ясый, өченче, дүртенче кеше өстәмә мәгълүмат, күргәзмә материал тупларга ярдәм итә һәм шулай дәвам итә. Конкурсант коллектив алдында чыгыш ясап карый. Күзәтеп торучылар аның җитешмәгән якларын билгеләп, аларны уңай якка үзгәртү өстендә эшлиләр. Үз коллективың алдында чыгыш ясау чыныгу өчен дә файдалы. Сез килер алдыннан гына бер укытучыбызның мастер-классын карап чыктык, — диде Рәзилә Шәймарданова.

Авыл мәктәпләрендә яшьләр әз, диләр. Коллективыгызның яшь буенча составы нинди?

28 педагогик хезмәткәр белем бирә. Бездә утыз биштән яшьрәкләр юк. Коллектив уртача 40-45 яшьлек педагоглардан тора. Ир-атларыбыз бары тик бишәү генә. Алар технология, информатика, математика, физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәрен алып баралар.

Кайбер авыл мәктәпләрендә сәгатьләр җитмәү сәбәпле бер укытучы төрле фәннәрне укыта. Сездә андый проблема юкмы?

Без зур мәктәп саналабыз. Һәр укытучы бары тик үз белгечлеге буенча эшли. Берничә ел элек без хәтта өч чит тел укыта идек: инглиз, француз, алман телләрен. Полиглот укытучыбыз Фирая Салиховна лаеклы ялга китү сәбәпле, бүген инглиз һәм алман телләре укытыла.

2010 елда татар авылы тормышы турында фильм төшерергә дип безгә французлар килгән иде. Безнең мәктәп француз телен укыту белән үзенчәлекле булгач, аларны монда җибәргәннәр. Фирая Салиховна кунакларның тәрҗемәчесе булып йөрде. Укучыларыбыз да кунаклар белән француз телендә аралаша алды. Мин моңа бик сөендем.

«Могҗизалар кыры»на Арча читекләрен мактавымны кертмәгәннәр»

Рәзилә Шәймарданова — 2020 елның 6 ноябрендә Леонид Якубовичның «Могҗизалар кыры» тапшыруында катнашкан кеше. Сүзне белеп алса да, алдагы кешенең беренче әйтүе аңа финалга узарга мөмкинлек бирмәгән. Ярты сәгатьлек тапшыруны өч сәгатьтән артык төшергәннәр. Татарча сөйләгәнен, Арча читекләрен мактаганын, Леонид Якубовичны Арчага кунакка чакырганын үзәк телевидение эфирга чыгармаган.

— «Могҗизалар кыры»на бару минем күптәнге хыялым иде. Хыяллар тормышка аша икән. Телевизордан караганда сүзләрне оту җиңел тоелса да, студиядә башкачарак, — дип уртаклашты Рәзилә Шәймарданова.

 «Авылның киләчәге турында укытучылар уйламый икән, аны кем уйларга тиеш?»

— Электән килгән гореф-гадәтләрне буыннан буынга тапшыру, авылны бетермәү өчен тырышабыз. Кечкенәдән балаларда авыл тормышына, авыл һөнәрләренә мәхәббәт уятабыз. Авылның киләчәге турында укытучылар уйламый икән, кем уйларга тиеш? Авыл кимүгә бара бит. 2010 елда мәктәптә 250 бала укыган булса, хәзер 150гә калды, — диде директор.

Киләчәктә бала саны артуга өмет бармы соң?

Безнең фараз буенча, киләсе ун ел эчендә укучылар саны 150дән кимемәскә тиеш. Алга таба яшьләрне авылда калдырасы иде. Мәктәптә агрокласслар оештырылды. Төрле проектлар аша егетләрне кечкенәдән авыл хуҗалыгы өлкәсендәге һөнәрләргә өйрәтәбез. Фермаларга, авыл хуҗалыгы техникалары күргәзмәләренә экскурсиягә йөрибез. Казанның «Экспо» күргәзмә залында укучыларыбыз яңа төр авыл хуҗалыгы техникалары белән танышып кайтты. Без авыл эчендә генә кайнап ятмыйбыз. Республикада үткәрелә торган күргәзмәләрдә катнашып, заман белән бергә атларга тырышабыз.

Укучыларыбыз авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча оештырылган бәйгеләрдә активлык күрсәтә. Нәтиҗәләре дә бар. «Яшь машина йөртүче», «Яшь фермер» конкурсларында беренче урыннар алдылар.

«Северный» күмәк хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итәбез. Хуҗалык җитәкчесе безнең укучылардан максатчан югары яки урта һөнәри белемле белгечләр әзерли һәм аларны эшле итә. Авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча киткән җиде укучыбыз «Северный» күмәк хуҗалыгыннан махсус стипендия ала.

Мәктәп шулай ук машина һәм трактор йөртүчеләрне дә әзерли. Укучы имтиханнарны уңышлы тапшырса, 18 яше тулгач, техника белән идарә итү таныклыгы ала. Үзебезнең күзәтү буенча, авыл хуҗалыгы һөнәре үзләштергән күпчелек егетләребез авылда кала.

Төрле грантларның, йорт салуда ярдәм итүнең дә яшьләрне авылда калдыру өчен файдасы зур. Бүген Әсәдуллиннар гаиләсенә йорт төзелеп килә. Авылда калган укучыбыз Ләйсән Хәмитова зоотехниклар ярышында республикакүләм җиңү яулады.

Әле безнең мәктәп районга укытучылар, табиблар әзерләүче дә. Арча районына кайткан яшь укытучыларның күбесе Шушмабаш мәктәбен тәмамлаган. Мәсәлән, яңа гына Нургалиева, Сагдуллина, Гарифуллина районга химия укытучылары булып кайттылар.

2018 елда робототехника буенча грант алу конкурсында катнаштык та, 500 мең сумлык җиһазлар оттык. Авыл киләчәге турында уйлыйбыз икән, балаларны роботлаштырылган процесслар белән идарә итәргә күнектерергә кирәк. Безнең укучылар да робототехника белән шөгыльләнергә тиеш. Балалар ул шөгыльне бик яратты.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырган «Не исчезай село родное» проектында катнашып, укучылар белән төрле оешмаларга экскурсияләргә йөрдек. Аларда яңа төрле һөнәрләр белән таныштык, - ди Рәзилә Шәймарданова.

 «Габделхәй Кәримов Шушмабашның киләчәге өчен зур көч куйды»

Мәктәп коллективы үзенең төрле елларда укытып чыгарган һәм тормышта зур уңышларга ирешкән укучылары белән горурлана. Алар арасында абруйлы табиблар, укытучылар, сәясәтчеләр, хәрбиләр, дәүләт хезмәткәрләре һәм башка һөнәр ияләре күп.

Узган ел вакытсыз вафат булган Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче булып эшләгән Габделхәй Кәримовны аеруча сагынып искә алалар һәм юксыналар.

— Шушмабаш авылының киләчәге, мәктәп эшчәнлеге өчен зур көч куйды ул. Авыл хастаханәсен үзе төзекләндереп, табибларны саклап калды. Авыл халкына, бигрәк тә өлкән буын вәкилләренә район үзәгенә йөрмичә сыйфатлы медицина ярдәме алу - зур бәхет. Габделхәй Кәримов тырышлыгы белән берничә авылга хезмәт күрсәтә торган ашыгыч ярдәм машинасы кайтартылды.

Традицион рәвештә, бер ел да калмыйча, беренче сыйныф укучыларына уку өчен кирәк-яраклар, портфельләр бүләк итә иде. Габделхәй Йосыпович һәрвакыт мәктәп тормышы белән кызыксынып, ярдәм итеп торучы шәхес иде, — дип сагынып искә алды аны мәктәп директоры.

Аның эшен хәзер улы Марат дәвам итә.

Балалар сәхнәдә ачыла

Балаларны иҗатка тарту максатыннан, мәктәптә өч театр төркеме оештырылган. Алар да мәктәп театрлары арасындагы бәйгеләрдә катнашып, уңыш казаналар. Уңышларның иң зурысы — Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган Халык иҗаты буенча республикакүләм бәйгедә җиңү.

Театр түгәрәген өстәмә белем бирү буенча педагог Гөлфия Вилданова алып бара. Ул «Сәйлән», «Бөтерчекләр» һәм «Әкият» төркемнәре төзегән. Быел гына «Әкият» һәм «Сәйлән» төркемнәре районда узган бәйгедә призлы урыннар алганнар.

Шушмабаш мәктәбе педагоглары укучыларда тел байлыгын арттыруда, тәрбия эшендә театр түгәрәгенең уңай йогынтысын күрә. Театрга тартылгач, аралашырга яратмаган балалар да сәхнәдә ачыла, диләр. Баланың мәктәп, район, республика сәхнәләрендә чыгыш ясавы ата-ана өчен дә зур шатлык.

— Мин озак еллар башлангыч сыйныфларны укыттым. Соңгы алты елда театр түгәрәген алып барам. Директор сценарийлар язуга, әсәрләрне сәхнәләштерүгә булган сәләтемне күреп алды да, өстәмә белем бирү эшенә күчәргә тәкъдим итте. Балалар белән эшләү рәхәтлек биргәнгә күрә мин моңа алындым. Иҗатны, театрны кечкенәдән яратам. Мәктәп елларында Балтач районы Карадуган авылының фортепиано классы буенча музыка мәктәбен тәмамлаган идем. Иҗатка мәхәббәтем музыка мәктәбеннән башлангандыр, — дип сөйләде Гөлфия Вилданова.

4 сыйныф укучылары Рүзәл Баһаутдинов, Эльвина Нәкыйпова, Надыйр Хәбибрахманов, 3 сыйныф укучысы Ралинә Гәрәфетдинова беренче сыйныфтан бирле театр түгәрәгенә яратып йөриләр. Аларга театрда уйнау кызык, бәйгеләргә йөрү, башка сәхнәләрдә чыгыш ясау аеруча ошый икән. Балалар шулай ук физкультура, математика, рус теле дәресләрен дә яратуларын әйттеләр.

 «Мәктәбебезгә редакция кунакка килгәч, Зиләнең журналистикага мәхәббәте уянды»

Татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм олимпиада җиңүчеләре әзерләүче югары категорияле укытучы Тәслимә Сабитова һәм аның укучылары белән дә сөйләштем.

— Иң зур горурлыгыбыз — олимпиадаларда җиңүчеләр. 11 сыйныф укучысы Алинә Кәримова җиде ел рәттән республикада призлы урыннар яулап кайтты. Узган уку елында ул республикада татар теленнән призер һәм әдәбияттан җиңүче булды. Быел да ике фәннән призлы урыннар яулады. Рәмилә Һадиева да өченче ел рәттән республикакүләм олимпиададан призлы урыннар алып кайта. Рәмилә дә, Алинә дә татар телен бик яратып укыйлар, башка фәннәрне дә яхшы үзләштерәләр.

Республика олимпиадасына баланы бер ел эчендә генә әзерләп булмый. Кечкенәдән алган белемне ел саен өстәп, дәвамлы эш алып барганда гына югары нәтиҗәгә ирешергә мөмкин, — дип сөйләде Тәслимә Сабитова.

Мәктәпнең горурлыгы булган Алинә Кәримова әдәбиятны яратса да, табиб булырга хыяллана.

— Китаплар укырга яратам. Яраткан авторларым — Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Габдрахман Әпсәләмов, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова. Киләчәк тормышымны медицина белән бәйлисем килә, инфекционист булырга хыялланам. Фәннәрне татар телендә уку, татар теленнән олимпиадага йөрү медицина университетына керергә комачауламас дип уйлыйм. Югарырак классларда укыган дусларым керде бит, — диде Алинә Кәримова.

Мәктәптән сәләтле балалар күп чыккан. «Алтын каләм» бәйгесендә 2014 елда беренче урын алган Зилә Сабитованы һаман да сагынып искә алалар.

— Зилә Сабитова бүген «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли. Аның журналистикага мәхәббәте мәктәбебезгә редакция кунакка килгәч уянды. Шуннан соң ул «Ялкын»да эшләргә хыялланды. Аның хикәяләре, мәкаләләре даими рәвештә журналда чыгып торды, — дип искә алды Зиләнең укытучысы.

«Коллективыбыз „Мәгариф“ журналы белән хезмәттәшлек итә»

Директор уңыш серләренең берсе тәҗрибә уртаклашу дип алдарак билгеләп үткән иде. Укытучылар тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак «Мәгариф» журналын да атады.

— Коллективыбыз «Мәгариф» журналы белән хезмәттәшлек итә. Физика укытучысы Рәмлә Нуриева, биология укытучысы Рузилә Һадиева һәм үзем - басманың даими авторлары. Эшебездә кулланган һәм уңышлы дип табылган яңа алымнар белән уртаклашабыз. Алдынгы укытучыларыбызның елына кимендә берәр мәкаләсе чыкмыйча калмый. Редакция оештырган бәйгеләрдә актив катнашабыз. Җиңүләребез дә бик күп. Мәсәлән, 2020 елда үзем «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» бәйгесенең «Биология» номинациясендә җиңдем, Рузилә Һадиева «Яшел бишек» бәйгесендә җиңүче булды. Бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗановка мәктәп коллективы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Ул безгә һәрвакыт ачык һәм игътибарлы булды, — диде директор урынбасары, биология укытучысы Чулпан Сәмигуллина.