Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авиаһәлакәттә үлгәннәрнең якыннары: «Кызымның тәне зәп-зәңгәр, күгәреп беткән...»

Бүген Татарстанда матәм көне. Минзәләдәге авиафаҗига вакытында һәлак булган кешеләрне бүген җир үз куенына сыендырды. Фаҗигале төстә арабыздан киткән парашютчыларны якыннарына иртән Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең патологоанатомия бүлегендә тапшырдылар.

news_top_970_100
Авиаһәлакәттә үлгәннәрнең якыннары: «Кызымның тәне зәп-зәңгәр, күгәреп беткән...»
Гөлназ Хәбибуллина фотолары

Әлеге кайгы яши торган урын кырыеннан үткәндә үк йөрәккә шом сала иде. Бүген биредә кеше хәсрәтләре, аларның аянычлы язмышлары белән тагын да якыннанрак очрашырга туры килде…

Морг тирәсендә кеше бик җыелган иде. Бөтен җирдә кара катафалклар тезелешеп тора. Авиаһәлакәттә һәлак булган кешеләрнең җәсәдләрен бирү аерым чыгу юлында оештырылган. Бу якыннары өчен аз гына булса да уңайлылык тудыру максатыннан эшләнгән булса кирәк. Чөнки башка сәбәп белән мәрхүм булганнарны бирә торган төп ишек янындагы халык арасыннан узарлык түгел… Бөтен җирдә полиция хезмәткәрләре кизү тора. 

Һәлак булучыларның якыннары өчен хастаханә эчендә мәгълүмати-психолог ярдәм үзәге эшли. Мәрхүмнәрнең берничәсе башка төбәкләрдән булу сәбәпле, кичтән Чаллыга килеп кунучы кешеләр дә булган. Алар өчен «Татарстан» кунакханәсендә номерлар броньләнгән.

Фаҗигале төстә вафат булган татарстанлыларның да туганнары беренче чиратта шушы үзәккә җыелды. Кулларына чәчәкләр тотып, һәлак булучылар белән хушлашырга килүчеләр дә бар иде.

Һәлак булучыларның туганнарына 21 психолог ярдәм күрсәтә. Әлеге үзәктә алар өчен кайнар ризык тәкъдим ителә, ял итеп алу мөмкинлеге дә бар. Шулай ук барлык документ эшләрен дә һәлак булучыларның туганнары биредә тутыра. Документлар әзер булган саен, аларны мәетләрне тану өчен моргка алып китәләр. Якыннарының күбесе бик авыр халәттә, сөйләшә алмыйлар, аларны моргка кадәр психологлар җитәкләп диярлек алып бара. Шулай ук шәһәрнең чиркәү һәм мәчетләреннән килгән дин әһелләре рухи таяныч булырга тырыша. 

Без журналистларга һәлак булучыларның якыннары белән аралашырга бирмәделәр. Кырыс йөзле полиция хезмәткәрләре тарафыннан каршылыкка очрадык. Камераларга аркылы бастылар, унбиш тәүлеккә ябып кую белән дә куркыттылар. Психологик үзәк белән морг арасындагы юлда гына берничә кеше белән аралашу мөмкин булды.

«Парашютлы спорт аның тормышы иде»

Авиафаҗигадә вафат булган Денис Прохоров профессиональ парашютчы, Минзәлә аэроклубы инструкторы булып эшләгән. Денисның якын дусты Марина мәрхүмнең туганнарына ярдәм итү, иң кыен вакытларында аз гына булса да терәк булу нияте белән килгән. «Мин аларны юатыр сүзләр дә таба алмыйм. Үземне дә кулда тотуы авыр. Денис минем барлык серләремне сыйдыручы иң якын дустым иде. Юк, ул бу парашютлы спорт белән мавыгып кына калмады, ул аның белән яшәде. Ул аның өчен икенче бер тормыш, яшәеш иде», — ди Марина. 

«Адреналин татып карыйсы килгәндер…»

Парашюттан сикерү 45 яшьлек Виктория Соловьеваның да бик зур хыялы булган. Аны чынга ашырам дигән көнне кара гүргә кереп ятачагын гына уйламагандыр ул. 

Викторияне озатырга килгән хезмәттәшләре Марсель белән Денис мәрхүмә белән Чаллының «РТИ-Компонент» оешмасында күп еллар бергә эшләгәннәр. «Искиткеч чиста күңелле, акыллы иде хезмәттәшебез. Менә аның белән соңгы тапкыр саубуллашырга дип килдек. Бу хәлнең чын булуын әле аңлап та бетерә алмыйбыз. Викториянең парашют белән сикерәсе килүе турында берничә тапкыр әйткәне булды. Бу турыда без белә идек. Ә менә сикерергә үзе хәл иттеме икән, әллә инде аның теләген белеп, берәрсе экстремаль бүләк ясаганмы, анысы билгесез…» — ди Марсель. 

Гаиләсе турында сорагач, хезмәттәшләре Викториянең ире белән аерылган булуын, әмма яхшы мөнәсәбәтләрдә калуын билгеләп үтте. Викториянең баласы булмаган. 

Ул арада күз яшьләренә буылып, Викториянең әнисе Роза Соловьева да чыкты. «Безнең династиядә очучылар бар. Туганыбыз да стюардесса булып эшләгән иде. Кызымның да шул адреналинны татып карыйсы килгәндер», — ди ана кызының ни өчен әлеге адымга баруы турында. «Аның кем белән сикерергә җыенганын белмим. Мине үзе белән алмады, үзен шушы халәттә күрермен дип курыккандыр… Бик каты бәрелгәннәрдер инде, кызымның бөтен тәне күгәреп беткән, үзе зәп-зәңгәр. Кем гаеплеме? Шулай килеп чыгасы булган. Двигатель диләр бит…» — ди кайгыга баткан ана. 

Шулай дисә дә, Роза Соловьева кызының үлемендә гаеплеләрне эзләү өчен судка мөрәҗәгать итәргә җыена. 

Авиафаҗига факты буенча җинаять эше кузгатылган иде — бүген ул алга таба нәтиҗәләр чыгару өчен Тикшерү комитетының үзәк аппаратына тапшырылды.

«Тормыш иптәшенең күз алдында һәлак булган»

Тумышы белән Мөслимнән булган Илнар Гайфуллин да беренче тапкыр парашюттан сикерергә җыенган булган. Тик тиешле биеклеккә күтәрелергә өлгермәгән. Илнар һәм тагын 21 кеше утырган L-410 самолеты хатыны Альбинаның күз алдында һәлакәткә юлыга.

Илнарның туганнан туган абыйсының тормыш иптәше Гүзәл Абдуллина әйтүенчә, Илнарга парашюттан сикерүне туган көненә хатыны бүләк иткән булган. «Илнарның күптәнге хыялы иде бит ул. Хәзер Альбинаның үзенең дә хәле бик авыр. Ул бирегә килмәде, Илнарның әти-әниләре белән Мөслимдә көтә.

Туганыбызны югалту безнең өчен бик зур кайгы. Яшисе килеп яшәүче, булдыклы, бөтен кеше өчен үрнәк егет иде ул. Быел ипотекасын түләп бетерде, узган атнада гына икенче югары белем алу өчен имтиханнар тапшырып кайткан иде. Соңгы вакытта Себергә йөреп эшләде. 

Минем яшьтәшем… Бу хәлгә ышанасым килми. Әле ике ай элек кенә зурлап туйлар уздырдылар. Күкрәп яшисе вакытында ничек фаҗигале рәвештә китеп барды», — дип сөйләде Гүзәл.

Дусты Алсу Насыйбуллина да Илнарны бик тырыш, көчле, нык ярдәмчел кеше буларак билгеләп үтте.

«Мәктәптә укыган вакытта аеруча якыннан аралаша идек. Бик актив, яхшы укый торган, акыллы егет иде. Нинди гозер белән килсәң дә, «юк» дигәне булмады аның.

Парашюттан сикерү теләге чыннан да, булгандыр. Кыю, бөтен эшне эшләп карыйсы килә торган кешеләр була бит. Ул да шундый иде.

Хатыны бик кызганыч. Узган ел никах укытып, яңа туй уздырдылар бит. Тормышның рәхәтен күрергә өлгермәделәр», — дип сөйли Алсу. 

Илнарның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен карап та, хатынын бик яратканын аңлап була. Бөтен җирдә бергә төшкән фотолары, хәтта аңа багышлап шигырьләр дә иҗат иткән. Илнарның инстаграмдагы соңгы посты да игътибарны җәлеп итә. Үзенең туган көнендә Илнар: «Мине котларга кирәкми. Мине Аллаһы Тәгалә дөрес юлдан алып барсын өчен догада торыгыз», — дип язган.

L-410 самолеты кичә иртән Минзәлә янында һәлакәткә юлыкты. Күтәрелеп китүгә үк самолетның бер двигателе эшләми башлый һәм ул җиргә төшеп җимерелә. Һава судносы бортындагы 22 кешенең 16сы һәлак булды, калганнары каты тән җәрәхәтләре алды.

Минзәләдәге авиакатастрофада һәлак булган һәм зыян күргән гаиләләр Татарстан хакимиятеннән матди ярдәм алачак. Аларга миллион сум акча түләнәчәк, тиешле карар республика Хөкүмәте тарафыннан имзаланды.

Гомерләре вакытыннан алда өзелгән 16 кешене туганнарына бер-бер артлы тапшырдылар. Кара катафалклар мәрхүмнәрне Марий-Эл, Уфа, Ульяновск, Киров өлкәләренә һәм Татарстанның төрле район-шәһәрләренә алып китте.

Фаҗигадә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100