Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«ДНК» алып баручысы Колтовой авиаһәлакәттә үләр алдыннан гына хатынын аерган булган

Ул кызын яңа сөйгәне белән таныштырырга да өлгергән. Кызганычка каршы, бу хатын да һәлакәттә үлгән.

news_top_970_100
«ДНК» алып баручысы Колтовой авиаһәлакәттә үләр алдыннан гына хатынын аерган булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

НТВ каналында «ДНК» тапшыруын алып баручы Александр Колтовой 7 ноябрьдә авиаһәлакәттә үлде. Самолетта аның белән пассажир хатын-кыз да һәлак булды. Башта аны Колтовойның хатыны дип уйладылар, бөтен бер гаилә һәлак булды, дип хәбәр иткәннәр иде. Соңрак бу хәбәр кире кагылды. Һәлак булучы кеше Колтовойның яңа дусты, банкта эшләүче Наталья исемле хатын булуы ачыкланды. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Дуслары сүзләренчә, Александр Колтовой шәхси тормышын яшергән, хәтта якыннары өчен дә сер итеп саклаган. Күпләр фаҗига булган көнне генә Колтовойның рәсми никахлы хатыны булуын белгән. 

«Комсомольская правда» сайты суд белешмәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, 2020 елның 12 августында, Александр Колтовой беренче хатыны белән аерылышкан. Алар җәнҗалсыз гына килешеп, уртак милекне бүлгән. Фатир белән машина хатынга калган, җир участогы белән тагын бер машина иргә булган. Аларның кызы әнисе белән калган, әтисе дә аны тәрбияләүдән актив катнашкан. 

Колтовой беренче хатыны белән 10 ел чамасы бергә яшәгән. Хатын затлы кунакханәдә матбугат хезмәте җитәкчесе булган, соңгы вакытта туристлык хезмәтендә эшләгән.

Хәзер Колтовой яңа танышы белән җитди мөнәсәбәтләр корып яшәргә җыенган, ул «үз кешесен табуын» әйткән булган. Яңа елны алар Сочида каршыларга планлаштырган.

Башта ул элеккеге хатыныннан яңа мөнәсәбәтләрен яшергән. Шулай да кызын яңа сөйгәне — Наталья белән очраштырган, үзе исә Натальяның улы белән танышкан. Шуннан соң Колтовойның кызы әтисенең яңа дусты турында әнисенә сөйләгән.

Үләргә бер көн алдан гына Колтовой элеккеге хатынына машинасын төзәтергә ярдәм итәргә, бөтен түләүләрен үзе түләргә җыенган булган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100