Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«ДНК» тапшыруын алып баручы Александр Колтовой авиаһәлакәттә үлде

Быел җәй Александр Колтовой самолет алырга хыяллануын әйткән иде.

news_top_970_100
«ДНК» тапшыруын алып баручы Александр Колтовой авиаһәлакәттә үлде
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

7 ноябрьдә НТВ каналында «ДНК» тапшыруын алып баручы Александр Колтовой хатыны белән бергә һәлак булган дигән хәбәрләр матбугат чараларында таралды. Бу турыда үз чыганакларына сылтама белән ТАСС агентлыгы язды.

«Мәскәү өлкәсендә һәлакәткә очраган самолетта 41 яшьлек Александр Колтовой һәм аның хатыны була. Штурвал артында Колтовой иде, якынча белешмә буенча, аның хатыны пассажир утыргычында утыра. Икесе дә һәлак», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Агентлык чыганагы сүзләренчә, самолет очышына рәсми рөхсәт бирелгән. «Очыш рөхсәт ителгән, Колтовойның шәхси пилот дигән таныклыгы бар, ул гомерлеккә бирелгән булган», диелә хәбәрдә.

Самолетның техник халәте дә нормада була. Мячково аэродромы вәкиле дә штурвал артында Колтовой булуын раслый. 

НТВ каналы Александр Колтовой һәм аның хатыны һәлак булуын раслады. «Авыр кайгы хәбәр итәбез. „ДНК“, „Звезды сошлись“ тапшыруларын алып баручы Александр Колтовой һәм аның хатыны бүген Мәскәү өлкәсендә самолет һәлакәтендә үлде», — диелә хәбәрдә.

Александр Колтовой «ДНК» тамашасын 2018 елда бирле алып бара. Быел җәй ул Лера Кудрявцева белән «Звезды сошлись» тамашасын да алып бара башлаган иде. НТВ каналына кадәр Колтовой «Наука 2.0» каналында да, «Галилео» программасында эшләгән. 

Быел июльдә ул бер интервьюда пилот лицензиясе булуын, шәхси самолет алырга теләвен, ләкин әлегә 100 сәгать кенә очканын әйтә. 

Һәлакәткә очраган җиңел моторлы шәхси Cessna самолеты Мәскәү өлкәсендәге Мячково аэродромыннан Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәренә оча. Һавага күтәрелгәч, аның двигателе туктый һәм яна башлый. «Пилот авария сигналы бирде, самолетны кырга утыртты, ләкин янгын машинаны тулысынча чолгап алган, борттагы кешеләр котыла алмаган», — дип сөйләгән ТАСС агентлыгының экстрен хезмәтләрдәге чыганагы.

8 ноябрьдә Колтовой белән бергә үлгән хатын-кызның аның хатыны булуы турында мәгълүмат кире кагылды. Лера Кудрявцева да башта «Колтовой һәм аның хатыны үлде, балалары ятим калды», дип язды, аннары ул хәбәрен бетереп ташлады. НТВ каналы хәбәрендә дә төзәтмәләр керттеләр, анда алып баручының һәлак булуы турында гына язылган.

«Комсомольская правда» сайты чыганагы сүзләренчә, «Ике кеше — ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган. Ир-ат — Александр Колтовой, хатын-кыз — аның хатыны түгел, анысы тәгаен», — дип әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100