Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«ДНК» тапшыруын алып баручы Колтовой самолеты җиргә бәрелгән мизгел видеосы чыкты

Җиңел моторлы самолет юл кырыена төшә һәм яна башлый.

news_top_970_100
«ДНК» тапшыруын алып баручы Колтовой самолеты җиргә бәрелгән мизгел видеосы чыкты
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Мәскәү өлкәсендә Томилино авылы янында булган самолет һәлакәтендә НТВ каналында «ДНК», «Звезды сошлись» тапшыруларын алып баручы Александр Колтовой һәм аның белән булган Наталья Климова үлде. Самолетның җиргә бәрелгән мизгеле сурәтләнгән кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

7 ноябрьдә «ДНК» тапшыруын алып баручы 41 яшьлек Александр Колтовой авиаһәлакәттә үлде, дип язган идек.

Видеода җиңел моторлы самолетның шоссе янында җиргә төшеп бәрелүе күренә. Бер мизгелдән самолетка ут каба. Борттагы кешеләрне коткара алмыйлар, алар үлә.

Һәлакәткә очрар алдыннан самолетның очышын да видеога төшергәннәр. Колтовой самолетын трассадан читкәрәк алып китү җаен таба. 

Халыкара авиация комитеты белешмәсе буенча, самолетларның мондый тибында кара тартмалар кую каралмаган. Очыш турында мәгълүмат булырдай җайланмаларны комиссия тикшерә.

Авиаһәлакәттән соң «Һава транспортын эксплуатацияләү һәм иминлек кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100