Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туймазыда ток суккач кулсыз калган бала: «Уянсам, бармакларым янган, сөякләр күренә»

«Беренче көнне шок булды, икенче көнне бераз тынычландым, өченче көндә ияләшә башлыйсың. Мин бишенче көнне, әле реанимациядә вакытта ук ияләштем инде», — ди 10 яшьлек Илназ.

news_top_970_100
Туймазыда ток суккач кулсыз калган бала: «Уянсам, бармакларым янган, сөякләр күренә»
https://pixabay.com

Быел июль башында Башкортстанның Туймазы районында яшәүче 10 яшьлек Илназ Дәүләтовны быел җәй электр трансформаторыннан ток суга. 10 мең Вольт ток сукканнан соң, бала берничә операция кичерде. Хәзер аның ике кулы да юк. Бала һәм аның әнисе белән «Башкортстан» телеканалы журналистлары очрашкан.

Хәзер Илназ дөньяны яңадан өйрәнә. Ул аяк бармаклары белән язарга тырыша. Ике атна күнекмәләр ясагач, аяк бармаклары белән ручка тота башлаган.

Илназ фаҗига булган чакны искә ала. Алар малайлар белән футбол уйный. Туп трансформаторга кереп китә. Илназ шуны алырга маташа һәм аны ток суга. Баланың куллары янып бетә, аларны коткарып калып булмый.

«Мин уянганымны хәтерлим. Туп янымда ята. Кулымны да күреп алдым. Өч бармагым исән, ике бармагым бөтенләй янып беткән, мин сөякләрен генә күрдем», — ди ул.

Малай бер атнадан артык реанимациядә ята. Бер тәүлек эчендә аңа өч операция ясыйлар, аннары бала барлыгы алты операция кичерә.

«Беренче көнне шок булды, икенче көнне бераз тынычландым, өченче көндә ияләшә башлыйсың. Мин бишенче көнне, әле реанимациядә вакытта ук ияләштем инде», — ди Илназ.

Ай ярым хастаханәдә яткач, Илназ туган авылына кайта. Аның кайтышына өйдә күп әйберләрне үзгәртеп куярга туры килә.

«Булдыра алучылар барысы да ярдәм итте. Без хастаханәдә булганда су керткәннәр, канализация ясаганнар. Бөтенесенә зур рәхмәт. Аңа яраклаштырырга тырышабыз. Шәхси йорт инде, фатир түгел, барысын да үзгәртергә кирәк», — ди баланың анасы Зөлфия.

Хәзер Илназга инвалидлык рәсмиләштерү артыннан йөриләр. Аннары протез ясауга чиратка басачаклар.

Быел Илназ 4 сыйныфка бара. Бала өйдә укыячак. Аңа махсус клавиатура алырга җыеналар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100