Иң мөһиме – һава торышы «күрмәгәнне күрсәтмәсен»: игенчеләр язгы кыр эшләренә кереште
Гадәттә, язгы чәчү кампаниясе башлану белән, игенчеләр янына журналистлар да командировкаларга юллана. «Интертат» журналисты Теләче ягы уңганнары белән әңгәмә корып, гапләшеп кайтты.
Теләче районындагы «Август-Теләче» агрофирмасының 10 мең гектар чәчүлек җире бар. Әлеге хуҗалык игенчелек белән шөгыльләнә. Биредә терлек асрамыйлар.
Хуҗалыкка юл тотканда «Август-Агро» агрохолдингының көньяк районнары буенча баш агрономы Алмаз Идрисов белән сөйләшеп бардык.
2020 елдан хуҗалыкларыбызда «No-Till» технологиясе буенча җирне эшкәртмичә чәчәләр. Бу – финанс яктан да, мул уңыш өчен дә отышлы алым. Бу технология нигезендә җирне бөтенләй сөрмиләр, урылган культураларның сабаклары да кырда кала. Шулай эшләгәндә, дым бик яхшы саклана. Чәчү барышында ашлама кертү дә бара. Быел биредә көзге бодай – 3157, язгы бодай – 1720, борчак – 2116, рапс – 1710, майлы җитен – 380 һәм күпьеллык үләннәр 290 гектар мәйданында чәчелә. Агымдагы елда бу хуҗалыкта 1 категорияле орлыкчылык комплексы үз эшен башлады, – дип сөйләде ул.
Кемдер, бәлки, сәерсенеп, «мыек астыннан елмаеп» куяр, эшкәртелмәгән җиргә чәчүдән әллә ни югары уңыш алып буламыни дияр. Була икән. Моның өчен бары тик яхшы сортлы орлыклар чәчәргә, чәчү әйләнеше технологиясен исәпкә алырга кирәк. Иң мөһим – дым яхшы саклана икән.
Быел дым исә нормадан югары булган. Биредә «4 басулы чәчү әйләнеше» алып барыла дип аңлаттылар. Бу үзәк, төз һәм чуклы тамырлы культураларны чиратлаштырып чәчүдән гыйбарәтә. (Русчасы – «четырехпольная», әйтик, ел саен берәр культура – бодай, солы, клевер һәм чөгендер игелә). Әлбәттә, җир өчен бу – бик яхшы алым.
Теләчелеләр 19 апрельдә чәчүгә төшкәннәр.
Бу урында кыр батырлары белән әңгәмәләшеп, гапләшеп алганны тәкъдим итәсе килә. Алар өчен быелгы чәчү кампаниясе ничек икән соң? Хезмәт хакын вакытында алалар микән? Шул сорауларга җавап табар өчен кырларга киттек. Анда борчак чәчәләр иде. Без иң башта без 300 гектарлык басуга барып туктадык. Ашламалар да әзерләнгән иде. «Карбамид» белән «Азофск»ны чәчкәндә үк кулланалар.
Игенченең уңганлыгы датчиклы экраннардан күренә!
Механизатор Илһам Фатыйхов авыл хуҗалыгы тармагында 36 ел эшләвен әйтте. Үзе Теләченең Кара-Ширмә авылыннан. Ул авыл хуҗалыгы өчен авыр еллар булса да, яшьләр килүен, эшкә өйрәнүләрен тели.
Эшләр бара инде. Кояшлы көннәр булса да, җир әле ныклап җилләп бетмәгән. Авылда тугач һәм үскәч, шәһәргә китәсем килмәде. Эшләгән кешегә эше дә, акчасы да җитәрлек авыл җирендә. Якыннарым да авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләделәр. Хәзер техника заманча, бик яңа. «CLAAS» тракторында эшлим, бер кыенлыгы да юк. Яшьләрне эшкә өйрәтергә әзермен. Гаиләм юк инде, бар гомеремне яраткан хезмәтемә багышладым. Урып-җыю кампанияләрендә дә катнашам, шушы тракторыма 25 тонна ашлык сыешлы прицеп тагыла. Көнлек норманы үтәргә тырышам. Иң мөһиме – һава торышы «күрмәгәнне күрсәтмәсен», – дип сүзен башлады әңгәмәдәшем.
«No-Till» (җирне эшкәртмичә) технологиясе белән чәчү ничек соң? Яңарышка тиз өйрәндегезме, абзый?
Әйе. Заманча, рәхәтрәк, дип саныйм. Җиңел болай чәчү.
Әңгәмәдәшемнең тракторы кабинасын да карарга булдым. Аның эчендә 4-5 экран. Аларда техниканың тулаем төзеклеге, орлыкның чәчелеше тасвирлана икән. Алай гына да түгел, җитәкчелек бу цифрлы экраннар аркылы механизатор кайда йөргәнен дә күзәтә ала... Вәт замана! Шуннан ук ягулык та контрольдә тотыла. Димәк, монда техника басу уртасында ватылып калуы яки ягулыгы җитмәве алдан ук кисәтелә. Инженер Рамил Фәхретдинов аңлатуынча, әлеге датчиклар эштә бик нык ярдәм итә. Хәтта шундый уй туа, мондый замана техникасын куллана башлауга кадәр ничек чәчтеләр икән соң?! Мөгаен, бик яман авырлык беләндер…
Авыл хуҗалыгыннан китәргә, шәһәрдә яшәргә тәкъдим итсәләр, Илһам ага?
Бу турыда беркайчанда уемда булмады. Инде хәзер китәрлек тә калмады, пенсия яше җитеп килә. Дөресен әйткәндә – авыл җанлы кешемен, шәһәрдә яшәвем икеле булыр иде.
Нияз Тимербаев авыл хуҗалыгы тармагына мәктәпне тәмамлагач та килә. Бу 2004 еллар була. Ул үзенең шушы якларда туып-үскәнен, Орым-Ширмә авылыннан булуын әйтте.
Әтием Гомәр Тимербаев – авыл хуҗалыгы өлкәсенә бар булмышын багышлады, хәзер мәрхүм инде. Яшьтән үк әти янына кырларга чыгып йөрдем. Шуңа күрә мәктәптә укуны бетергәч тә авыл җирлегендә калырга карар иттем. Аттестатны кулга алу белән авыл хуҗалыгы тармагына кереп киттем, – ди авыл уңганы.
Ел елга туры килми. Табигать юмартмы быел?
Быел яхшырак, дип уйлыйм. Җирдә дым әйбәт сизелә.
Техникалар соңгы елда ифрат яңара…
– Хәзерге техникалар бик уңайлы. Механизатор алар белән интекми. Шул яктан да бик ошый.
Тракторларыгызда шулкадәр күп датчиклар. Аларны аңлап җиткерү кыен түгелме?
– Юк, алай. Әлбәттә, катлаулылыгы бар, өйрәнәбез инде. Инде 3 еллап мондый замана җайланмалары белән эшлибез бит.
Якыннарыгыз арасыннан, сездән үрнәк алып, авыл хуҗалыгы тармагын сайлаучылар булдымы?
– Иптәш егетләрем, миннән үрнәк алып, бу өлкәне сайладылар. Аларга эшне башлаганда һәрчак киңәшләремне биреп бардым. Улларым әле бәләкәй, әмма хезмәт урыныма алып килгәнем, эшемне күрсәткәнем бар. Аларга кызык.
Әңгәмәдәшләрнең икесеннән дә хезмәт хаклары хакында кызыксындым. Үзләре әйтүенчә, вакытында алалар, «Теләче-Август» шифаханәгә дә бушлай юлламалар белән тәэмин итә. Басуда игенчеләрне 2 тапкыр, тәмле итеп, кайнар ризыклар ашату оештырыла.
Алга таба заманча техника белән танышуны дәвам итттек. Бик кызыклы: бункердан чәчкечкә төшкәнне дә карап була. Чәчү технологиясенең тагы бер үзенчәлегенә тап булдым: чәчелгән юнәлешкә карата 30 градуска үзгәртеп чәчәләр. Чәчкәндә, техника 8 метр киңлеккә үк чәчә икән.
Авыл кешесенә хөрмәт, исереп ятучы механизаторлар юк!
Алга таба агрофирманың генераль директоры Алмаз Хәйруллин белән аралаштык.
Быел дүртенче тапкыр чәчү сезонына кердек. Югары темплар белән эшләргә омтылабыз. Барлыгы 147 кеше хезмәт куя. Чәчү кампаниясенә чыкканда авырлыклар булмады. Команда оешкан инде. Кадрларга кытлык юк. Техник караулар зарланырлык үтмәде, яхшы булды. Чәчүдә 5 югары егәрлекле трактор, 3 чәчкеч, 2 агу сибүче машина катнаша. Гомумән, бездә 41 берәмлек техника бар. Без 8663 тонна орлык җитештердек, шуның 6500 тоннасын үзебезнең агрофирмаларга тараттык. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең гаиләләренә ярдәм күрсәтеп торырга тырышабыз, – ди ул.
Әлеге хуҗалыкка күрше, тирә-як районнардан килеп эшләүчеләр дә барлыгын әйттеләр. Алар яшәү урыны белән тәэмин ителүен билгеләделәр.
Басуларны гизүче чит ил техникасы да гаять күп. Запчастьләр белән проблемалар юкмы?
Россия күләмендә мониторинглар белән табыла. Гадәттә, мәсьәлә уңай чишелеш таба.
Авыл хуҗалыгы тармагын хәтсез яктырткач, төрле хәлләрне беләм. Механизаторларга акча түләнмәү яки бөтенләй алар үзләре басу эшләренә чыкмыйча, хәмер белән кәеф-сафа корып ятулары да булгалый...
Бездә андый хәлләрнең булуы мөмкин түгел. Акча үтәлгән көнлек норма буенча, вакытында бирелә. Эш сменалап оештырыла. Гади хезмәт кешесенә йөз белән борылу кирәк, хезмәткә дәртләндерү чаралары әһәмиятле!
Табигать һәм ил-көндәге экономик шартлар кырыслыгына карамыйча язгы культураларны чәчү барганына инандык. Гомумән, авыл хуҗалыгындагы табигать сынауларын шахмат уены белән чагыштырып буладыр, мөгаен. Булсынга дип җиң сызганган игенчеләргә чәчү кампаниясен хәвеф-хәтәрсез, имин башкарып чыгуларын теләп кайтыр юлга кузгалдык.