«Иң-иң якыннары җыелды»: Резидә Шәрәфиеваның җидесен уздырганнар

Бүген Татарстанның халык артисты, мәрхүмә җырчыбыз Резидә Шәрәфиеваның җидесен уздырганнар.
Артистның уң кулы, «Әниемнең җылы кочагы», «Күңелләрдә тальян моңнары» тапшырулары режиссеры Раил Рамазанов «Интертат»ка хәбәр иткәнчә, Коръән ашы Резидә Шәрәфиеваның сеңлесе Дилбәрнең өендә үткән.
«Бүген Резидә апабызның җидесен уздырдык… Күңелгә бик тә моңсу булды. Мәҗлескә Резидә апаның иң-иң якыннары - туганнары, туганнарының балалары җыелган иде. Шулай ук иң якын дуслары Гөлназ Шәйхи, Гөлнара Сабирова, Илсөя Бәдретдинова, Фәридә Төхвәтуллина, Наилә Гайнанова, филармония директоры Наил Зиятдиновлар бар иде.
Якын кешебезне матур итеп искә алдык. Урыннары оҗмахта булсын. Аңа хәзер бары тик дога гына кирәк инде», - дип әйтеп үтте Раил Рамазанов.
Резидә Шәрәфиева 19 июль көнне каты авырудан вафат булды. Аны туган ягы Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында соңгы юлга озаттылар.
Видеоны «Интертат»ка Резидә Шәрәфиеваның энесенең кызы Альбина Шәрәфиева тәкъдим итте.