Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәлил Шәйхетдиновтан күзәтү: иң чыгымлы һәм иң арзанлы спорт төрләре

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов баласын профессиональ спортка бирергә ниятләгән ата-аналар игътибарына иң чыгымлы һәм иң арзанлы берничә спорт төрен тәкъдим итә.

news_top_970_100
Хәлил Шәйхетдиновтан күзәтү: иң чыгымлы һәм иң арзанлы спорт төрләре
"Татар-информ" архивы

«Һәвәскәр спорт елдан-ел арзаная бара, ә зур спорт кыйммәтләнә. Спорт уңышлары өчен шактый сумманы чыгарырга туры килә.

Һәвәскәр дәрәҗәдә спорт төрләре белән шөгыльләнү зур чыгымнар таләп итми. Спорт мәктәпләрендә дәресләр бушлай уздырыла. Нигездә, экипировка мәсьәләсе генә кала. Ә профессиональ спорт һәрвакыт зур чыгымнар таләп итә. Чемпион үстерү өчен ата-аналарга байтак вакыт сарыф итеп, психологик чыгымнарны гына түгел, ә шактый зур акчалата чыгымнарны да күтәрергә туры килә. Дөресен әйткәндә, бу спорт төрләрендә профессионалларның гонорарлары хыялны таң калдыра», - диде Хәлил Шәйхетдинов «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавабында.

Балалар өчен иң кыйммәтле биш спорт төре

Автоузышлар

Әлбәттә, автоузыш – ул иң кыйммәтле һәм бик матур спорт төре. Лидер узышчылар гаҗәеп гонорарлар ала, ә трассаларны, болидларны һәм чараларны тәэмин итүгә миллиард доллар сарыф ителә.

Бу спорт төрендә чемпион тәрбияләү дә шактый акча сораганын аңлау кыен түгел. Картның (карт – автоузыш машинасы – Т.И. искәрмәсе) бәясе, картны карап тоту, тренировкалар, трасса арендасы, шулай ук экипировка – болар барысы да яшь узышчының әти-әнисе җилкәсенә төшә.

Кулланышта булган картны сатып алу өчен 1,5-2 мең евро таләп ителергә мөмкин, ә яңа карт 3 мең евро торачак. Баланың төрле ярышларда даими булырга тиешлеген дә исәпкә алырга кирәк. Спортчының үсүе белән ихтыяҗлар да арта: яңа мотор, тагын да ешрак күнегүләр (тренировкалар), яңа картлар, ярышларга еш йөрүләр... Ата-аналар өчен мондый спортка чыгымнар елына 200 мең евро тәшкил итәргә мөмкин.

Ат спорты

Тагын иң мавыктыргыч һәм кыйммәтле спорт төрләренең берсе – ат спорты. Искиткеч ат сатып алудан тыш, ата-аналарга аны тәрбияләп тотуга акча табарга туры киләчәк. Бик яхшы атның бәясе яшь узышчы өчен профессиональ карт бәясеннән дә артып китә. Махсус экипировка һәм ярышларда катнашу шулай ук ата-ана кесәсеннән акча сорый.

Җилкәнле спорт

Бүген җилкәнле спорт өчен судно космик аппаратлар җитештергәндә кулланыла торган материаллардан эшләнә. Бәянең үзенчәлеге җилкәнле көймәне конструкцияләү һәм эшкәртү процессында.

Яшь җилкәнче спортчы барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителергә тиеш – шул чагында, бәлки, һөнәри яхтсменнар дәрәҗәсенә җитәр. Ә аларның гонорарлары миллионнарча долларга тигез. Ата-аналар гамәли күнегүләр һәм ярышлар өчен даими сәфәрләргә әзер булырга тиеш, бу ел саен җитди бюджет таләп итә.

Хоккей

Әйдәп баручы хоккейчыларның гонорары уртача 10 млн доллар тәшкил итә. Бу спорт төрендә Канада һәм Россия лидерлары күптәннән билгеле. Безнең нәни хоккейчы-спортчылар өчен бу бик кулай, чөнки аларның шәп профессионаллар булу мөмкинлеге, башка илләрдәге егетләрнекенә караганда, күпкә югарырак. Өстенлек дип бүген Россиядә бушлай хоккей мәктәпләре эшләвен дә атарга мөмкин.

Һәр сезонда яңа экипировкага сарыф итәргә туры киләчәк. Ә аны сатып алу, иң тыйнак исәпләүләр буенча, ата-аналарга 15 мең сумга төшәчәк. Моңа әле кәшәкәләрнең бәясе кертелмәгән, чөнки яшь хоккейчы бер сезон эчендә 10-20 кәшәкә сындыра ала. Шулай да, әгәр балагыз алдынгы спорт мәктәпләрен кызыксындырса һәм перспективалы юниорлар арасына керсә, 11-13 яшьтән аны тәэмин итү дәүләт җилкәсенә күчәчәк.

Теннис

Теннис – спорт төрләре арасында гонорарлар бәясе һәм зурлыгы буенча танылган рекордсмен. Әйдәп баручы спортчы-теннисчыларның еллык кереме 25 млн доллардан артык тәшкил итә. Теннис үз данын искитмәле приз фондлары ярдәмендә яулаган. Бу спортта профессионалны үстерү әти-әниләр өчен авыр һәм кыйммәтле сынау булачак.

Һәм бу юлы эш экипировкада түгел. Тенниста уңыш талант, үҗәтлек һәм даими күнегүләр булу белән килә. Шәхси дәресләр сәгате өч мең сумга якын торырга мөмкин. Ә инде 7 яшьтә балага атнасына 1-1,5 сәгать саен 4 тренировка кирәк булачак.

Балалар өчен иң арзан спорт төрләренең кайберләре

Йөзү

Балагызга да, сезнең янчыгыгызга да җитди җәрәхәтләр ясамаячак. Балаларны спорт мәктәбенә биреп, бушлай укытырга мөмкин. Гәрчә бала 7 яшькә җиткәнче беренче вакытта тренер хезмәтләре өчен түләргә кирәк булырга мөмкин.

Чыгымның аерым статьясы булып экипировка тора: йөзгечләр, спорт гөмбәлеге - 400 сумнан; йөзү күзлекләре - 500 сумнан; баш киеме - 200 сумнан; резин сланецлар - 150 сумнан; сөлге - 200 сумнан; сумка яки спорт капчыгы - 800 сумнан.

Өстәл теннисы

Берничә комплект кием һәм аяк киеме кирәк: көзге-кышкы сезонда спорт костюмы һәм җәйгә футболка-шорты. Өстенлекне уңайлы һәм табигый тукымаларга бирәбез.

Аяк киеме мөмкин кадәр уңайлы булу шарт, аяк табаннарын ялыктырмый торганын сатып алабыз, чөнки күп һәм шактый тиз хәрәкәт итәргә кирәк. Резин табанлы җиңел кроссовкаларга һәм тукыма кедаларга өстенлек бирегез.

Экипировкадан ракетка гына кирәк булачак. Беренче вакытта башлап җибәрүчеләр өчен стандарт, ләкин дәрәҗә никадәр югарырак булса, ракетка шулкадәр яхшырак булырга тиеш. Ул индивидуаль сайлана: уртача 3000 сумнан тора, бер пар накладка - 2000 сумнан.

Шахмат

Таләп ителгән чыгымнар: шахмат тактасы; фигуралар; шахмат сәгатьләре; шәхси мәктәпләрдә дәресләр.

Футбол, волейбол, баскетбол

Футбол, волейбол, баскетбол – иң бюджетлы вариантлардан, бигрәк тә сүз «күңел өчен» дигән дәресләр турында барса. Әлбәттә, профессиональ дәрәҗәдәге спортта бәяләр башка.

Барлык спорт уеннарындагы кебек үк, биредә дә кирәкле әйберләр җыелмасы – кием-салым, аяк киеме, туп, ныклап шөгыльләнү. Кагыйдә буларак, кайдадыр бушлай, кайдадыр түләүле секцияләр дә бар.

Җиңел атлетика

Тренировкалар өчен бердәнбер әйбер – спорт костюмы һәм йөгерү кроссовкалары сатып алырга кирәк.

Популяр спорт төрләре

Татарстан Республикасы спорт мәктәпләрендә 76 спорт төре үсеш алган, аларның 46сы - олимпия спорт төре, 26сы - олимпия булмаган спорт төре, 4 төр - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен.

Спортчы баланы үстерү җиңел түгел, чөнки моңа вакыт кирәк. Башлангыч чорда аны күнегүләргә (тренировкаларга) озатырга кирәк, күбесе көндезге сәгатьләрдә үткәрелә. Зур спортта чемпион булу бәхете күпләргә елмаймый, чөнки бу бик зур физик, ифрат зур психоэмоциональ йөкләнеш, югары травматизм, тренерларның кырыс прессингы, көндәшлек, интригалар һәм көндәшләрне эзәрлекләүләргә бәйле.

Әгәр дә бу профессиональ спорт икән, бөтен гаилә тормышы аңа буйсыначак. Кемдер баланы тренировкага атнага берничә тапкыр, хәтта көненә берничә тапкыр йөртергә тиеш. Вакыт һәм үз көчен корбан итәргә теләгән әби яки няня яллау мөмкинлеге булса, яхшы. Финанс өлкәсендә сез шулай ук амуниция, спорт инвентаре сатып алуга, ярышларга йөрүгә һәм башкаларга бәйле булачаксыз.

«Үз балаңны кыйбатлы спорт секциясенә биргәнче, финанс мөмкинлекләреңне бәяләп, барысын да алдан уйлап куярга кирәк», - диде Хәлил Шәйхетдинов.

«Интертат»та спорт белән профессиональ шөгыльләнгән балалар турында язма да чыккан иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 май 2022
    Исемсез
    Бушка хоккей, дисезме? Әкият! Спорт мәктәбенә 9 яшьтән генә алалар, ә аңа кадәр 4 яшьтән түләүле түгәрәкләргә йөртмәгән булсаң, синең балаңны инде спорт мәктәбенә беркем алмаячак)
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100