Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баласын профессиональ спортка биргән әти-әниләр: «Бер сезонда сигез пар чаңгыда шуабыз»

Туганым 12 яшьлек улы Камилнең чаңгы ярышларында җиңүче булуы турында социаль челтәрдә пост арты пост куя. Тукта, чү! Әле моңарчы Саба эчендә генә ярышкан Камилебез инде республиканың төрле шәһәрләренә чыга башлаган түгелме соң?! Бәләкәй генә, чандыр гына, ә үзеннән озынрак малайларның борынына чиртә.

news_top_970_100
Баласын профессиональ спортка биргән әти-әниләр: «Бер сезонда сигез пар чаңгыда шуабыз»
Фаил Нигъмәтҗановның шәхси архивыннан

Чаңгычы Камил

Әти-әнисен дә кунакка чакырыр хәл юк. Кайчан шалтыратсаң, яллары ярышларда уза. Әле узган атнада гына авылга кунакка кайткач, төп йортка үзе дә спортчылар киеменнән килеп кергән Фаил белән очрашып, бераз хәл-әхвәл сөйләшергә җай чыкты. “Фаил, үзегез кыстап йөртәсезме, үзе телиме – ничек соң ул? Бер карап торыр идем Камилнең шуганын, чаңгысын да, киемнәрен дә күрәсе килә”, - дим.

“Аның чаңгысы сигез пар бит, бөтенесен дә күрә алмассың”, - ди бу. Ничек сигез? Шушы яшендә берьюлы йөри торганмы?! “Әйе инде, 0 градуска бертөрле, минус 5кә – икенче, минус 10га өченче төрлесе һәм башкалар», - дигән җавап ишетәм.

Без үскәндә, яшерен-батырын түгел, акчасы чамалы, спорт мөмкинлекләре бүгенге кебек түгел иде бит. Аннары, кая өч балалы авыл кешесе спорт инвентаре алам дип, шәһәргә чыгып китсен инде! Агач чаңгыга киез итекне тыгып куясың да – әллүр. Ә тимераякны әйткән дә юк. Менә Фаил үзе шул тимераяк турында хыялланган булган икән, малай-шалай, хоккей дигән булып, елга бозында әз генә кәшәкә тотып та йөргән бит инде. Балачакта чынга ашмый калган хыялларын бүген улы тормышка ашыра. Баланың теләге, хирыслыгы, сәләте бар икән – ничек итсә итә, әти-әнисе акчасын таба.

Акча дигәннән, Фаил сөйли тора – минем күз шакмаклана бара.

– Әле менә быел өч пар чаңгы, ике пар таяк, бер пар ботинка, ике тәгәрмәчле чаңгы, башка кирәк-яраклар 155 мең сумга төште. Камилнең гәүдә авырлыгына, буй озынлыгына туры килә торган бер чаңгыны Австриядән кайтарттык, чаңгыдан тыш киемен яңартасы, мазь, парафин, порошогын аласы... – дип санап китте туганым.

“Ник без “Спортмастер”да алган чаңгылар белән шуабыз, Камилгә дә шундагыларның берәр кыйммәтлерәге ярамыймыни?” – дим. Ярар ди сиңа! Аларныкы махсус, чын профессионал спортчылар шуа торган сыйфаттагысы икән. Әле аның тренировкаларда шөгыльләнә торганы бертөрле, ярышка бара торганы аерым икән. Ярый, алдың ди чаңгысын да, әле анысын да көйләп-чөйләп кенә торасы булып чыкты. Җитмәсә, майлагычларының бәләкәй банкалары берсе-берсе берничә мең сумга төшә, ди.

–  Һәр ярыш алдыннан кичтән чаңгы базасына барабыз, башта чаңгының күзәнәкләрен ачабыз, аннары үтүк белән эретеп, мазь, парафин сылыйбыз, аннары ул кипкәч, салдырып, янә үтүк белән эретеп порошок кертәбез. Ул порошоклар берсе-берсе 10ар мең тора.

Менә шулай чаңгы әзерләү ике сәгатьләп вакытны ала. Әле аны кичтән бер өч төрлесен хәстәрләп куясың, иртән һава температурасына туры килгәне белән чыгып китәсең.

Чаңгычы киеме дә – бар юкарагы, бар калынрагы – һава торышына карап инде,  - дип сөйли Фаил.

Камилгә “чаңгы чире” Кукмара бабасыннан “йоккан”. Көн саен иртән чаңгыда йөрүче бабасы, Камил ялларга кунакка килгәндә, “Әйдә, улым, син дә минем белән”, - дип оныгын алып чыгып китә торган булган. Менә шулай башланган чаңгыга мәхәббәт. Кыш бетте, кар эреде дип тормыйлар, җәй көне дә тәгәрмәчле чаңгыда тренировкалары гел булып тора икән.

Бала үскән саен чаңгысын да, киемен дә алмаштырасы. Андый очракта я кеше аркылы белешеп, я белдерүләр сайты аша кечкенә калганнарын сатып барганнар. Ә хәзер инде, бәлки, артык сатарга да туры килмәс, әнә, Камилнең энекәше Әмир дә “абыйны уздырам” дип, чаңгы белән җенләнә башлаган, ди.

– Чаңгы – шактый чыгымлы спорт төре, хоккей кебек, ләкин максат-омтылышлар зурдан, шуңа күрә тырышабыз, - ди Фаил.

Нигъмәтҗановларның ниятләре зурдан. 12 яшьлек Камилнең хыялы киләчәктә спорт мастеры кандидаты нормативын үтәү, республика җыелма командасына керү. Бүген ул 1нче разряд нормативын үтәп, республикада 14 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында тугызынчы, үз яшендә икенче урында бара, 20 км араны “эх” та итми уза икән. Хыялы – олимпия уеннарына кадәр барып җитү. Бирсен Ходай, дип кенә телисе кала.

Улының уңышлары белән горурланучы Фаилнең рәхмәт сүзләре чиксез. Камилнең төп тренеры Руслан Миңнегуловка, нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм иткән тренерлары Илназ Таипов, Марат Гарипов, биатлон тренеры Дамир Шакирҗановка рәхмәтләрен җиткерде. Әле октябрь-ноябрь аенда, кар булмаганда, Сабадан биш чаңгычы, шул исәптән Камил, тренер Илназ Таипов җитәкчелегендә Ханты-Мансийск шәһәренә ун көнлек сборга шөгыльләнергә дә барып кайтканнар. “Вкатка” дип атала инде ул профессиональ телдә”, – дип искәртә туганым.

Сабада бер әйләнәсе 5 км булган чаңгы трассасы яктыртылган, трасса ясый торган махсус заманча техника (ратрак) кулланыла. Кыскасы, трассаны бик карап, чистартып торалар. Караңгыда да яктыртылган, идеаль трасса булганда, чаңгыга басмас җиреңнән басарсың шул. Фаил әйтүенчә, әле Иләбәр авылында 2021 елда 2 км озынлыкта асфальт түшәлгән роллер трассасы эшләнгән, быел трассаны тагын да озынайту күздә тотыла. Җәй көне лыжероллерда, кыш көне чаңгыда шуар өчен трасса эшләнә.

– Ярышларга үзең генә йөреп булмый, зур чыгымнар сорый. Барып кайтыр өчен транспорт, тору урыны, туклану (командировочный) белән тәэмин иткән өчен район башлыгы Рәис Нургалиевич Миңнехановка, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Гариповка, ОЛИМП спорт мәктәбе җитәкчесе Рифат Хисановка рәхмәт.

Бик күп кирәк-яраклар базадан. Без бит бер өлешен генә алабыз, ә калган инвентарь белән базада кулланабыз, мондый мөмкинлек өчен зур рәхмәт, - ди Фаил.

Футболчы Искәндәр

Кемгә – чаңгы, кемгә туп җене кагылган инде. 13 яшьлек Искәндәр Камалиев сеңерләре  өзелеп, нык кына имгәнгән булса да, үҗәтлеге белән кабат футболга кайткан.

– Без инде өч яшьтән бирле спортта, башта хоккейда булдык, аннары футболга күчтек. Күчүнең төп сәбәбе акча экономияләү булды бугай инде. Бала актив булгач, башта ирем белән хоккейга бирергә уйладык. Өч яшьлек кенә булса да, бик тәвәккәл, көчле рухлы күренә иде ул. Үзеннән бер яшькә олырак балалар янына сынауга килгәч тә, тренер күз алдында тимераякларны киде дә, шуып та китте. Шаккаттырган иде, шулай безне хоккейга алдылар. Ул вакытта хоккей киеме әле олырак балалар өчен генә иде, чит илдән эзләргә туры килде, таптык, алдык.

Хоккей – бик кыйбатлы спорт төре, краги дип аталган перчаткалары да 3 меңнән алып 6 меңгә кадәр. Әле бу 2011 ел. Моннан тыш, профессиональ тимераяклар, шлем, тез һәм терсәкләрне саклагычлар да, термобелье да кирәк. Саный торгач, шактый саллы гына суммага җыелды бу. Мин инде балага: “Әйдә, йөзү белән шөгыльләник әле, анда плавки, күзлек, резин тапочкадан башка берни кирәкми”, - дип тә әйтеп карадым. Ә ул теләмәде. Командалы спорт төре ошый иде аңа. Без инде, чыгымлы булса да, барыбер йөрербез дип уйладык – кием, кирәк-яракларны да берничә тапкыр сатып алдык.

Аннары берсендә автобуста: «Фәлән-фәлән елгы малайларны сайлап алабыз, эпикировка, ягъни киемнәрне үзебез бирәбез», – дигән игълан күрдем. Искәндәр озак кына каршы килде, ләкин барыбер барып карарга булдык. Бер Искәндәр генә түгел, берничә малай футболга барып карарга уйладык. Әйе, хоккей уйнау теләкләре зур, ләкин кагыйдәләр буенча дөрес киендерергә кирәк, ул кесәгә нык суга.

Футболга безне алдылар. Менә җиде ел инде “Рубин” футбол клубы академиясендә профессиональ рәвештә шөгыльләнәбез. Уен формалары, куртка, шапкаларына кадәр “Рубин” иганәчесе бирде. Уеннарны да түләделәр, читкә чыгып оештырылган ярышларны да. Безгә бутцылар гына алырга туры килде, елына ике пар алабыз. Бутцы да арзан тормый, яхшыраклары 6 меңнән алып 12 мең сумга кадәр, - дип сөйләде Искәндәрнең әнисе Гөлназ.

Бер яхшыга – бер яман, ди, хоккейда тән тулысынча диярлек капланган, сакланган булса, футбол имгәнүләр ягыннан бик куркыныч. Нәни футболист Искәндәрне дә бу читләп узмаган.

– Өч ел элек, ун яшендә бик каты имгәнде. Өч җирдән сеңере өзелгән иде. Операция өстәленә барганда, безне бу бик җитди хәл, бала хәтта аксак калырга мөмкин, дип кисәттеләр. Футбол турында инде уйламый да идек, ә бала табибтан: “Мин футбол уйный алачакмынмы?” – дип сорады. Табиб әйтә: “Юк, сиңа әле дөрес итеп йөрергә өйрәнсәң дә яхшы булыр иде”, - ди. Ә операциягә баручы Искәндәр, креслода утырган килеш борылып: “Мин барыбер футбол уйнаячакмын, менә күреп торырсыз”, - ди. Шунда күз яше дә тәгәрәп төште. Имгәнүе никадәр җитди булуын аңламый, ахрысы, бу бала дип, үзәгем өзелде инде.

Тренировка процессыннан төшеп калдык, бер ай гипста йөрдек. Аягы селкенмәсен дип, лангетка да куйдылар. Ул инде операциядән соң өченче көнгә: “Мин футбол уйнаячакмын, мин сезгә исбатлыйм, әни, мин рәтләнеп киләм”, - дип, култык таягында да чабып карады, ләкин аягы таеп китеп, чүт егылмады, аннары сагая төште. Лангетканы салдыргач та әле мускуллары шешенке иде, шунда ул: «Нинди футбол әле монда?» - дип уйлап куйды кебек. Карашыннан шулай тойдым. Аягына бастырам – адым да атлый алмый, шунда мин башка табибларны да, спорт тренерларын да җәлеп иттем. “Син футбол уйнарга уйлагансың икән, әйдә, атла”, - дип кулыннан тоттым да, көчкә аягын сөйрәп, бер адым атлады. “Булмый бит, әни”, - ди, “Булдырасың, улым”, - дим.

Әни сүзе дә булышкандыр, үзенең ихтыяр көче дә зур булды – ике айдан спортка кайттык. Бу ниндидер бер могҗиза булды. Аннары Искәндәр тернәкләнергә булышкан табибка чәчәк белән рәхмәт әйтергә баргач, ул шаккатты. Клубка кайттык – “Рубин” тренерларында, табибында да шок, чөнки Искәндәр бит кимендә алты айсыз кайтмаячак, я бөтенләй төшеп калачак дигән фаразлар әйтелгән иде. Тренер курыкты, озак кына Искәндәрне уенга кертмәде, чөнки балада психологик курку булырга мөмкин дип кисәтте. Чыннан да, Искәндәр соңрак сөйләде: беренче тапкыр мәйданга чыккач, беренче вакытта тупка тибәргә курыккан икән, тик борчылуын күрсәтмәде, шулай сафка кайттык, - дип уртаклашты Гөлназ.

Бүген Искәндәр футбол академиясендә 7 нче класста укый, укытучылар шунда килеп укыта икән, туклану чыгымнары да клуб хисабыннан.

Айтананың улы шулай ук җиде ел футбол белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта Казанның Вахитов районы олимпия резервы мәктәбендә исәпләнә ул. Монда инде “Рубин” командасындагы кебек субсидияләр юк икән, әти-әни күп чыгымнарны үзе күтәрә.

– Формаларны, курткаларны тектерәбез, якынча ел ярым – ике елга җитә. Форма өч мең тирәсе, куртка дүрт меңгә якын, спорт костюмы өч мең булды. Бутцы ике төрле: спортзалда тренировкалар өчен өч-дүрт мең, уенга чыга торганы биш меңгә кадәр. Соңгы тапкыр гына форма өчен иганәчедән бераз субсидия булды, чөнки исемен формага төшердек тә, ул безгә иганә ярдәме ясады. Каядыр барганда автобус чыгымнарын гына мәктәп түли, калганы безнең кесәдән, - дип уртаклашты әни кеше.

Йөзүче Азалия һәм Тимерхан 

Сабада яшәүче Алисә Галимҗанованың ике баласы да су дөньясында.

– Кызым Азалиягә 12 яшь, ул 2018 елда йөзүгә йөри башлады. Улым Тимерханга 9 яшь, биш яшьтән үзебез өйрәттек, алты яшьтән түгәрәккә керттек. Улым инде бүген өченче өлкәннәр разряды, кызым икенче өлкәннәр разряды белән йөзә. Алар Казан һәм Россия балалары белән бер нормада. 

Алар иртә-кич шөгыльләнә: иртән – дүрт көн, кич белән алты көн йөриләр. Иртән биштә торалар, җиңелчә ризык ашатып озатам, алтынчы яртыда башлыйлар, аннары сигезенче яртыда кайтып, тагын боткалар пешереп ашатып, җыенып мәктәпкә чыгып китәләр. Дәрестән соң кичке 5тән 7гә кадәр кабат бассейнда, - дип йөзүче балаларының кыскача режимын сөйләп алды Алисә.

Балаларында йөзүгә мәхәббәтне үзе уяткан.

– Йөзү кирәк нәрсә бит инде ул – диңгезгә барсаң да, кемнедер коткарасы булса да, тренер булып та эшләргә була. Шөгыле була дигән сүз. Икесенең дә күренекле тренер буласы килә. Мин аларны ике ел рәттән танылган олимпия чемпионнарының Кырымдагы җыеннарына алып бардым. Шунда баргач, күңелләре тагын да үсте, разрядларын тиз ясый башладылар – үсмер разрядтан өлкәннәрнекенә күчтеләр. Беренчелекләрне алгач, тренерлары Гөлназ Сафина республика, Россия ярышларына да алып чыга. Әле менә Минзәләгә беренчелеккә киттеләр бүген, - диде әни кеше.

Йөзү – сәламәтлек өчен файдалы һәм чыгымсыз спорт төре дигән фикер бар. Алисә үзе моның белән килешми.

– Башта мин дә, ирем дә шулай уйлый идек, алай түгел икән, плавки, купальник белән генә эш бетми. Алар теләп йөзгәч, күңелләрен күрәм инде, кыйбатлы инвентарь алабыз – гидрокостюмнар да, профессиональ күзлек, лопатка, ласты, торбаларны да алып торам. Гидрокостюмнар – старт костюмнары үзе 20 меңләп торырга мөмкин. Стартта берничә секундка булса да тизлек бирә, шудырып җибәрә ул. Гидрокостюм 16-20 заплывка җитә. Аннары үзлеге бетә башлый, яңаны сатып алырга кирәк. Ярышларга барганда, ашауларын кайгыртырга, ярышлар өчен түләргә дә кирәк. Бөтенроссия ярышлары түләүле, бер заплыв 1 мең сум, республика заплывлары да берсе 500 сум, әле бит алар берничә заплыв та ясый. Профессиональ спортка омтылгач, махсус туклану, витаминнар да тиеш.

Ата-аналар куәтләп тормаса, бала үсми. Әти-әнинең түземлеге, чыдамлыгы бик кирәк. Ата-ана үсендереп тормаса, тренер сүзе белән генә бармый, иртәнге биштә тора алмаска да мөмкин. Кайбер ата-аналар йоклый, иренә бит инде, мин инде үземдә дә, аларда да иртә тору буенча ихтыяр көче тәрбияләдем.

Балаларым чемпион булу максаты белән яши. Шул дәрәҗәгә барып җитәсез дип дәртләндереп торам. Чемпионнарның видеоларын күрсәтәм, танылган йөзүчеләр турында китаплар да алдым. Аларның нинди үрләр яулаганын сөйләп, үрнәк итеп күрсәтәм.

Балалар инде хәзер йөзүсез яши дә алмый кебек, әз генә башлары авыртса, җиңелчә генә салкын тисә дә, тренировканы калдырасылары килми. Атна буе өйдә ятам, педиар кушты дигән нәрсә юк. Йөзү икән, димәк, көн саен – үзләренең күңеленә оялаган шушы уй. Артта каласылары килми. Хәтта каникул вакытында да иртә-кич йөрделәр. Алда ярыш, тегендә, шунда барасы була, дип гел әйтеп торам. Мәктәпне бетергәч, спорт буенча китәселәре килә, спорт мастерына кандидат булсалар, ул укырга кергәндә өстенлек бирә – Идел буе академиясенә бушка кереп була. Беренчелекләрдә гел җиңеп килсәләр, республика җыелмасына кертәләр, - диде Алисә Галимҗанова. Ул балаларының тренеры Гөлназ Сафинага тирән рәхмәтен белдерде.

 

«Спортчы баланы үстерү җиңел түгел»

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов баласын профессиональ спортка бирергә карар кылган ата-аналар түбәндәгеләргә әзер булырга тиешлеген әйтте.

Баланың сәламәтлегенә игътибарны элеккегә караганда күпкә җитдиләндерү кирәк булачак. Спортчының булачак карьерасы иммунитеты һәм сәламәтлеге ни дәрәҗәдә яхшы булуына бәйле.

Төрле спорт төрләренең югары җәрәхәтләнү куркынычын исәпкә алып, булачак чемпионыгызга иминият полисын алдан ук рәсмиләштерү турында кайгыртыгыз.

Сезгә баланың даими тренировкаларын исәпкә алып, көн режимын төзәтергә туры киләчәк. Кабул ителгән графиктан теләсә нинди тайпылыш мөмкин түгел диярлек.

Ярышларга барулар өчен финанс кертемнәре, экипировка, тренер белән индивидуаль дәресләр, күп кенә спорт төрләрендә биналарны арендалау, инвентарьлар таләп ителә.

Сезнең баланың туклануы максималь баланслы булырга тиеш. Моны ата-аналар күзәтергә бурычлы.

Еш кына бала белән аерылышырга туры киләчәк, чөнки спорт лагерьлары һәм интернатлар - булачак чемпионны әзерләүнең мәҗбүри өлеше.

Спортчы баланы үстерү җиңел түгел, чөнки моңа вакыт кирәк. Башлангыч чорда аны күнегүләргә (тренировкаларга) озатырга кирәк, күбесе көндезге сәгатьләрдә үткәрелә.

Әгәр берничә ел түзсәң, 9-10 яшькә җиңелрәк була: бала мөстәкыйль була бара һәм өс-башын үзе алыштыра ала. Әмма күнегүләр озаграк булачак, башка төбәкләргә җыену һәм чыгу башланачак.

Зур спортта чемпион булу бәхете күпләргә елмаймый, чөнки бу бик зур физик, ифрат зур психоэмоциональ йөкләнеш, җәрәхәтләр алу куркынычы, тренерларның кырыс басымы, көндәшлек, интригаларга бәйле, - дип искәртә министр урынбасары.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100