Ильяс Минһаҗев: «Колакны кисеп, ачтылар; 1нче операцияне 6, икенчесен 3 сәгать ясадылар»
Узган ел беренче татар кавер-төркеме «MINGAZOV» продюсерыннан китте. Аерым гына эшли башлады. Дөрес, иҗат юлын һәр артист диярлек продюсер белән башлый һәм, күпмедер вакыттан соң, үзе генә эшләргә тотына. Сәбәпләре дә аңлашыладыр. Төркемнең солисты Ильяс Мингазов бу хакта тулырак «Интертат»ка әңгәмәсендә сөйләде.
Ильяс, кавер-төркем кайчан һәм кемнең идеясе белән барлыка килде?
2018 елда продюсерыбыз Роман Тушев музыкант, саунд-продюсер Юрий Федоров белән берлектә «MINGAZOV» кавер-төркемен ачып җибәрде. Алар төркемгә мине, музыкантларны җыйды. Безнең беренче чыгыш җырчы Илназ Сафиуллин туенда булды. Шунда чыгыш ясагач, Татарстанда әле татар кавер-төркеме юклыгын аңладык. Бары тик татар җырларын башкаручы кавер-төркем! Уйладык та, ни өчен бу проектны үстереп җибәрмәскә, дидек. Баянчы Рүзәл Зыятдинов белән җырлар туплый башладык.
Ни өчен төркемгә синең фамилияңне бирделәр?
Чөнки мин – аның солисты, йөзе. Башта кавер-төркемнең исеме «Ильяс Мингазов» иде. Соңыннан «MINGAZOV» дип калдырдык.
Ничек уйлыйсың, тамашачы сезнең төркемне кабул иттеме? Хейтерлар бармы?
Иң мөһиме – без барыбыз да ачык кешеләр. Сәхнәгә чыкканда, артист үзенең эчендә булган бар энергетикасын халыкка бирергә тиеш. Кайтамы ул, юкмы әйләнеп – анысы халыктан тора.
Хейтерларга килгәндә, алар бар, алар булырга тиеш тә! Әле соңгы вакытта язганнары юк. Элегрәк сәхнә костюмнарыбызга бәйләнеп яздылар. Бер банкетта бер абый килде дә: «Энем, әйдә, мин сиңа носки алып бирәм», – диде. Хәзер яшьләрдә «следки» дигән нәрсә бар. Аны кигәч, ул ботинкадан чыгып тормый. Ботинканы яланаякка кигән, дип уйлыйлар.
Сез иң күбе банкетларда чыгыш ясыйсыздыр?
Әйе, иң күбе шунда. Татар эстрадасында популяр, танылган артистларның хит җырларын тере уен кораллары, тере тавыш белән башкарабыз. Туйларга, банкетларга килгәндә, русча әйтсәк, безне чакыру «выгодно».
Банкетларда иң күп сорап җырлаткан җыр?
Бер банкет та диярлек Хәния Фәрхи репертуарындагы «Әлдермешкә кайтам әле» җырыннан башка узмый. Мәскәү, Пермь, Пенза шәһәрләрендә, Төркия илендә, шулай ук Татарстан буйлап чыгышлар ясыйбыз. Шуны әйтә алам: халык Хәния Фәрхине, Салават Фәтхетдиновны, Фирдүс Тямаевны ярата. Аларның җырларын кат-кат сорап җырлаталар.
Ни өчен продюсер белән араны өздегез? Үзегез киттегезме, әллә ул үзе китте? Әллә инде акча бүлешә алмадыгыз?
Соңгы 2 елда безгә кайбер әйберләр ошап бетмәде.
Нәрсәләр?
Финанс мәсьәләсе дә сәбәпче булды.
Ул күбрәк алдымы?
50%. Хәтта күбрәк тә ала иде.
Кавер-төркемне ачып җибәргәндә, ул акчалар түктеме соң?
Дөресен генә әйткәндә, башлап җибәргәндә, безгә булышучы иганәчеләр булды. Төркем өчен кирәк-яраклар алдык. Әлбәттә, продюсер өлешен кертте. Үзенең вакытын бирде. Төркемдә 7 кеше! Сәхнәдә 4 кеше, саунд-продюсер Юрий Федоров, тавыш операторы, администратор – алар барысы да продюсердан китте. Әйе, инициаторы мин булдым. Минем артымнан егетләр дә китте. Чөнки продюсерга түзеп булмады. Ул кеше белән башка эшли алмаслык дәрәҗәгә җиттек. Хәтта монда акча мәсьәләсе дә беренче урында булмады. Аның безгә, эшенә мөнәсәбәте ошамады. Мәсәлән, безнең чыгыш ясыйсы көнне, ул көнендә генә әйтә ала иде: «Менә, егетләр, заказ чыкты. Шунда чыгыш ясыйсы», – дип, ул көнендә генә безгә әйтә. Ә ул шушы заказчик белән 1-2 ай элек сөйләшкән була. Ә безгә көне килеп җиткәч кенә әйтә. Алай эшләмиләр бит инде. Сәбәбе – безгә әйтергә оныткан. Дөресен әйтергә кирәктер, аның бер йомшак ягы барлыгы ачыкланды. Хәмергә бирелә торган кеше булып чыкты. Үзегез аңлыйсыздыр, андый әйбер белән озак, матур итеп эшләп булмый. Шул рәвешле, без төркемебез белән продюсердан киттек. Аннары безнең продюсер белән килешү төзелмәгән. 5 ел эчендә ул документны күргән булмады. «Мин китәм. Егетләр йә кала, йә минем белән китә», – дидем продюсерга. Егетләр минем белән китте. «Ильяс, син бу проектны сатып алырга мәҗбүр. Йә ябабыз, йә сатып аласың», – диде. «Нинди сумма?» – дип сорадым. Юристлар белән очраштык. «14 миллион», – диде. «14 миллион түләрлек акчам юк», – дидем.
Мин инде аңлыйм аны. Аңа да акча кирәк. Ул бит аның ипие. «Үзең генә китсәң, «б..ка» калдырам», – диде продюсер. Минем күңелем чиста. Көннәрдән бер көнне саунд-продюсерыбыз Юрий Федоров шалтырата. «Я не знаю, что у вас там происходит. Мы готовы продать вам за 3 миллиона», – диде. Бу акчага костюмнар, җиһазлар, килешүләр керә. Ахыр чиктә, мин бу «MINGAZOV» кавер-төркеме проектын сатып алырга булдым. Бүгенге көндә «рассрочка» түлим.
Минем җырны җырлап йөрисең, дип, артистлар ачу белдергәннәре юкмы?
Киресенчә, шатланалар. Ничектер, син ул җырларга яңа сулыш бирәсең. Мәсәлән, Габдулла Рәхимкулов репертуарыннан «Беренче мәхәббәт» җырын яшьләр белмәскә дә мөмкин. Ә син ул җырга яңа сулыш бирәсең, яңа аранжировкага төрәсең, җырлыйсың. Яшьләргә заманча яңгырашта ишеттерәсең. Безнең башкаруыбызда «Әлдермешкә кайтам әле» җыры «Ютуб»та миллион ярым карау җыйды. Без һәр елны «Сәләт» балалар лагеренда чыгыш ясыйбыз. Анда кечкенә балага кадәр бөтен җырны яттан белә. Ул «Туган як», «Әлдермешкә кайтам әле», «Салкын чәй», «Уфтанма» дисеңме?! Җыр үлми, без аны яшәтәбез.
Үзеңнең җырларың да чыгып килә. Мәсәлән, соңгыларыннан «Кавыштыр безне, мәхәббәт».
Халык сорагач, кирәктер дип, бу эшкә алындым. Аллага шөкер, тыңлаучыларым кабул итә. Аларга бик зур рәхмәт. Кавер эшен дә, авторлык эшен дә ташламыйбыз. Әкрен генә алып барабыз.
Колагыңа операция дә ясаткан булгансың. Ишетмиме, әллә икенче төрле бер авырумы?
Минем уң колак туганнан бирле бөтенләй ишетми. Колакка 2 операция булды. Мин һаман да ишетмим әле.
Җырлаганда авыр түгелме соң?
Аллаһы Тәгалә нәрсәнедер бирә, ә нәрсәдер ала бит. Менә миңа тавыш биргән. И.Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә укыганда, хор керде. Атнага 2 тапкыр хор була торган иде. Анда альт, сопрано, бас, ягъни нинди генә тавышлар юк. Җырлый-җырлый ияләштем. Сүз дә юк, авыр. Быел өченче операцияне эшләтергә исәп. Беренче операцияне 6 сәгать, икенче операцияне 3-3,5 сәгать ясадылар. Колакны кисеп, ачтылар. Аллам сакласын, беркемгә дә колак ишетмәүне теләмим. Менә фотосын күрсәтәм (телефонынындагы фотоларны күрсәтә башлады).
Абау!
Тегеп куйдылар. Аннары җепләрен алдылар. Операциядән соң, 2 сәгать йокларга ярамый. Мин әниемә шалтыраткан булганмын. Аны миңа үзе сөйләде. Чөнки хәтерләмим. «Әнием, мин сине яратам», – дип шалтыратканмын. Әнгам Атнабаевның «Бер туктамый гел сагынып торам» дигән шигырен сөйләгәнмен икән. Сосиски белән картошка-фри ашыйсым килгән. Әнидән сорап шалтыратканмын.
Костюмнарыгызга да тукталыйк. Зәвыклы, матур тегәләр. Тегүчесе кем?
Әйтергә дә куркам. Йә безгә вакыты калмас тегәргә?! Казанда яшәүче Мария. Ул барысын да үзе уйлый, үзе тегә. Кибете дә бар. Костюм дигәннән, бер банкетта бер күңелсез хәл булды (елмая). Өр-яңа ап-ак костюмнардан чыгыш ясыйбыз. Бер хатын-кыз шушы ап-ак костюмыма кызыл шәраб түкте. Бетми! Хәзер нишләргә?! Гадәттә, чыгыш ясар алдыннан, заказчик белән килешү төзелә. Килешүдә, төркемгә берәр зыян килсә, заказчик түләргә мәҗбүр. Роман Тушевка шалтыраттым. Үзең хәл ит, диде.
Ярар, ахыр чиктә нәрсә булып бетте? Юдыңмы, ташладыңмы? Әллә түләделәрме?
Кер юу машинасына ыргыттым. Икенче көнгә шул костюмнан башка банкетка китәргә иде. Түләтеп тормадык инде.
Читтән торып укыйсыңмы?
Казан дәүләт мәдәният институтының Халык җырын ялгыз җырлау факультетында 3 курста белем алам. Көндезге бүлектә. Остазым – Венера Әхәт кызы Ганиева. Бик хөрмәт итәм аны. Зачет-имтиханнарны вакытында биреп барам. Ул яктан проблема юк.
Ә ничек дәресләрне өйрәнеп барасың?
Староста белән сөйләшәм. Ул миңа төшереп, йә диктофонга яздырып җибәрә.
Ничек рәхәт икән артистларга укырга?!
Гастрольләр вакыты башлангач, шулайрак килеп чыга шул. Чыгышлар ясап, тәҗрибә туплыйсың.
Туган ягың Әлмәт дип беләм. Әти-әниең дә шул яктанмы?
Әти-әнием күптән аерылган. Әнием Гөлфия, бертуган апам Айгөл белән Әлмәт районының Габдрахман авылыннан булабыз. 2016 елда без Казанга күчендек. Әнием балалалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аның төркемендә 30га якын бала. Балаларны бик ярата. Бар җанын биреп эшли. Бертуган апам Айгөл – логопед-дефектолог. Үзенең офисы бар. Балаларны, өлкән кешеләрне кабул итә. Авазларны дөрес итеп әйтергә, сөйләшергә өйрәтә. Кешеләрнең сөйләменнән дефектларны бетерә.
5 ел иҗат итү дәверендә тамашачыларыңа да әйтер сүзең бардыр.
Безне яратып тыңлаган һәм караган тамашачыларга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алла бирса, 13 февраль көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак сольный концертыбызга барыгызны да чакырып калабыз.
Тулы исеме: Мингазов Ильяс Марат улы
Туган көне: 2000 елның 12 сентябре
Туган җире: Әлмәт районының Габдрахман авылы.
Яшәү урыны: Казан шәһәре.
- Гаепләүләргә җавап каршы якның фикерен белер өчен, «Интертат» журналисты Камилә Билалова Ильяс Минһаҗевның продюсеры белән элемтәгә керде. Ильяс Минһаҗевның фикерләре белән танышкач, Роман Туишев җавап бирәчәген әйтте, әмма җавап булмады. Аннан соң кат-кат шалтыраткач, аның белән элемтәгә керә алмадык – телефонын алмый, яки телефоны «недоступен». Яза, шалтырата торгач, бүген генә Роман Туишевтан кыска җавап алдык. «Бу тема минем профессиональ кызыксынуларыма туры килми. Бу сорау белән мине борчымавыгызны үтенәм. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз», дип язып җибәрде.