Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

MINGAZOV проекты өчен Минһаҗевтан 14 миллион сораганнар: «Я сатып аласың, я без сине...»

news_top_970_100
MINGAZOV проекты өчен Минһаҗевтан 14 миллион сораганнар: «Я сатып аласың, я без сине...»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Mingazov» төркеме 2018 елда оеша. Бу – Россиянең беренче татар кавер-төркеме. Егетләр татар халкының легендар ретро-җырларына, хитларына яңа сулыш өреп, аларга авторлы аранҗировка ясап чыгыш ясыйлар. Хәзерге вакытта төркемнең репертуарында 80нән артык җыр бар.

Әлеге проектны 2018 елдан алып 2023 елга кадәр төркемнең продюсеры булып торган Роман Тушев оештыра. 2023 елның азагында «Mingazov» кавер-төркеменең 5 ел бергә эшләгән продюсерларыннан китүе турында хәбәр таралды, әмма төгәл сәбәбе әйтелмәде.

13 февраль көнне «Пирамида» концертлар залында узачак беренче шәхси концертларына багышланган матбугат конференциясендә төркемнең солисты һәм хәзерге продюсеры Ильяс Минһаҗев әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте.

– Безнең продюсер белән бернинди контракт та, килешү дә төзелмәде. 6 ел эчендә бер ак бит тә күрмәдек. Соңгы 2 ел бик авыр булды, чөнки Роман Степанович, продюсер буларак, үзенең эшен үти алмады. Алдан билгеләнгән мәҗлесләр турында көнендә генә әйткән чаклары булды. Соңгы вакытта иң зур проблема – ул кешенең хәмергә бирелүе. Безнең китүебезнең дә сәбәбе шуның белән бәйле. Бик күп күрешүләр, сөйләшүләр булды, әмма файдасыз. Мин, алга таба да болай дәвам итсә, «Mingazov» төркеменең юкка чыгуын аңладым һәм проектны үз өстемә алырга булдым.

Август аенда продюсер белән күрешеп, аңа: «Мин китәм. Егетләр я сезнең белән калачак, я минем белән барачак», – дидем. Егетләр барысы да минем белән калдылар. Шунда Роман «проектны я сатып аласың, я ябачакбыз» дип әйтте. Беренче бәя 14 миллион иде. Минем андый акчаны гомеремдә дә күргәнем юк. Шуңа күрә «түли алмыйм, проектны ябарга» дип сөйләштек.

1-2 атнадан соң продюсер, кабат шалтыратып: «Ильяс, я сатып аласың, я без сине бу..ка калдырабыз», – диде. Белмим, нәрсә әйтәсе килгәндер, ләкин безнең күңел чиста. «Нәрсә телисез, шуны эшләгез», – дидем.

Ахырдан, продюсер проектны икенче бәягә сатырга ризалашты. Без, бернинди килешү булмауга да карамастан, рәхмәт йөзеннән, проектны сатып алырга булдык. Чөнки Роман эшләмәде түгел, ул 3 ел эчендә проектны күтәрде. Хәзер без рассрочка белән ай саен билгеле сумманы түләп барабыз, – дип аңлатты Ильяс Минһаҗев.

Хәзерге вакытта «Mingazov» кавер-төркеменең составы: баянда – Рүзәл Зиатдинов, барабанда – Тимур Сапаров, гитарист – Денис Кузьмин, саунд-продюсер – Юрий Федоров һәм тавыш режиссеры.

  • Без, бу гаепләүләргә җавап каршы якның фикерен белер өчен, Ильяс Минһаҗевның продюсеры белән элемтәгә кердек. Ильяс Минһаҗевның фикерләре белән танышкач, Роман Туишев җавап бирәчәген әйтте, әмма җавап булмады. Аннан соң кат-кат шалтыраткач, аның белән элемтәгә керә алмадык – телефонын алмый, яки телефоны «недоступен». Яза, шалтырата торгач, бүген генә Роман Туишевтан кыска җавап алдык. «Бу тема минем профессиональ кызыксынуларыма туры килми. Бу сорау белән мине борчымавыгызны үтенәм. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз», дип язып җибәрде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100