news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Театр төшәр дә, менәр дә... Тормыш үзе театрдан да кызыграк»

news_top
Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Театр төшәр дә, менәр дә... Тормыш үзе театрдан да кызыграк»
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Татарстанның халык артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән интервьюның беренче өлешендә ир белән хатын арасындагы һәм башка кешеләр белән мөнәсәбәтләрдән башлап фәнни темаларга кадәр барып җиттек. Ә икенче өлешендә шигърият, театр һәм кызык тормыш турында сөйләштек.

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Ни өчен көчле шигырь табу авыр? Теле матур булса – кыю түгел, кыюлыгы булса – теле җитми, теле җитсә – фикере булмый»

Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

«Чын шагыйрьләрнең тормышы – мәңгелек ураза»

Илтөзәр, баш ярылганчы, шигырьгә күчик әле. Шигырьнең матурлыгы нидә? Синеңчә, шигърият ул беренче чиратта, фикер әйтүме, әллә авазларның камил яңгырашымы?

Әйтик, фикерне урамда бер абзый әйтсә, берничә кеше игътибар итә. Билгелерәк кеше әйтсә, күбрәк кеше ишетә. Шул ук фикерне прозада язучы әйтсә, әдәбият барлыкка килә. Бер үк фикерне шигъри рәвешле дә әйтеп була. Поэзия – форма белән эчтәлекнең соклангыч яңгырашы. Затлы форма ул поэзия. Прозаны затсыз дип әйтмим, әмма формасы барыбер кайтышрак. Мин дөньяда иң затлы сәнгать – опера сәнгате дип саныйм, яхшы опера булса, әлбәттә. Затлы шигырь дә көчле, матур шахмат партиясе шикелле: тегеннән дә кителми, моннан да җиңелми... шундый фикерне җиткерү өчен патшалар да... юродивый татарча ничек була әле?

Шамакайдыр. Хәер, ул гадиләштерелгән варианты бугай...

Юк, башка сүзе бар. Патшаның да дөреслекне ишетәсе килә бит, матурлыкны да күрәсе килә... «Хуҗа Насретдин»дагы шикелле: килсен дә, килмәсен дә, җәяү дә, ишәктә дә килсен, әйтсен дә, әйтмәсен дә, калсын да, үлсен дә дигән шикелле. Менә шулар өчен бер ретранслятор кирәк, Ходайдан иңдерелгән фикерне алырга кирәк – менә шушы антенна кебек куллану дип уйлыйм мин диваналарны.

Ничек кенә булса да, саф шагыйрь менә шушы юродивый белән якын булырга тиеш һәм аларда андый чагылыш бар да ул. Карый башласаң, әнә бит, Мөдәррис Әгъләмнең дә паспорты да булмаган, кыюлыгы да булган, шигърияте дә. Ни өчен көчле шигырь табу авыр? Теле матур булса – кыю түгел, кыюлыгы булса – теле җитми, теле җитсә – фикере булмый. Бөтенесен бергә китерер өчен бераз… Ходай бәндәсе диләр аларны… Ходай бәндәсе булырга кирәк.

Чын шагыйрьнең «бер Ходай да бер мин» буламы?

... һәм шушыны үткәргеч антенна вазыйфасы. Алар озын гомерле дә булмыйлар... Чын шигърият ни өчен матур? Ул газап аша тама. Кайбер шагыйрь турында, «әй, ул салгалый иде», «әй, ул әшәке сүз әйтә иде», диләр. Аның газаплары белән чагыштырганда, бу әйберләр… Чын шагыйрьнең тормышы бит мәңгелек ураза. Алар бит алтын белән дифирамба баскан бәрхет папкаларны да күрмиләр, ялтыр-йолтыр медальләргә дә игътибар итмиләр. Бу аларга кызык түгел.

Мин һаман… күп сөйлим әле. Син: «Шигырь ни өчен матур?» – дип сорадың. Чын матур шигырь – сөт өсте шикелле... сөт түгел, бал шикелле тамчылап-тамчылап җыела. Шигырьләр күп бит… Әй укыйлар инде музыкалар кабызып, яшьләр агызып – ә ул шикәр комы болгаткан бал була. Тәмле, баллы, ә үзе бал түгел. Ә чын шигърият – биек тауларда сирәк токым бал кортлары нечкәләп җыйган бәһәсез тамчылар кебек. Шуңа күрә матур. Ә менә шушы матурны күрер өчен дә… күп кеше бит аны күзен йомып үтә. Тагын бер сорау туа: менә шушы матур, чын бал белән ширбәт нигә бутала соң?

Чын шигырьне язучылар кадерле булган кебек, аны таный белүчеләр дә кадерле.

Шул әйбер бүген яңгыраган җырларга да кагыла. Ясалма интеллект белән аңнары томаланган халык белән бергә, алга таба үскән кешеләр бар – фәнне нәкъ менә шулар алга алып бара бит. Шигъриятне дә шундыйлар үстерәдер ахрысы. Хәзер тагын өченче сорау туа: әгәр дә бөтен кеше дә шулай акыллы булса, бөтен кеше дә шулай затлы булса, нәрсә булыр иде икән? Менә моңа мин әле...

Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала дип әйткән халык ул хакта.

Изге китапларда оҗмахта барысы да бар, барысы да яхшы дип тасвирлыйлар бит. Чынлыкта ничек икәнен анда эләгә алсак кына белә алабыздыр. Ә монда без сынау объектлары яки узган гомерләребез өчен нәрсәдер түлибез.

Әйдә, синең караштан шагыйрьләр рейтингы төзик әле.

Зинһар андый сорауны бирмә. Аерым исемнәр белән сөйләмим.

Алайса кичәне әзерләгәндә үзең өчен кемне ачуыңны әйт.

Теге юлы ачкан идемме икән мин аны – Габделнур Сәлимовны ачтым.

Теге юлы ачтың аны – хәтерлим. Тагын яңасы ачылмадымы әле бу юлы?

Аерым исемнәр атыйсым килми. Шушы кичәне әзерләгәндә, эшлим-эшлим, әллә күпме шигырь ятлап, онытып, яңадан ятлап... кичәге бүгенгә ярамый диләр бит. Китаплар өстәлдә тора, һаман өстәлә тора. Тукталыш юк...

Алайса шигырьләрне сайлауның төп критерийларын әйтәсеңме соң инде?

Очрый икән бик матур тагын бер шигырь, гаҗәеп матур икән һәм минем аны ишеттерәсем килә икән, бүлешәсем килә икән – яңгырый.

Татарның бик яраткан сүзе инде ул матур: матур яшә, матур бул... Шигырьне дә матур диләр. Матурлыкның критерийлары нәрсә ул шигърияттә?

Уйлый башласа, таракан да сөртенеп егыла...

Таракан? Аһа. Ягъни, син шигырьне башың аша үткәреп анализ ясап түгел, ә эмоциональ югарылыкта кабул итәсең, әйеме?

Эмоциональ генә түгел, фикер дә ул. Менә гармония шул бит инде: фикер һәм гаҗәеп эчтәлек һәм нинди матур формада. Матурлык – ул мәгънә белән форманың берләшүе.

Берсенә дә ташлама ясарга ярамыймыни?

Ташлама нәрсә инде ул... аның бит төрле проценты бар: өч процент, ун процент, илле процент, туксан процент. Булмаса булганы белән генә канәгатьләнәсең, әлбәттә. Спектакльләргә карасаң, ул да, шулай ук, шигърият шикелле – андагы эчтәлек белән форма туры килсә, ул бит инде шаккатыргыч әйбер була. Бөтен әйбердә дә шулай.

«Кәсеп кызыклы тормышта яшәр өчен акча табу, ризык табу чыганагы гына»

Син үзең дә шигырьләр язасың... җыр сүзләре диик, тәрҗемәле әсәрләреңдә, инсценировкаларда шигъри формалар бар. Нишләп син үзеңне шагыйрь буларак күрсәтү омтылышы ясамадың?

Юк инде, шагыйрьләрнең антеннасы башкача көйләнгән.

Ягъни, кирәк булганда шигырь сырлавыңны кәсеп дип саныйсыңмы?

Ул кайчагында тәрҗемә вакытында килеп чыга. Мәсәлән, «Исәнме, улым» пьесасының тәрҗемәсен эшләгәндә бер урыны бар иде. Әнисе улына сиздермичә генә шигырьләр язган икән, ә аны «үзәк өзгеч шигырь» дип атаган. Ярый, язып булыр иде дә үзәк өзгечне. Ул бит әле аңа «Бака» дип исем биргән. «Бака» дип тә аталсын, үзәк өзгеч тә булсын. Шуның белән интеккәннәрем, мин аны иртәгә спектакль дигән көнне, көчкә яздым. Шигырь язу минем өчен «аптыраганнан суям, кәҗәкәем» дигән мәгънәдә.

Бая әйттем бит: «ураза диетасы» икенче төрлерәк шагыйрьләрнең, минеке башка төрлерәк. Мин шагыйрьләрнең «ураза диетасына» әзер түгел. Аларга бит шул диетада утыру ләззәт бирә һәм алар иҗат итә.

Андый шагыйрьләр...

Әйе, шулайрак. Шунсыз булмый ул. Тормышта рәхәт җылы урында яшәп, уңайлы кәнәфидә утырып, язганнарыңны җайлы гына китап итә барып та иҗат итү тыелмый. Әмма, минем исемлектәге шагыйрьләр башка, алар югарырак һәм синең соравыңа да мин, шулар рәтендә шагыйрьлекне күздә тотып, җавап бирәм. Мин андый ешлыкка көйләнмәгән, минем ешлыкларым башка әйбердә. Барыбер, тормыш итә-итә аңлыйсың, кәсеп сиңа кызыклы тормышта яшәр өчен акча табу, ризык табу чыганагы гына.

Ягъни, синең өчен әдәбияттәге иҗат (тәрҗемә, инсценировкалар) – ул кәсеп кенә?

Әйе. Әйе инде.

Ягъни, кирәк булмаса, син аны эшләмәс идеңме? Синең күңелең мондый төр иҗатны сорамыймы?

Юк-юк, бер генә дә сорамый. Киресенчә, миңа озак еллар йөк булды. Шул үзем теләгән җирдә эшли алыр өчен бер йөк кенә.

Ә күңелең нәрсә сорый? Сәхнә?

Күңелем минем, гомумән, кызыклы тормыш белән яшәүне сорый.

Нәрсә ул «кызыклы тормыш»?

һәр кешенеке үзенчә кызыклы.

Ә синеке нәрсә ул кызыклы тормыш?

Үзем булдыра алганча кызык яшәргә тырышам.

Нинди компонентлардан тора ул синең кызыклы тормышың?

Кызыклы кешеләр белән аралашу. Кызыклы җирләргә бару. Матур шигырь тыңлау, матур спектакльләр, матур фильмнар карау... Ничек дип әйтим... Ай, әйтә барган саен чиклим бит мин аны...

Ягъни, компонентлары күп...

Менә уеңда китеп барсаң... Менә уенда китеп барсаң... дөресен әйткәндә, кеше белән аралашуга караганда үз уеңа кереп китсәң, анда әллә нинди кызыклар бар. Габделнур Сәлимовның шигырендә: «Йолдызларны ялгызлыктан йолып алу өчен уйда китсәң галәм иңләргә, Тәңре таныр гамәлеңне, җирдә гөлләр түгел, йолдызлар ул – тамыр җибәрә» ди. Мин моны аңламаган идем, хәзер менә аңлыйм.

Аңлат. Мин әле аңламадым.

«Йолдызларны ялгызлыктан йолып алу өчен уйда китсәң галәм иңнәргә, Тәңре таныр гамәлеңне, Җирдә гөлләр түгел, йолдызлар ул! - тамыр җибәрә». Йолдызларның тәшкил итүче элементар кисәкчекләр дә, гөлләрне тәшкил итүче элементар кисәкчекләр дә барысы да бер үк – кирпечләре бер үк. Алар тоташкан. Кайвакытта...

Тагын химиягә кереп барабыз бугай.

КХТИда (Казан Химико-технология институты хәзер КНИТУ дип атала. Авт) юкка укымаганымны беләм, әмма тормыш иткәндә файдаланмадым. Ә дөньяны танып белү һәм кызык яшәү өчен ул бик кирәкле белем. Менә әлиф бар бит инде, гадәттә әлифне таяк дибез, ә химиядә периодик системаның әлифе, ягъни, таягы – водород. Иң гади атом – бер протон, бер электрон әйләнә. Икенчесе – гелий. Кояш ул – водородның гелийга әверелеше. Кояшта термотөш реакциясе бара – бу миллиард еллар буе водородның гелийга әйләнүе. Ике иң гади элемент.

Ә алтынчы «хәреф», безгә таныш элемент – углерод барлыкка килсен өчен, йөз миллионнарча еллар үтү һәм Кояштагыдан да җәһәннәмрәк шартлар булу таләп ителгән. Инде хәзер атом массасы өч йөз берәмлеккә якынлашкан элементлар бар. Алар хасил булсын өчен галәм күпме үсәргә тиеш булган – күз алдына китерәсеңме? Һәм барысының да кирпечләр бер үк – шул ук протоннар, электроннар. Менә шуңа ишарә, Габделнур Сәлимовның шигыре. Кайчагында без аны аңламыйбыз гына. Коръәннең дә серләрен кайта-кайта ачалар бит...

Ә Габделнур моны үзе аңлады микән?

Аңламыйча, аңламасаң болай язып булмый! Син нәрсә?! Миңа шуның өчен кызык. Тоемлау дәрәҗәсендә булса да, төшенә. Җирдә гөлләр түгел, йолдызлар ул тамыр җибәрә... «Кирпечләр»е бер үк гөлләрнең дә, йолдызларның да. Бездә дә шул ук «кирпечләр». Галәмнең бер почмагында тугандаш ике кисәкчекнең берсе үзгәрсә, җәһәннәм тишегендәге икенчесе дә мизгел эчендә үзгәрә.

Кеше никадәр акыллы кыланса да, галәмнән дә акыллырак түгел. Менә шигърият кайда! Менә такмак белән шигырь ничек аерыла! Ул бит таң калдыра. Менә син: «Кызык тормыш нинди ул?» дисең, менә шундый әйберләрне табу ул. Шуларга шаккатасың да, шулар белән күпме гомерең рәхәттә үтә. Менә шул ике юллык белән мин шаккатып йөрдем.

«Әлдермештән Әлмәндәр»дәге «Ала карга» такмак саналамы? Миңа калса, ул да фәлсәфәсе ягыннан Габделнур шигыреннән ким түгел.

Такмак түгел инде ул «Ала карга». Зирәк фикер. Такмак булса теге ни була бит инде... «Иркәм-иркәм, смсыңны көтәм, нигә килмисең иркәм, фәләнем-төгәнем»…

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Күңелем минем, гомумән, кызыклы тормыш белән яшәүне сорый»

Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Син шигърияттә кая кадәр төшеп җиттең? Кем синең иң борынгы шагыйрьләрең?

Мин барыбер дә аңламыйм: шундый бөек халыкның, әйтерсең лә шигърияте революциядән соң гына башлана. Кайда икән олы-олы гыйлемнәр, бөек халыкның иҗаты...

Мөхәммәдьярлар бар бит инде.

Бар. Алар гына да түгел.

Кол Галиләр чорыннан башлап, алар күбрәк булырга тиеш, дисеңме? Һичьюгы Дәрдмәндләр бармы репертуарыңда?

Бар. Соңгы арада Тукайны өйрәндем. Тукайны да без файдаланабыз гына дигән уй туды. Динсез яшәгәндә атеист итеп файдаландылар, аннан соң ышанучы итеп файдаландылар. Ничектер бик уңайлы ул. Чөнки ул… таланган, газапланган кеше. Минемчә ул үзен... ничек дип әйтим... әйтәләр бит потка табыну дип... ул бик... газапланадыр шикелле үзен файдаланудан.

Син бит инде Тукайны күпмедер дәрәҗәдә өйрәндем дидең, үзең өчен ниләрдер ачтың бит инде.

Ике кирпеч калынлыгындагы истәлекләр китабы басылды – анда мин бер-ике генә дөреслеккә якын фикер таптым. Чөнки андагы материалларның күбесе утызынчы елларда җыелган – күп әйберне документаль дәрәҗәдә дөрес әйтеп булмый торган заманда тупланган. Тукай үзе дә бик каршы булыр иде: андагы йә арттырылган, йә дөресләнгән, йә көйләнгән әйберләрне язуга караганда, язмагыз дип әйтер иде кебек. Кыска гына материалларда ул үзе – бик гади, таләпчән һәм гадел.

Руста Пушкин янында Лермонтов та бар, башкалар да. Пушкинның күләгәсе Тукайның башка татар шагыйрьләренә карата күләгәсе дәрәҗәсендә куе түгел. Затлы күләгә булса да... Әйе, Тукайны онытмаска кирәк. Ләкин бит шигърият үсә. Башка шагыйрьләребезгә дә игътибар аз булырга тиеш түгел. Мин Тукайга игътибар зур булуга бик шатмын, әмма башка шагыйрьләргә игътибарны җитәрлек дәрәҗәдә дип санамыйм. Әйтерсең лә, безнең милләт шул дәрәҗәгә якын шагыйрьләр үстерә алырлык милләт түгел. Тукайга хөрмәтебез аның янәшәсендә бүтәннәр була алмый дигән кебек яңгырый. Алай гына булмый ул... Тукай моны үзе дә өнәмәс иде. Өйрәнеп булмаслык дәрәҗәдә уйдырмалар белән капланмасын иде шагыйребез, дигән теләк миндә.

Тукай турында күп китаплар чыга бит инде. Әдәби конкурсларга кадәр үткәрдек. Ә синең өчен мәгълүмат чыганагы кайсы китаплар булды?

Немец авторы Михаэль Фридерих китабыннан алдым иң күп мәгълүматны. Тукайны беләм диючеләр укыдымы икән аны?

Моннан 15 ел элек 1500 данә тираж белән чыккан китап инде ул. Аны күп кеше белми дә калгандыр, бәлки. Дәвам итик. Үлсәм дә үкенмәс идем, дигән эшләрең бармы? Төрле сәбәпләр белән син эшли алмаган, вакытың җитмәгән яки хәлеңнән килмәгән, көчең җитмәгән, тешең үтмәгән...

Менә без көн саен уянабыз, кояш чыга, гөлләр, агачлар үсә. Бу шул хәтле могҗиза, балачактан аны табигый итеп күрәсең, ә тора-тора моның могҗиза икәнлеген аңлаган саен, башка нәрсәләр дә икенчел булып кала. Менә шушы тормыш могҗизасы кыйммәт, бүтәннәре – икенчел. Эшләдеңме, эшләмәдеңме... Дөнья матур, дөнья күрергә кирәк, сәяхәт итәргә. Хәзер мине бик канатландырган, кызыктырган әйбер – дөнья гизү, сәяхәт итү.

Ләкин аның өчен бит теләгәнне һәм теләмәгәнне бик күп эшләргә кирәк.

Әйе инде. Алда шул теләгәнең көтеп торса, теләмәгәннәрне эшләү дә ялыктырмый.

Теләмәгәннәрне дә теләп эшлисең...

Теләп... «Тормышым менә шул театр, фәлән-төгән» диләр... Синең фанатлыгың театрга кирәкме соң? Бәлки, синең фанатлыгың күбрәк сиңа кирәктер? Тормыш аннан гына тормый, тормыш бик матур, тормышта әллә нәрсәләр бар, профессиядән тыш.

Ягъни, безнең театр кая бара, без нәрсә эшлибез дип, театр тирәсендәге борчулар белән яшәмисең?

Театр үлми, беркайчан да – менә шуны онытма син! Марсель абый: «Ике кеше каршысына өченчесе чыгып басып нәрсә дә булса эшләсә – бу инде театр», – ди иде. Театр ул төшәр дә, менәр дә, әллә нәрсәләр булыр, театр барыбер безнең фикердән дә, халыктан да олырак. Театр үлми.

Димәк, ниндидер спектакльләрнең начар булуы яки начар булып тоелуы, театр тирәлегендә ниндидер дөрес түгел кебек тоелган гамәлләр өчен борчылмыйсың.

Тормыш бит ул. Кеше белә торып шул начар эшне эшли икән, әлбәттә, борчый. Ул бит кешенең вакытын, теләген, көчен, талантын әрәм итү. Ялгышлыклар да булырга мөмкин, көтелмәгән уңышсызлыклар да. Иҗат кешесе начар эшлим дип эшләми, булсын дип эшли. Тормыш үзе күбрәк кызыграк, театрдан да кызыграк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар