news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Кешегә исбат итим дип җыртылып яшәр заманнан узган инде мин»

Илтөзәр Мөхәммәтгалиевтан беренче интервью алуым түгел. Алган саен таң калдыра ул мине. Бу юлы без аның кичәсе алдыннан очраштык, әмма бөтенләй дә кичә турында сөйләшмәдек диярлек, гәрчә кичә белән башласак та.

news_top
Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Кешегә исбат итим дип җыртылып яшәр заманнан узган инде мин»
фото: © Рамил Гали

«Нокта бит ул – тукталыш, ә минем ноктам юк, минем гел калын бер линия бара»

Илтөзәр, Камал театрында иҗат кичәң узасы икән. Син, гомумән, бу кичә белән нәрсә әйтергә телисең: миңа да 60 яшь тулды, җәмәгать, дип әйтергә телисеңме?

Беләсеңме, мин 50 яшемдә көтмәгәндә бик матур тамашачы белән очраштым. Һәм нигездә бу юлы да шулар килер шикелле. Шул ук күзләрне мин теге «Киек каз юлы» шигырь кичәсендә дә күрдем. Мин шул күзләрне сагынганлыгымны аңладым да, шуларны күрәсем, тагын бер кат шуларны җыясым килде. Анда бик кызыклы шәхесләр булырга охшап тора.

Моннан 10 ел элек булган кичәдә ниндидер җылылык күрдем. 4 сәгать барды бит ул, тамашачы кичә тәмамлангач та, ишеккә ябырылмады. Югыйсә, кайчакта бер төркем тамашачы тора да ишеккә ябырыла. Ә менә ахырга хәтле бер сулышта булып, аерылышасы килми торган тамашачы бик сирәк була. Менә шул әйберне тагын күрәсем, кабатлыйсым килә.

Дөрес, башта кирәкме бу миңа, дигән уйлар да булды. Әле тыныч кына мич башымда ятарга вакыт җитәрме-юкмы, нәрсә дә булса эшләмәгәнгә караганда эшләү әйбәтрәк бит инде.

Булыр, Алла бирса. Илтөзәр, 60 еллык гомердәге әһәмиятле нокталарны билгеләп чыгайк әле. Ул ниндидер юл чаты булган булырга мөмкин, алдагы тормышта ниндидер этәргеч биргән нокталар, бәлки.

...

Илтөзәрне Илтөзәр иткән нокталар.

Минем беренче югары белемем химия булгач, нокталарга һәм линияләргә башкача карыйм. Нокта бит ул – тукталыш, ә минем ноктам юк, минем гел калын бер линия бара.

Линия туры гына бара алмый инде, иҗат кешесенең бигрәк тә. Дулкынланып, сикерешләр белән барадыр бит?

Юк, минем синусоида алай кискен түгел. Тормышымдагы иң зур вакыйга – мин туганмын. Ә тегесе әле ераграк булсын иде дип яшим. Икенче зур нокта.

«Матди кыйммәтләргә мөнәсәбәтне мин монда килгәч кенә белдем»

Ярар, алайса мин синең тормышыңда зур вакыйга дип санаган темага бәйле сорауны бирәм. Син гаҗәеп талантлы яшь актриса Ләйсән Рәхимовага өйләндең бит инде. Ләйсән үзе яшь, үзе чибәр, үзе талантлы, шуларга өстәп Нәүфәл Рәхимов (1977-1985 елларда Казан мех фабрикасының генераль директоры) кызы да иде. Әйе, син дә ике югары белемле, акыллы һәм чибәр егет, перспективалы артист идең. Шулай да шундый билгеле кешенең баласына күз атарга курыкмадыңмы? Мәхәббәт мәхәббәт инде ул, гашыйк булышкансыздыр, әмма бу гаилә мине кешегә санармы дигән уй булмадымы? Ничек җөрьәт итеп, аңа үзеңнең мәхәббәтеңне аңлаттың да, аңа үзеңнең тиң икәнеңне әйтә алдың?

Әйе, мин ниндидер авылдан гына килгән кеше бит инде... Насыйбы булса, шушы чикләрдән дә көчлерәк, гайрәтлерәк көч була икән. Син әйткәнчә уйлап торсаң, бернәрсә дә булмый... Ләйсән аларның соңлап кына, курчак кебек сөяр өчен генә тапкан кызлары, әле апаларын да гайрәтле-гайрәтле бай кияүләргә ялынып кына биргәннәр. Апалары да: «Син аны мәңге ала алмаячаксың», – дип әйттеләр.

Ә мин аның нечкә җирен таптым... Аны мин тапмадым, үзеннән-үзе... Бөтенесе дә логика белән барды, чөнки беренче белемем техник белем булгач, баш шулай корылган. Мин аның театрга мәхәббәтен файдаландым һәм башкода итеп аларга Марсель Хәкимович Сәлимҗанов, Шамил Зиннурович Закиров, Фәрит Рәфкатович Бикчәнтәев һәм Фирдәвес Хәйруллинаны җибәрдем.

Барысы да ризалаштылармы?

Ризалаштылар. Белмим, аларның миңа хөрмәте булгандырмы... Болай булганда, бабай тарафыннан «юк» дип әйтү, миңа «юк» диюдән бигрәк, театрга «юк» дип әйтү булып чыга иде. Бабай бит әле ул вакытта мех фабрикасының генераль директоры иде, заманында Шәймиев та ишеген шакып кергән, Табиевлар белән бер өстәл артында утырган кеше бит ул! Өстәлдә кашык белән икра ашап үскән Ләйсән бит ул! Аны иркә дип тә әйтәселәре килде, ул бит башкасын белмәгән, ул бит аңа гаепле түгел. Һәм шуңа карамастан, ул мин яшәгән 12 квадрат метрлы тулай торакка килде.

Әйе, үзем дә шул тулай торакта идем, барысы да күз алдында булды.

Казанның үзәгендәге Маяковский урамындагы элиталы йорттан...

Ә сиңа «интектерәм бит моны» дип бераз уңайсыз булмадымы?

Мин бит бөтенләй башка философия белән су буенда үскән бала. Матди кыйммәтләргә мөнәсәбәтне мин монда килгәч кенә белдем. Тукта әле, байлык бар бит монда, акча бар бит, фәлән бар бит дигән әйберләрне аннан соң гына аңлый башладым... Бай кызына өйләнде, байлыкка кызыга, дип әйтерләр дип тә уйламаганмын. Мин бит үзем Казанга алюминий кружка һәм бер калак белән килгән кеше.

Тора-тора, яши-яши генә кешеләр әле акча дип тә сикерә икән дигән фикергә килдем. Ул бит менә әллә нинди патша йортында яшәсәң дә, әзрәк шалашта яшәп аласы килә – Ләйсәнгә шул да кызык булгандыр. Ләкин шул вакытта да, соңрак та «туйдым» дигән бер сүзе дә ишетелмәде. Без бит беренче балага 40 көн булганчы аларда тордык та, 40 градус суыкта шушы 12 квадрат метрга кире кайттык. Аннан соң 3 айлык та булмаган баланы общежитиедә алып калдым, Ләйсән 4 көнгә Чаллыга гастрольләргә китте.

Игътибар итсәң, кеше йоклап китсә, 40 минут уянмыйча йоклый, бала да шулай. Мин моны белә идем: бала йоклаганда шул 40 минут эчендә ул уянганчы «молочный кухня»га барып, аңа ашарга алып кайтып өлгерергә тиеш идем. Нәкъ 40 минуттан уяна, уяндымы, җылый башлый. Ә анда чират...

Таныш күренеш.

Ничек курыкмадың, дисең бит әле, курыксаң, берни булмый икән. Тәвәккәллек кирәк һәм яхшы ният.

«Күп кешеләргә карата бик яхшы фикердә булуымны аңладым»

Синең әле ниндидер ачылмаган талантларың калдымы? «Мин моны эшләргә тиеш» дигән.

Ачылмаган дип... «Ой, син нинди шәп артист икәнсең!» - дип «Кеше китә – җыры кала» телесериалыннан соң әйтә башладылар инде. «Сиңа кинода булырга кирәк икән», диделәр. Икәнме-түгелме икәнен үзем дә беләм. Тотынсам, эшләп чыга алачагымны беләм. Ике әйбер бар: берсе – үзеңә исбат итү, икенчесе – кешегә. Кешегә исбат итим дип җыртылып яшәр заманнан узган, миңа ул кызык түгел. Векторлар читкә юнәлгән булган икән – нәрсәләрдер белдерергә, нәрсәдер күрергә...

Әйе, читкә карап яшәгәнбез. Әнә шул векторны үзеңә каратсаң, ул бигрәк кызык икән. Фикерләреңнең юнәлешен эчеңә юнәлтәсең. Кеше бит ул... һаман да шул физикага, химиягә кайтам, чөнки физика-химия дигән әйбер куркыныч әйбер түгел, ул - әйләнә-тирәне белү. «Познание»не ничек тәрҗемә итәрсең икән?

Үзеңне тану, танып-белүдер...

Ноктаны кеше, имештер, «бетте» дип карый, ә нокта – ул чиксезлек, менә шул ноктаны хәзер ачалар, ачалар, ачалар, башта бит инде молекула иде, аннан...

Илтөзәр, минем сорау да бит «нокта» дигән сүздән башланды. Нокта дигәч, бая үзең дә шикләнеп калдың кебек...

Хәзер әйтәм. Менә шул нокта... тукталыш түгел, нокта... Башта молекула диделәр, аннан атом диделәр, аннан атомның төше диделәр, аннан шул атом төше нәрсәдән тора – анысын да таптылар. Ул әле протоннан һәм аның янында нейтроннан тора, һәм алар гына да түгел икән, алар да бүленә икән. Анда нейтринолар, аннан соң протоннар, аннан соң мюоннар, глюоннар, Хиггс бозоннары... Аннары аның әйбер түгел, көч икәнен ачыкладылар. Көч бит ул чиксезлек белән бәйләнә.

Менә шуңа күрә, үз-үзеңә юнәлтү – тукталыш түгел. Кызыксындырган сорауларга җавап эзләп гомер үтте, ә аларның күбесе һаман да сорау булып калды, җаваплар табылмады. Читтән табылмаганнарның җаваплары үземдә икән дигән фикер белән яшим мин хәзер. «Нинди нокталарында?» – дип башында сорадың бит.

Сорадым.

Менә шушы син әйткән мәгънәдәге нокта... Мин аны үз мәгънәмдә аңладым бит инде...

Әйе, мин әйткән мәгънәдә ике ноктаны гына күрдең – бер туу да бер үлем. Бер ноктадан бер ноктага. Алайса өтерләр диикме соң инде...

Ә линия шул тоташ нокталарның бәйләнеше инде.

Ләкин бит ул линия боргаланып-уралып та барырга мөмкин, гел туры гына бармый.

Әйе, әйе, әнә шул син әйткәне экстремум дип атала, экстремумнарның берсе, пигы – шушы фикерне аңлавымдыр. Ә иң баштагысы, бәлки, кешегә исбатлау түгел, үземә исбатлау дигәнне аңлаудыр. Ул белмим кайчан булгандыр, датасын язып куймаганмын, мин көндәлек алып бармыйм. Аннан соң мин күп кешеләргә карата бик яхшы фикердә булуымны аңладым. Кешенең нигезендә... кайчагында кешенең гамәлләрен аңламыйсың бит, нишләп алай итте, нишләп болай итте, дисең, мин бу кешедән көтмәгән идем дисең

Бу бик авырмы?

Ул кешене аңларга була икән. Аның төбендә курку ята икән.

Ә син кешеләрне, менә шушы син көтмәгән гамәлләр эшләгән кешеләрне гафу итәсеңме? Әллә алардан читләшәсеңме, гомумән, алга таба ул кешеләр белән мөнәсәбәт ничек? Син аларның гамәлләрен вакытлы бер зәгыйфьлек дип кенә кабул итәсеңме, әллә ара өзеләме?

Алар инде үз тормышлары белән алга таба яшиләр...

Әлбәттә, яшиләр. Алга таба аларны мөмкин кадәр күрмәскә тырышып яши аласың, мәсәлән.

Беләсеңме, әгәр дә син кемгәдер үпкәлисең икән, син аны кешегә саныйсың булып чыга. Битарафлык...

Иң яхшысы – битарафлыкмы?

Әйе, әйе... агач үсә бит, чәчәкләр үсеп утыра, шуларга булган кебек мөнәсәбәт.

Ә менә ниндидер кешеләр белән очрашулар борылыш моментлары булып, ниндидер нокталар булып саналмыймы? Синең өчен тормышыңда ниндидер бер урын алып торган шәхесләр булырга мөмкин.

Бар, әйе. Бик өлкән яшьтәге бер кешем бар. Исән генә була күрсен... яше 90нан өстә. Шундый бер кешем бар. Аның белән очрашуны син әйткән кадерле бер ноктага санарга була.

Ул сиңа акыл бирәме, әллә үзенең тормышы белән үрнәк күрсәтәме?

«Шундый кешеләр дә була икән» дип сокланырлык, тартылырлык бер үрнәк. Беләсеңме, кайчагында бит менә аны карыйсың, моны карыйсың... ниндидер дәрәҗәгә ирешкән кешеләрнең мотивациясе акча эшләү һәм ниндидер үр яулавында синең файдаң тими икән, син аңа кадерле түгел, әйеме?

Әйе.

Шундый кешеләр күбәйде бит. Менә шунда гомере буе чиста булып калган, башына андый уйлар кермәгән һәм шулхәтле бәхетле булган кешене очратасың. Андый кешенең зиһене дә яхшы – шаккатарсың, сәламәтлеге дә начар түгел, акылы да сау һәм сиңа шундый киңәшләр бирә ала... иске итеп фикер йөртми. Менә шундый әңгәмә кора ала торган кешеләр бар. Ул исемен атарга кушмый. Аңа кеше игътибары, популярлык кирәкми. Андый кешене суфый дисәң, суфыйга гына да сыймый. Менә шундый кешеләрне бит очратырга кирәк һәм шундый кеше белән аралаша алуымны бәхет дип саныйм.

Ә ул синең нинди сыйфатларың өчен үзенә якын итте икән?

Менә матур сорау бирдең: ничек мине үз итте соң ул... Ул бит кешеләрнең күбесе белән сөйләшми, якын да китерми. Менә, уйланып калдым. Ул фотога төшертми, интервью бирми, телефонын бирми... Киңәшләр бирә, хәлне белә, үзенең хәлен белдерә, беркайчан да ярдәм сорамый, үзе ярдәм тәкъдим итә һәм булдыра ала. Менә шулай яшәп кара әле син! Аның фикерләвенә дә, сәламәтлегенә дә, чисталыгына да таң каласың... уйлап-уйлап карыйсың да... Тамагы тук, торыр җире бар, вакытында эшләгән, хәзер матур итеп яши, беркайчан да депрессиягә дә китми. Чөнки... Менә син шулай яши аласыңмы? Һәм сиңа шулай яшәр өчен нәрсә җитми?

Уйлый башласаң... Туганнарың китеп барганда да ул синең иң якын кешеләреңне алыштыра алырлык якын кешеңә әверелә. Марсель абый Галиевны искә төшердең... шулай ук сине якын итә бит, теләсә кем белән кофе эчми. Менә шундый кешеләр була...

Ул сине нигә якын итте соң инде?

Марсель абый сине ни өчен якын итте? Җеннәрегез туры килгәндер... шулайрак...

Өлкән буын кешесе ялгыз да була, чөнки кордашлары, замандашлары китә бара... бик ялгыз ул өлкән буын кешеләр.

Андый кеше бик талымлы була ул. Барыбер, теләсә кем белән аралашмый.

«Билгеле бер тәртиптәге энергетик тыгызлык кына бит без»

Нокталар, молекулалар дидек... Илтөзәр, молекулалар турында фәлсәфә кора алган кеше буларак, син җирнең чите, галәмнең чиксезлеге кебек әйберләр турында да уйланасыңмы?

Балачакта аңлый алмый идем, ничек итеп менә җир дә җир, җир дә җир, җир дә җир, кайчан да булса берәр җирдә бетәдер бит инде, дип уйлый идем. Мәктәптә укый башлагач, җир түгәрәк икәнен белдем дә, ничек икәнен аңладым. Ә күк кайда туктала? Ул сорау ачык калды һаман да. Менә шуңа җавап тапмадым.

Син шуларны һаман да уйлыйсыңмы?

Һаман уйлыйм. Һәм шуны уйлый-уйлый... яшәү формалары күп булган шикелле, уйның формалары да күп түгел микән дигән уйлар... Без бит уйлауны нәрсә дип уйлыйбыз? Нәрсәнедер эзлекле рәвештә ачыклый бару, анализ ясап, нәрсәнеңдер төбенә, тамырына төшү, аңлау. Уйны шулай дип уйлыйбыз. Бәлки, бу бер форма.

Ә икенчесе формасы «чәй болгатумы»?

Юк. Танып белүнең формасы – уй. Бездә уй гына. Бәлки, танып белүнең тагын башка формалары бардыр – алары безгә ябык...

Илтөзәр, нәрсәгә кирәк сиңа болар?

«Уйланасыңмы?» – дидең бит, менә шуның белән шөгыльләнәм. Кешеләргә мөнәсәбәт дидек. Хәзер кешене күзәнәк дәрәҗәсендә сүтеп җыйдылар. Бүгенге квант компьютерлары белән чагыштырганда, кеше бик тә, бик тә биороботка охшап тора.

Ә? Кемгә?

Биороботка. Үзебез турында артык югары фикердә түгел микән без? Без кемнәрнеңдер роботлары гына түгел микән дигән фикерләр талкый мине бүгенге көндә. Безгә озак – миллиард еллар яшибез кебек тоела, ул безгә тоелырга гына мөмкин. Ә кем өчендер, бәлки, без ун минут компьютерда уйнап утыруның нәтиҗәсе генәдер. Һәм программаны үзгәрттеләр дә, бөтенләй... Әйтелгән бит ахырзаманда үлгәннәр торып утырырлар, яңадан җыелырлар дип. Башта моны мөмкин түгел ди идем, хәзер менә бу квант теориясеннән чыгып уйлаганда, аның бернәрсәсе юк. Чөнки... Билгеле бер тәртиптәге энергетик тыгызлык кына бит без. Программага бастың – сүтелдең дә яңадан җыелдың.

Ой, кара әле, Илтөзәр. Сиңа кайчакта... Мин күптән түгел генә Искәндәр Гыйләҗевтән интервью алган идем. Ул: «Мин арыйм уйлаудан. Шуңа күрә кайчакта «бестолковый» әйберләр карап утырам», – дигән иде. Син дә арымыйсыңмы дип әйтүем менә шулай уйлаудан... Кайчакта уйлау куркыныч була башламыймы?

Кызык булмаса арый бит ул кеше. Уйлаганының файдасы булмаса, арый. Уйламасаң да бит кызык түгел. Ничек дип әйтим икән... Галәм туктаусыз киңәюдә... Туктадымы – бетте. Һәм бер юлы без өч юнәлештә «зррр» итеп әйләнәбез. Безнең менә бу тынычлыгыбыз адәм ышанмаслык дәрәҗәдә «зррр» итеп әйләнеп тору нәтиҗәсе бит. Уй да шул, уй чаба.

Илтөзәр, бәлки, театр яратуың белән без зур галимне югалтканбыздыр? Бәлки, син ниндидер философ була алган булыр идең, бәлки, физиктыр... Уйлаганың бармы?

Театрны яратуым котылу булырга да мөмкин, чөнки кирәкмәгәнне иртәрәк әйткән булыр идем, бәлки. Кайбер галимнәр бит ниндидер зур ачыш ясыйлар да, кисәк кенә фәннән китәләр. Чөнки аларга алга таба инде кызык түгел. Аларга менә шушы ачышлары кызык һәм алар ул ачышның нәрсәгә китерәсен беләләр.

Мәсәлән, танылган математик Перельман бар бит әле. Питерда яши. Без яшьтәшләр дә бугай әле. Ул бит инде гасырлар буе ачылмаган математик чишелешне тапкан, үз ачышлары яман кулларга эләкмәсен өчен аларны чыгармыйча яши. Ләкин бит фән тукталды дигән сүз түгел. Фәнгә бит кеше мохтаҗ, фән кешегә мохтаҗ түгел.

Мин инде моны әллә ничә интервьюда әйткәнем бар: без физика, математика, әдәбият дип бүләбез. «Ой, мин инде гуманитар, ой, мин инде төгәл фәннәр кешесе», – дибез. Бу иң зур хата. Менә без ни өчен XXI гасырда да һаман шулай таптанабыз: кемдер гуманитарий белән шөгыльләнә, кемдер әдәбият белән. Алай булмый, алга таба алай барып булмый. Фәннәрне безгә дөньялыкны танып белергә җиңел булсын өчен бүлгәннәр: математика, физика, биология, әдәбият, тарих. Ә без бер өлкәне алабыз да таптанабыз.

Хәзер ясалма интеллектны фәлән-төгән, прогрессны туктата диләр. Бик әйбәт фильтр ул: кибәге төшеп калачак. Ә бит ясалма интеллектны үстерү өчен дә кешеләр кирәк булачак. Әнә шуны аңлаган берникадәр кеше калачак һәм алар укудан туктамаячак. Шуңа кирәкмәгәннәрдән чистарынып, фән яман кулларга да калмаячак дип уйлыйм. Табигать тә акыллырак, әгәр дә биоробот булсак, безнең программистларыбыз да акыллырак. Менә шул уйларда мин.

(Дәвамы бар)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар