Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың «яраткан хейтеры» Саимә апа кем ул?

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованың «яраткан хейтеры» Саимә апа кем ул?
Рамил Гали

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың бер хейтеры бар. Саимә апа! Дөньядагы иң әче телле, беркайчан да сүз артыннан кесәгә керми торган, бик текә хейтер ул. Саимә апа Илсөя Бәдретдинованың күптәнге «дусты». Җырчы хәтта аның белән кара-каршы язышып утырырга да вакыт таба. Шулай ук Саимә апаның үзенә юллаган хатларын вакыт-вакыт тамашачы хозурына тәкъдим итә. Кем дип кенә атамый  Саимә апа социаль челтәрләрдә  «яраткан җырчысын»  ирдәүкә, аңгрулин, кыланчык, җен-пәрие, тагын әллә нәрсәләр дип атый. Кыскасы, сөйкемсез сөяк, ди. 

Саимә апа чынлап та апа кешеме икән? Әлеге серле аккаунт артына кем яшеренгән? Шуны беләсе килеп, интервью тәкъдим иткән идем үзенә. Кызганыч, смсым җавапсыз калды. Илсөя Бәдретдиновага яза торган матур сүзләрен дә сырламады Саимә апа. Шулай да бер фактны ачыкладык. Баксаң, Саимә апабыз башка артистларның да йөрәгенә тоз сала икән. Мәсәлән, Саимә апа Ләйсән Гыймаеваның гаиләсе белән диңгездә ял иткән фотоларына: «Су бакалары, кеше алдап җыйган акчаларыгызны кая куярга белми йөрисез. Чит илгә таратып ятасыз», – дип язган булган. Ләйсән аның башка смсларын искә төшерә алмады. «Бәлки тагын язгандыр, барысын да истә калдырмыйм»,- диде ул.

Илсөя Бәдретдинова да Саимә апаның кем булуын ачыкларга тырышып караган. Башта концертына чакырган,  бәйрәм белән котлап, күчтәнәч тә җибәрмәкче булган. Андый тәкъдимнәрне кабул итми икән үзе. 

Җырчы Саимә апаның өлкән яшьтәге хейтер булуына бераз шикләнә. 

Тыелган социаль челтәр ябылу белән махсус кушымталар урнаштырып керә башлады. Белмим, баласы-фәлән «скачать» итеп бирсә генә инде. Керде дә язарга тотынды. Шул хәтле кызык сүзләр куллана инде үзе, ирексездән шаркылдап көлеп җибәрәм. Андагы тел байлыгы! Шул хәтле җор телле кеше ул. Әллә нинди афоризмнар, канатлы сүзләр! Безнең татарда менә шундый сүзләр дә бар икән дип, аның бөтен язганнарын теркәп барырлык. Кыскасы бик «прикольный» апа, – ди Илсөя. 

Соңгы арада социаль челтәрләрдә Саимә апаны Илсөя Бәдретдинованың үзе уйлап чыгарган образы, үзенә-үзе яза дип сөйләүчеләр артты. «Интертат» җырчыдан ул турыда да фикерен сорады.

Менә бөтен эшемне ташлап, үземә-үзем язып утырырга гына калдым монда. Башка бер проблемам юк иде. Кайвакыт пост язганда да нәрсә язарга белми интегеп утырам. Гомумән вакытым юк, бернигә җитешә алмыйм. 

Әле мин аның бөен язган әйберләрен чыгарып та бара алмыйм. Көләм дә онытам. Чынлыкта бик күп яза ул миңа, бик күп. Вакыт-вакыт югалып та тора. «Запой»га киттеме әллә, дип тә көлешәбез кызлар белән. Кабат тагын кайтып төшә ул матур итеп. Абыймы ул, апамы, кызмы, кем икән ул?  Үзе бер: «Безнең Әтнә районында алай сөйләшмиләр», - дип ычкындырган иде. Мин шунда ук Айгөл Хәйруллинага: «Сезнең як диалектымыни бу?» - дип яздым. «Юк, гомер ишеткәнем юк бу сүзләрне», - диде. 

Дөресен генә әйткәндә, мин үзем социаль челтәрләрдә смсларын күрсәтә башладым да, Саимә апа кисәк кенә популяр булып китте. Аның турында матбугатта яза башладылар. Бу аңа ошады. Ул бит миңа: «Син тагын мине монда б...лагансың икән, рәхәт күрмәсәң ярар иде», - дип яза. Тамашачым аны белә, концертта да миңа: «Саимә апага сәлам әйт», - дип кычкыралар. Ул үзенең популяр икәнлеген  аңлый һәм бу аңа ошый, тагын да көчлерәк яза башлый. Ә миңа исә бу уен ошый. Бу кеше журналист булып, шушы телдә яза башласа, бәяләп бетермәслек кадр булыр иде.  Берәр гәҗиткә артистлар турында яз әле дип, штатка утыртсалар, «бомбить» итеп бетерәчәк ул барыбызны да, - дип сөйләде Илсөя Бәдретдинова.

  • Илсөя Бәдретдинова «яраткан» хейтеры Саимә апаны үз төркеменә эшкә чакырган
  • Илсөя Бәдретдиновага Саимә апасы: «Җенем сөйми сине, гөберле бака...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100