Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага Саимә апасы: “Җенем сөйми сине, гөберле бака...”

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага Саимә апасы: “Җенем сөйми сине, гөберле бака...”
https://vk.com/ilsiya_badretdinova

Илсөя Бәдретдиновага битараф кешеләр бик аз бугай. Аны я үлеп яраталар, я бөтенләй күрә алмас дәрәҗәгә җитеп җеннәре сөйми...

Күптән түгел җырчы социаль челтәрләргә үзенең яңа образда төшкән фотосын куйган иде. Илсөя анда кыска һәм киң балаклы кара чалбардан, кара костюм, кара күзлектән, баш очына гына элеп кигән шапкадан, куе кызыл сумка һәм шундый ук төстәге носкилардан... Кыскасы, бик текә. Әлеге образда күзне яра торган нәрсә – ул ыштан, әлбәттә. Алдан ук төрле фикерләргә әзер Илсөя бу фото астына: «Сәмс-с-с... Әйтегез бер сүз», – дип язган.

«Шәп!», «Хулиганка», «Шикардос!»,  «Ут!», «Заманча», – дип бер сүз белән генә тасвирларга тырышканнар җырчының виртуаль дуслары.

«Ух, әбиең күрсә, нәрсә әйтер иде сиңа. Ә болай ничава!» «Нәрсә әйтәсең инде, матур», «Бу безнең Илсөя түге-е-ел!», «Чистый танымадым...», «Стильно» кәнишне, бүген яшьләр шулай киенә инде», «Хәзер башлыйлар инде, кырыкны уза башлаган хатын, әллә нинди капчык кигән, күлмәк ки, балакаем, һәм башкалар...» – дип язучылар да булган.

«Сәимә апаң кайда соң әле?», «Әллә монда юкмы ул?», «Сәимә апаң әйткән бит инде сиңа...», – дип көлә-көлә ниндидер Саимә ханым турында сорашкан кайберәүләр.

Бактың исә, Илсөяне бик тә «ярата» торган атаклы Сәимә апасы бар икән. Ул комментарий калдырмыйча, Илсөянең үзенә шәхсән болай дип язып җибәргән булган: «Берсе озын, берсе кыска, шалапай ыштан балагы... Изге Рамазан аенда фәрештәләр качырып карт бүре кебек улап йөрисең», – дигән ул. Җырчы аның ачуын тагын да кабартырга теләп булса кирәк: «Бер ялтыравыклы коену киеме (купальник) алдым бит әле. И-и-и, текә булды. Шуның белән фотосессия ясыйм әле», –  дигән. Теге Саимә апа шуннан катырак кызган: «Гөнаһ шомлыгы, хәшәрәт... Җенем сөйми сине. Карлыккан тавышлы гөберле бака булып күренәсең күземә»,  – дип тагын әллә ниләр тезгән ул. Илсөя аңа җавап итеп: «Яратам сине, Сима», – гына дигән һәм әлеге «переписка»ны җырчы үзе халыкка чыгарып күрсәткән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 апрель 2022
    Исемсез
    Кэефенне тешемэ ильсия апаем, мишэркэебез!! Син супер, э Саимэ д гэн кеше куренеп тора, ненормальный, нормальный кеше андый сузлэр язмый ул
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100