Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова үзенең туган теле дип мишәр телен атаганнарына каршы килә алмаган

«Башкортстан» концертлар залы директоры Вильдан Яруллин Уфа шәһәрендә узган концертында Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың туган теле дип татар телен түгел, ә беркайчан да булмаган мишәр телен атаган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова үзенең туган теле дип  мишәр телен атаганнарына каршы килә алмаган
"Татар-информ" архивы

Иң кызганычы, җырчы үзе бу сүзләргә каршы килә алмаган… Тик елмаеп басып торган. Бу хакта фейсбуктагы «Уфа татарлары» төркемендә Алдан Касимов яза.

«Җанисәп үтте кебек, әмма башистлар (чын башкортлар белән бутамавыгызны сорыйм) бердәм татар халкын төркемнәргә бүлү талпынышларын дәвам итәләр. 

Вильдан Яруллин (башкортлар тарафыннан «Каргалган Сарай» дип аталган сәнгать төркеме җитәкчесе) Илсөя Бәдретдинованың туган теле дип татар телен түгел, беркайчан да булмаган мишәр телен атады.

Ә Илсөя (бүген инде тормыш иптәше Илфак Шиһаповтан башка), кызганычка каршы, бу башистның (чын башкортлар белән бутамаска) мондый оятсызлыгына каршы төшә алмады. Чөнки Вильдан Яруллин «Башкортстан» дәүләт концертлар залының директоры булып тора һәм мондый сорауларда аның белән килешмәү, алга таба татар җырчыларына биредә концертлар куя алмау белән яный.

Бүген Башкортстанда татарларга менә шундый мөнәсәбәт. Башкортстан татарлары еш кына үзләренең татар икәнелеген әйтә алмый. Ә бу очракта, Татарстан татары да туган теле дип татар телен атый алмады.

Татар халкы үзенең вәкилләреннән (артистлар, җырчылар) мондый очракларда сүзне шаяртуга бормыйча, аермачык текст белән милләтебез һәм телебезне яклап чыгуларын таләп итәргә тиеш. Татарофобларга милләтебезне кимсетергә, әле шушы максатларда татарларның үзләрен дә кулланырга юл куймыйк», — дип яза Алдан Касимов.

Әлеге пост астында шактый фикерләр җыелган.

«Бик дөрес әйтәсез. Таләп итәргә кирәк, хәтта алар Татарстаннан читтә булсалар да», — дип Алдан белән килешкән Дамир Хөсәенов.

«Бөтенесенә күңелле, елмаялар. Шул рәвешле татарны бүлгәләп, тар-мар китерәләр. Фидан Гафаров, Айдар Галимов һәм башкалар телләрен вата-җимерә башкортча җырлый. Фәдис Ганеев бөтен почмактан үзен мишәр дип кычкырып йөри. Ләкин авылдашлары гына аның нинди мишәрләр турында сөйләгәнен аңлый алмый», — дигән Рөстәм Хөсәенов.

«Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Фәдис Ганиевларны Мостай Кәрим язмышы көтә. Аларны башкортлар да кабул итмәячәк, татарларга да бер тиенгә кирәкләре булмаячак. Шул вакытта исләренә төшәчәк милләтне, аның телен сату күпмегә төшкәнен», — дип җавап юллаган аңа Галим Урманов.

«Хайванлык, дошманлык»;

«Безнең халык кайчаннан бирле шундый түзем ул?»

«Башкорт теле дип йөртелүче телнең 8 проценты калмык-казах теле, 92 проценты татар диалектыннан тора. Яруллин Куштаудагы Хәбировка күтәкләгәнгәннәренә, „Чукынган Сарай“ исеме алганнарына акланмакчы буладыр. Татар телен мыскыл итеп. Тик юкка, „Чукынган Сарай“ исеме аңа гомер буе тагылып йөриячәк»;

«Ә үзе башкорт теленең татар диалектында сөйләшә…», — дигән комментарийлар да бар.

Алдан Касимов видеоның дәвамын да урнаштырган. Илсөя Вильдан Яруллинга элек ничек сокланып караганнарын сөйләгән. «Бу кеше берәр кайчан концертыңа килә дип әйтсәләр ышанмаган булыр идем», — дип, рәхмәтләрен җиткергән. «Илсөя ханым, синең туган телең — татар телеңне танырга теләмәгән кешегә бу кадәр купы булмасың да ярар иде», — дип язган бу видео астында Алдан Касимов. 

  • Уфада мең тамашачы басып, Илсөя Бәдретдинованы туган көне белән котлаган
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100