news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада мең тамашачы басып, Илсөя Бәдретдинованы туган көне белән котлаган

Җырчы үз туган көнен Уфада концерт куеп үткәрде.

news_top
Уфада мең тамашачы басып, Илсөя Бәдретдинованы туган көне белән котлаган
«Татар-информ» архивы

«Мондый туган көннең булганы юк иде. Концерт башланды… Мин сәхнәгә чыктым да… 1000 тамашачы басып котлый башлады. Әллә көләргә, әллә бәхеттән еларга белми катып калдым. Абау, зурладыгыз, Уфа!!! Шәп булды бәйрәмем. Гомерлеккә йөрәгем түрендә сакланырлык. Рәхмәт сезгә!!!» — дип чын күңеленнән рәхмәтен җиткергән Татарстанның атказанган җырчысы Илсөя Бәдретдинова.

Илсөя Бәдретдинова үз туган көнен Уфада концерт куеп үткәрде. Уфа тамашачысы зал тутырып килгән. Сәхнәгә гөлләмәләр кәрзинен икешәр егет күтәреп чыгарды.

Җырчыга бүләккә ни генә алып килмәгәннәр. Чәчәкләр бәйләме белән өстәл тулган, алар арасында җиләк, чикләвек бәйләмнәре, төрле эчемлекләр, каз, бал, татлы ризыклар, хәтта авыл эремчеге дә бар. Җырчы бүләкләр алып килүчеләрнең һәрберсенә аерым рәхмәт сүзләре җиткерә башлаган, әмма барысын да язып бетерә алмаган.

«Илсөя, һәрвакыттагыча шәп булды, җитми калды. Рәхәт чак шулай бит ул. Көлдек, еладык. Сергей Викторовичны исән-сау күргәч куандык. Барлык хис-кичерешләрне сөйләп бетерерлек түгел инде» кебек комментарийларны күп калдырган тамашачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар