Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минзәлә театрының максаты – «мөгез чыгару» түгел, мәктәп театрларына булышу»

news_top_970_100
«Минзәлә театрының максаты – «мөгез чыгару» түгел, мәктәп театрларына булышу»
Минзәлә театрының матбугат үзәге/Рәмис Нәҗмиев

Быел Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең данлыклы директоры Роберт Шәймәрдановның юбилеен үткәрергә тиеш иде. Көне билгеләнгән, программасы килешенгән, кунаклар исемлеге төзелгән, хәтта юбилярның затлы костюмы да алынган булган. Әмма бу фани дөньяда Роберт агага озын гомерләр язмаган икән – йөрәге аны алып китеп барды. Ни кызганыч, юбилей кичәсе искә алу кичәсенә әверелде. Аның белән генә чикләнмәде – 5 районны һәм 1000 баланы берләштергән мәктәп театрлары фестивале булып балкыды. Минзәлә татар дәүләт театры Роберт Шәймәрданов исемендәге мәктәп театрлары фестивален гамәлгә куйды.

Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев: «Максатыбыз – Роберт Шәймәрдановның исемен мәңгеләштерү. Ул үзе дә – Сабир Өметбаев исемен мәңгеләштерүдә зур эш башкарган кеше. Фестиваль – шушы мәңгеләштерү юлындагы беренче адымнарыбыз. Мәктәп театрлары фестивале – театр өчен генә түгел, район өчен дә зур бәйрәм. Быел ул тест режимында эшләнде. 5 районга игълан ителде, һәм районнар аны күтәреп алды. Сайлап алу турлары оештырдык – хезмәткәрләребез, мәктәпләргә чыгып, спектакльләрне карадылар».

Фестивальдә районнардагы татар, рус, мари мәктәпләре коллективлары катнашкан, барлыгы 30лап спектакль күрсәтелгән. Фестиваль шарты буенча театр вәкилләре Актаныш, Сарман, Мөслим, Минзәлә һәм Тукай районнары мәктәпләренә чыгып, театр студияләрендә куелган спектакльләрне караганнар. Һәр районның иң яхшы спектаклен, ә Минзәлә районыннан 2 театр студиясен Минзәлә шәһәренә чакырганнар. Шулай итеп, 24 һәм 25 апрель көннәрендә театр сәхнәсендә балалар театр студияләре чыгарган иң яхшы 6 спектакль күрсәтелде.

Беренче көнне – Мөслим районы Татар Шураны мәктәбе укучылары тарафыннан Галимҗан Гыйльманов пьесасы буенча куелган «Булат нигә яхшы укый?» әкият-тамашасы, Сарман районының Илексаз мәктәбенең А.Галимова пьесасы буенча куелган «Әни исе» драмасы, Минзәлә районы Тауасты Байлар мәктәбенең Галиәсгар Камал пьесасы буенча куелган «Бүләк өчен» комедиясе, икенче көнне – Актаныш районы Иске Кормаш мәктәбенең Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Кәҗә, сарык һәм башкалар» әкияте, Тукай районы Калмия мәктәбенең Нәби Дәүли пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Җырлап узган җәй» музыкаль әкияте күрсәтелде. Фестиваль Минзәлә шәһәре гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге «Сәйяр» балалар театрының Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Зәңгәр шәл» мелодрамасы белән төгәлләнде.

Миңа әлеге 2 көнгә сузылган финалның икенче көн спектакльләрен тамаша кылырга насыйп булды. Ягъни, Актаныш районының Иске Кормаш, Тукай районының Калмия мәктәпләре һәм Минзәлә гимназия балалары иҗатын тамаша кылдым.

Фестивальнең икенче көнен Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Салдаева ачты: «Минзәлә җирлегендәге мактаулы театрыбызда олы вакыйга – икенче көн мәктәп театрлары фестивале уза. Ул барыбыз өчен дә нәтиҗәле булыр дип ышанам. Бөек шәхес, гомерен театрга багышлап, 28 ел театр белән җитәкчелек итте. Роберт Шәймәрданов исемендәге фестиваль озын гомерле булсын!»

Беренче спектакль – Актаныш районының Иске Кормаш мәктәбенең театр студиясе балаларының иҗат җимеше. Мәктәптә 34 бала укый икән, шуның 24е «Кәҗә, сарык һәм башкалар» әкиятендә катнашкан. Спектакльнең режиссеры – авыл клубы мөдире Венера Хаҗиева.

Ике спектакль арасында – коллективларның берсе декорацияләрен җыеп, икенчесе тезгән арада, коллективлар, чиратлашып, Минзәлә педагогика көллияте ашханәсендә ашаган арада, театр директоры Илнур Гайниев фестиваль тәртибен аңлатып алды. Минзәлә театрының балалар театрларына игътибары, беренче чиратта, әлбәттә, легендар директорның исемен балалар күңеленә сеңдерү булса да, моның белән генә чикләнми. Хәзер республика күләмендә дә, федераль югарылыкта да мәктәп театрларына, балалар театр студияләренә игътибар арта бара.

Илнур Гайниев: «Безнең бит Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан һәр дәүләт театрына бүлеп бирелгән зоналар бар. Шушы 5 район Минзәлә зонасына керә. Актаныш, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Тукай районнары безнең карамакта – андагы мәдәният йортларында һәвәскәр театр коллективлары нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итсә дә, костюмнар буенча булсынмы, декорацияләрме – ярдәм итәргә тырышабыз. Әле яңарак кына складларыбызга ревизия ясадык. 90нчы еллардагы спектакльләрдән калган костюмнарны, декорацияләрне чыгарып, аларны исәптән төшердек тә, «кирәк булганнарын алып китегез» дип хәбәр салдык. Сөенеп алып киттеләр.

Шушы 5 районнан сайлап алу турлары белән бергә 1000ләп бала катнашты. Фестивальдә урыннар бирү каралмаган, чөнки балаларның әзерлек дәрәҗәсе төрлечә, безнең берсен дә үпкәләтәсе килми. Балаларны Минзәләгә алып килүнең максаты – аларны аралаштыру, дуслаштыру. Чөнки балачакта каядыр иҗади сәфәргә бару – зур нәрсә. Бала-чага аны хыялланып көтә. Яңа елны көткән кебек, алар 1 ай алдан Минзәләгә баруны көтә башлаганнардыр. Беренче чыгыш ясаганнары да кайтып китмәде, азаккача спектакльләрне карадылар. Таныштылар, театр каршындагы Сабир Өметбаев бюсты янына чыгып фотоларга төштек, Муса Җәлил укыган легендар педколледж буйлап экскурсия үткәрдек».

ххх

Һәрбер театрда текст белән эш итә белгән «каләмле артистлар» була. Андыйларны театр тәрҗемә эшендә дә, инсценировка язарга кирәк булганда да куллана. Минзәлә театрында Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина – шундый каләмле актриса. Шуңа да аңа балалар театрлары сәхнәләштерү өчен сайлаган әсәрләр турында сораулар бирдем. Ул, әлеге фестиваль комиссиясе әгъзасы булып, барлык спектакльләрне дә карап чыккан.

Рәзилә Муллина: «Мәктәпләрдә йөргән вакытта күрдем – күбесе әкият сайлаганнар. Проза белән эшләүчеләре дә бар. Кайберләре үзләре өр-яңа әсәр язган. Әмма әсәрләр эзләү мәсьәләсендә проблема бар. Элек «Мәктәп сәхнәсе» дигән китаплар бар иде. Шуларны карарга киңәш итәм. Аларда шулкадәр тәрбияви әсәрләр табарга була. Күбесе әсәрне бала санына карап та сайлый. «Кызны – малай, малайны кыз итеп алыштырырга ярыймы?» – дип сорыйлар...

Ярыймы?

Әсәрнең барышына зыян китермәсә, ярый, дип саныйм. Тагын бер сорау тудырган мәсьәлә – күп балалар яулык бәйләде. Андый балаларны сәхнәгә чыгару кыен, диләр...

Ул очракта нинди киңәш бирәсез?

Яулык белән дә катнашсыннар! Иң мөһиме – сәхнәгә чыксыннар! Сарманнар килде, ике кыз яулыклы иде. Яулыкларын ябып сәхнәгә чыктылар, әйбәт кенә уйнадылар. Шулай да төп проблема – әсәр! Бүгенге көн кадагына суга торган әсәрләр кирәк!»

ххх

Фестиваль Минзәлә гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге театр һәм кино студиясенең «Зәңгәр шәл» спектакленнән күренешләр белән ябылды. Спектакльне үзе дә заманында шушы театрда эшләгән Ленар Миннемуллин куйган.

«Безнең шундый балаларыбыз барында, алар шундый матур итеп сөйләшкәндә, үз авторларыбызның әсәрләрен сайлап сәхнәгә чыгарганда, телебез дә, милләтебез дә юкка чыкмаячак – Роберт Шәймәрданов исемендәге фестиваль кысаларында спектакльләр карап, мин шуңа инандым. Рәхмәт барыгызга да! Рәхмәт сезне сәхнәгә чыгарлык дәрәҗәгә җиткергән укытучыларга. Рөстәм Муллин исемен йөрткән студияне булдырган Минзәлә гимназиясе коллективына зур рәхмәтемне җиткерәм. Алар – безнең Минзәләнең көзгесе. Без аларны бик яратабыз! Безнең театрда канат ярып, театрның әйдәп баручы артисты булып үсеп җитеп, бүгенге көндә шушы балалар белән эшләп, аларны сәхнәгә чыгаручы Ленар Миннемуллинны да яратабыз», – диде Рәзилә Муллина, сәхнәгә чыгып.

Алабуга мәдәният көллияте укытучысы Рамазан Гардисламов: «Без бу фестивальгә тамашачы булып килдек һәм ялгышмадык. Бу – бик уңышлы проект, һәм ул дәвамлы булсын иде! Безнең биредә катнашкан яшьләрне күзәтү максаты да бар иде. «Сәхнә җене кагылганнарны» үзебезнең көллияткә чакыру нияте белән дә килдек. Андый теләк белдерүчеләр бар икән – сезне көтәбез!»

Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Гайниев: «Алабуга көллияте өчен кул чабыйк әле – труппабызның зур өлеше анда укыган егетләр-кызлар. Минзәлә театрының алар уң кулы, без дә, бәлки, аларның уң кулыдыр. Бу фестиваль катнашучылар өчен бик җылы очрашу булды. Безнең – оештыручыларның максаты «мөгез чыгару» түгел иде. «Велосипед уйлап тапмадык», балаларның теле чиста булуын максат итеп куеп, шушы фестивальне оештырдык. Беренче адымнарыбыз начар булмады кебек.

Театры булган шәһәр – ул чын шәһәр дип атала. Әлеге студия театр базасында эшләмәсә дә, тамырлары театрга тоташкан: әлеге студия җитәкчесе Ленар Миннемуллин – безнең театрда беренче адымнарын башлаган егет. Бу студия – район өчен дә, театр өчен дә зур горурлык. Үзебезнекеләргә кул чабыйк!

Бүген Актаныш районы да, Тукай районы да бик матур чыгыш ясады. Минзәлә сәхнәсендә күрсәтелгән һәр спектакль үзенчә матур. Бу фестиваль белән безгә канат үсеп китте. Әле мәктәпләребездә өмет бар. Бу юнәлеш алга таба да дәвам итсен – аны саклап калу дәүләт театрларының да изге бурычы».

Фестиваль тәмамланды. Аны тел-теш тидермәслек итеп оештырып, арып хәлдән тайган булса да, сиздермәгән, күзләре янган коллективка карыйм. Дәүләт театрында эшләү – сәхнәгә чыгып спектакль уйнау гына түгел шул ул. Шушы төбәкнең мәдәнияте дә, теле дә, киләчәге дә театрының киң колачлы эшчәнлегенә, активлыгына бәйле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100