Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Гарипов фонограммага җырлыймы? (видео)

“Тере тавыш белән эшләгәч, концерт вакытында ут сүнсә дә безгә куркынычы юк”, - ди Гарипов.

news_top_970_100
Илназ Гарипов фонограммага җырлыймы? (видео)
Шушы арада, Арча районының бер авылында, концерт барган вакытта, кинәт ут сүнгән. Илназ Гарипов бу хәлне “Татар-информ”га болай аңлатты:

-  Бу – безнең сәхнәдә куелган көчле утлар һәм аппаратура белән бәйле дип уйлыйм. Концертларда профессиональ аппаратура куябыз. Ләкин безгә бернинди куркынычы да юк моның, чөнки тере тавышка җырлыйбыз. Алланың рәхмәте, ут ничек көтмәгәндә сүнсә, шулай кабынып та китте”, - диде Илназ. 

Исегезгә төшерәбез, апрель аенда узган бер хәйрия концертында музыка кинәт туктап, Мөнир Рахмаев ул җырын җырлап бетермичә, башка җырны үз тавышына җырлаган иде. Концертны аппаратура белән Гариповның “Шоу студия Илназ” төркеме тәэмин иткән иде. Мөнир ул вакытта Гариповның шоу-студиясен гаепләде. Илназ Гарипов исә “Татар-информ”га:  "Мөнир Рахмаевның "фонограммасы өзелүен" юри эшләнгән реклама дип белдерде. Мөнирнең "тере тавыш"ы үзе үк реклама булган диде.

                                                                            

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100