Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевның фонограммасы өзелгән: җырчының үз тавышын тыңлап карагыз!

Җырчы Мөнир Рахмаев "Зәкят" фонды оештырган хәйрия концертында зал белән бергә а капелла җырлады.

news_top_970_100
Мөнир Рахмаевның фонограммасы өзелгән: җырчының үз тавышын тыңлап карагыз!
Мөнир тамашачыга ике җыр әзерләп килгән иде. "Яшьлек тавышы" җырын ул бии-бии 100 процент башкарып чыкты. "Ә мин әле яшь, утыз тулмаган" җырының өченче куплетына җиткәч, музыка шып туктап, икенче көй уйный башлады.

Югалып калмады Мөнир. Аппаратурада утыручы егеткә "Ак каен"ны куярга кушты. Тамашачы Мөнирнең Венера Ганиева белән башкарган хитын яхшы хәтерли. "Ак каен" сүзен ишетүгә зал алкышлый башлады. Әмма Мөнирнең минусовкасы бу флешкада юк икән. Инде бер җырларга ниятләгәч, Мөнир ниятеннән кире кайтмады. Минусовкасыз, аранжировкасыз, зал белән а капелла җырлады.

Мөнир Рахмаев болай тагын да матуррак җырлый кебек. Сез дә карагыз әле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100