Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Гарипов Мөнир Рахмаевның "фонограммасы өзелүен" юри эшләнгән реклама дип белдерде - "тере тавыш" үзе үк "фанера" булган!

“Зәкят” фонды оештырган хәйрия концертында җырчы Мөнир Рахмаевның фонограммасы өзелеп, аның а капелла җырлаганын хәбәр иткән идек. Ул чыгыш ясаганда фонограммасы өзелүдә сәхнәдән Илназ Гариповның шоу-студиясен гаепләде. Концерт өчен җаваплы Илназ "Татар-информ"га бу инцидентны Мөнир Рахмаев тарафыннан ясалган пиар адым дип санавын әйтте.

news_top_970_100
Илназ Гарипов Мөнир Рахмаевның "фонограммасы өзелүен" юри эшләнгән реклама дип белдерде - "тере тавыш" үзе үк "фанера" булган!

- Безнең “Илназ” шоу-студиясе әлеге концертны тавыш һәм ут белән тәэмин итте. Безгә җырчылар фонограммаларын үзләре алып киләләр, үзләре бирәләр, без куябыз. Безнең аппаратурада гаеп юк анда. Видео бар. Мөнир ничектер җырлады да анда, безнең студиягә рәхмәт әйтте матур гына итеп.Аннан соң, әйдәгез, “Ак каен”ны бергәләп җырлыйбыз, диде дә "имештер" тере тавышка җырлый башлады. Ул безгә бернәрсә дә әйтмәде. Нәрсәгә шулай булды дип тә сорамады. Всё нормально диде дә, керде дә китте. Ягъни, сәхнәдә бертөрле, ә сәхнә артында инде!..

Без, җаваплы кешеләр буларак соңыннан аның фонограммасын тикшердек, ул дөрестән дә ертык! Әле ул “плюс”! Һәм ул, җитмәсә, өзелгән дә әле! Фанера өзелгән! 

Фонограмма өзелгән булса, ул сорар иде, ә бу очракта өзелгәненә Мөнир шаккатмады. Кеше “плюс”ка җырлыймы, “минус”камы, минем анда эшем юк. Безне түбәнсетүе генә бик үк дөрес булмады.

- Сез үзегезгә мораль зыян килде дип саныйсызмы?

- Безнең студиягә бернинди дә мораль зыян килә алмый. Ул бит инде менә дус булып йөргән кеше, дус булып сөйләшеп йөргән кеше... Аның шулай эшләгәненә миңа оят булды! Бернинди дә мораль зыян була алмый монда, без үзебезнең эшебезне беләбез, алга таба да эшлибез.

- Ә сез аңа дәгъва белдердегезме?

- Мин аңа видеоны төшереп җибәрдем. Дустым, менә, фонограммаң өзелгән, дидем. Ул “А, ладно, не переживайте”, диде. Без болай да “особо не переживали” инде. Тик гафу итегез, гаеп миндә булган икән дип гафу үтенүче кеше булмады.

Төрле очраклар була. Күп кенә нәрсә бездән дә тормый. Техника бит ул. Ләкин бу очракта менә шундый хәл булды инде. Әгәр фонограмма бетә икән, кеше бит карый нигә шулай булды дип.

- Сезгә берәр сүз әйтүче булдымы? Тамашачылар, мәсәлән...

Халык, килгән кешеләр берни дә әйтмәде. Сәхнәдән безне гаепләве генә... Аның өчен оят булды! Безнең студия егетләре бик тәҗрибәле, ләкин инде бу беренче генә очрак түгел диделәр. Мөнир инде “Илназ” шоу-студиясе, рәхмәт сезгә диде, гаепләде. Без һәр концерттан соң да һәр техник мәсьәләне анализлыйбыз, хәл итәбез.

Җитмәсә, без видео да төшердек. Гаеп бездә түгел.

- Ни өчен шулай эшләгән дип уйлыйсыз? Үзенә реклама эшләр өченме?

- Үзенә реклама өчен шулай иткәнме, юкмы, мин әйтә алмыйм. Бәлки, менә, минем тере тавыш дип, “плюс”ка җырлаганнан соң, “минус”ка җырлап күрсәтүе булгандыр инде. Яки дөрестән дә үзе дә белеп бетермәгән инде. Әйтә алмыйм.

Мин һәм “Илназ” шоу-студиясе Мөнир белән начар мөнәсәбәтләрдә түгел. Бу була торган хәл. Гаепләве генә!.. Ярамый алай. Бу бит эш моменты. Без бит бер үк “кухня”да казынабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100