Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Дәүләтов яңа протезлы булган – әнисе ярдәм итүчеләргә «Интертат» аша рәхмәтен әйтте

news_top_970_100
Илназ Дәүләтов яңа протезлы булган – әнисе ярдәм итүчеләргә «Интертат» аша рәхмәтен әйтте
Фото: © Зөлфия Дәүләтованың шәхси архивыннан

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче Илназ Дәүләтовка яңа протезлар кайткан. Илназның әнисе Зөлфия апа Дәүләтова үз шатлыкларын «Интертат» белән уртаклашты.

  • 14 яшьлек Илназ 2021 елда 10 яшьлек чагында фаҗигагә дучар була. Футбол уйнаганда, трансформатор будкасына очып төшкән тупны алам дигәндә, баланы 10 мең вольтлы ток суга. Бу хакта без инде язган идек.

«Все все вместе» хәйрия фонды яңа протезларга акча җыюны игълан иткән иде.

«Бездә бик зур сөенеч. Илназга «тяговый» протезлар алдык. Косметик протезларны Яңа елга кадәр алган идек. Алдагы көндә мускуллары көчсезләнмәсен өчен, Илназга «тяговый» протезлар бик кирәк иде. Алар аның өчен тренажер сыман. Олы шатлыгыбызны сезнең белән бүлешәсебез килә. Акча җыйганда, сез безнең хакта күп яздыгыз, игътибар иткәнегез өчен, безгә ярдәм иткән кешеләргә, сезнең укучыларыгызга рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Бик зур рәхмәт сезгә!» – диде Зөлфия апа куанычлы хәбәр белән элемтәгә чыгып.

Фото: © Зөлфия Дәүләтованың шәхси архивыннан

Косметик протезлардан аермалы буларак, актив (тяговый) протезлар киңрәк кулланышлы, «бармаклар» белән нәрсәнедер тотарга да мөмкинлек бирә.

Форсаттан файдаланып, Илназ барча мөселманнарны якынлашып килүче Ураза гаете белән тәбрикли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100