Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллин кәләше турында сөйләгән

news_top_970_100
Илнат Фәрхуллин кәләше турында сөйләгән
социаль челтәрләр

Шушы көннәрдә генә Илнат Фәрхуллин тормышында шатлыклы вакыйга булды. Җырчы Казандагы концерты вакытында сөйгән кызы Регинага тәкъдим ясады.

Регина – Башкортстанның атказанган артисткасы, Илнатның төркемендә биюче. Мулла кушкан исеме Регина булса да, Илнат аны Чәчәк дип йөри икән. Кәләше һәм үзенең шәхси тормышы турында җырчы блогер Олеся Леснаяга сөйләгән. Олеся – җырчыларның Казан концертларыннан «кайнар» репортажлар ясый, артистларга көтелмәгән сораулар бирүе белән дә танылды.

Синең тормышыңда бәхетле мизгелләр булды бит инде, Илнат. Кичә яраткан кызыңа тәкъдим ясадың.

Ул «ярар» дип әйтте, әйе.

Ничек таныштыгыз?

Очраклы гына килеп чыкты. Аның тормышында шундый вакыйгалар, минем тормышта шундый вакыйгалар. «Поддержка» беренче чиратта. Хатын-кыз ул ирне яки үтерә, яки күтәрә.

Элекке хатының көнләшмиме?

Без бит аралашмыйбыз.

Бөтенләй?

Бөтенләй дияргә була, әйе.

Ә ул балаларга яңа хатының белән аралашырга рөхсәт итәме?

Элек миңа да рөхсәт итми иде, хәзер Аллаһка шөкер.

Уртак тел таптымы балалар Регина белән?

Әлбәттә. Әни кеше ул – әни кеше, ә Регина – Регина апалары.

Туй булачакмы?

Аллаһы боерса.

Хатының белән «брачный договор» төзиячәксеңме?

Юк инде. Аласы килгән хатын бөтен әйберне ала да чыгып китә.

Элекке хатының шулай иттеме?

Мин үзем калдырып чыгып киттем. Машиналарны да, бөтенесен дә. Аның каравы, тыныч күңел белән.

Йөргән кызыңнын беренче ире бармы?

Әйе. Ул да аерылган.

Баласы бармы?

Берәү.

Блогер җырчының кәләшен дә «тотып алган». Регина сүзләренчә, Илнат белән бергә эшләү, һәрвакыт бергә булу – аларны ардырмый. «Берничә сәгаткә аерылсак та, нәрсәдер җитмәгән сыман», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100