Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чүт сугышмадык»: Илнат Фархуллин Олеся Леснаяның үз-үзен тотышын ошатмаган

news_top_970_100
«Чүт сугышмадык»: Илнат Фархуллин Олеся Леснаяның үз-үзен тотышын ошатмаган

Артистларга гадәти булмаган сораулар биреп, аларны башка яктан ачып күрсәтүче блогер Олеся Лесная бу арада Илнат Фархуллин белән очрашкан. Җырчының УНИКС залында шаулап-гөрләп узган концерты алдыннан видеолар да төшергән. Ул сәхнә артында Илнатны тормышта ничек бар, шулай итеп күрсәтә. Олеся белән Илнатның әңгәмәсе баштан ук үзгәрәк стильдә – тәнкыйть характерында башланган.

«Син бик тәкәббер, имеш инде. Имеш, син бик «текә» инде. Синнән башка бер кеше юк. Кешедә синекеннән дә матуррак фигура юк инде «как будто». Шуны халык алдында мактанып… Имеш, синең берәр нәрсәң халыкка кызык.

Үзеңне гадичә тот. Син – бәрәңге арасыннан, тирес арасыннан чыккан кеше. Син бит инде – бәрәңге кешесе. Син – шул ук тирес кешесе. Менә син авылда ничек галушта йөрисең, шулай гади тот үзеңне. Кү.еңне болгамыйча да йөреп була (җырчы блогерның йөрешен күрсәтә – ред.). Тыныч кына. Син инде арттырасың, имеш, бик «текә».

Син ничек – шулай тот үзеңне. «Показушником заниматься не надо», – дип киңәшләрен бирә Илнат .

«Чүт сугышмадык бүген», – дип язып, Лесная үзен тәнкыйтьләгән күренешне социаль челтәргә чыгарды.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 10 декабрь 2024
    Исемсез
    БИК Мэг нэсез сораулар бирэ Шуна Халык артислары узлэренен дэрэжэлэрен тошереп нигэ жавап биреп торалар икэн?исем китэ
  • 6 ноябрь 2024
    Исемсез
    Дорес эйткэн
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100