Илнат Фәрхуллин сөйгәненә тәкъдим ясаган
Татар эстрадасының тагын бер буйдак егете «камыт киячәк».
Илнат Фәрхуллин Казанда концерты вакытында үзенең сөйгәненә тәкъдим ясады. Кәләш Регина исемле, ул Илнатның төркемендә биюче булып эшли. Ул – Башкортстанның атказанган артисты.