Илнар Сәйфиев Салават Фәтхетдиновка талбишек бүләк итте. Үзе үреп ясаган
«Талбишек» җырын башкарып танылган җырчы Илнар Сәйфиев Салават Фәтхетдиновның концертында сәхнәгә чыгып җырчыга үзе үреп ясаган талбишек бүләк итте.
«Сезгә үзем талбишек үреп бүләк итү хыялым бар иде. Чөнки сез Роберт Миңнуллинның «Әнкәмнең догалары»н җырладыгыз, мин аның «Талбишек» җырын җырладым. Менә шушы бишекне сезгә бүләк итү насыйп булды. Беләм инде, ул хәзер сезгә кирәк түгел, балаларыгызның балалары бар инде, әмма оныкларыгызның балаларына ярар. Музеегызда сакланыр», – диде ул.
Илнарның икенче бүләге – аркасына «Салават» дип чигеп ясалган урындык булып чыкты. Ул аны биргәндә «Утыр әле урындыкка – аруларың таралсын», дип җырлап та бирде. Дөрес, җырның дәвамы «Чигүле урындык даны бар дөньяга таралсын», булып чыкты – егетнең урындыгын рекламалыйсы килгән дип аңларгамы? Әфлисун төсендәге урындык концерт дәвамында сәхнәдә торды.
Әллә талбишек бүләк итү күренешен олпат җырчының Илнарга ярдәм кулы сузуы – аңа тамашачыга күренергә ярдәме дип белергәме? Чөнки Моннан 2 ел элек Илнар Сәйфиев сәхнәгә кайтачагы турында: «Сәхнәне бик сагындым», – дип «Интертат»ка интервью биргән иде. Күп җырчыларга дуэт җырларга тәкъдим итеп, баш тартуларыннан да зарланган иде.
- Казанда Салават Фәтхетдиновның август концертлары тәмамланды. Концертлар Тинчурин театры сәхнәсендә барды.