news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймовага махсус хәрби операциядәге бертуган энесе турында хәбәр килгән

news_top
Ильмира Нәгыймовага махсус хәрби операциядәге бертуган энесе турында хәбәр килгән
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге сәхифәсендә, махсус хәрби операциядәге бертуган энесеннән хәбәр булмау сәбәпле, күңеле тулган вакытын күрсәткән иде. Аннары җырчыны камерага елауда да гаепләделәр. Бүген ул язылучыларына энесе турында яхшы хәбәр җиткерде.

«Дуслар, кайгыртасыз, рәхмәт яусын! Энем белән барысы да яхшы. Социаль челтәрдә – көч! 3-4 кеше миңа аның «начар» исемлектә булмавы турында язды. Аны бит барыбер ачыкларга кирәк. Үземнекеләр аша без аны таптык. Ул исән-сау, аның барысы да яхшы. Әле үзенең элемтәгә чыкканы юк. Элемтәгә чыгу мөмкин булмаган урында. Исән-сау гына була күрсеннәр! Барыгызның да якыннары исән-сау булсын, кайгы-хәсрәт күрергә язмасын», – дип сөйләде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар