news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова үзен гаепләүчеләргә: «Мин бертуган апамны, абыемны югалттым, хәзер...»

news_top
Ильмира Нәгыймова үзен гаепләүчеләргә: «Мин бертуган апамны, абыемны югалттым, хәзер...»
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ильмира Нәгыймова, махсус хәрби операциядәге энесе ярты ай хәбәргә чыкмау сәбәпле, күңеле тулган вакытын күрсәтте. Шуннан соң аны камерага елауда гаепләп язганнар.

«Нәрсәгә инде елаганыңны куярга», «Курчак, күз яше дә чыкмый», – кебек комментарийлар калдырганнар.

«Нәрсә булган, бәлки, аңа борчуларын социаль челтәрдә уртаклашкач җиңелрәктер», – дип тә язучылар булган.

Аларның барысына да җырчы үзе җавап биргән: «Кешеләр, сез нишләп шундый явыз? Мин бертуган апамны, абыемны югалттым, хәзер бертуган энемнән хәбәр юк. Әйе, уртаклашкач, миңа җиңелрәк. Безнең кебек хәлдә калучылар күп бит. Без бер-беребезгә терәк булып торабыз. Берничә кеше хәтта ярдәм дә тәкъдим итте. Хәзер, өметне өзмичә, көтәргә генә инде».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар