Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова язган, мәктәп укучыларының пычак белән йөрүенә рәсми аңлатма чыкты

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова язган, мәктәп укучыларының пычак белән йөрүенә рәсми аңлатма чыкты

Яшьтәшләренең 5нче сыйныф укучысын пычак белән куркытып акча талау вакыйгасы ата-аналар чатлары һәм мессенджерларда таралып, бөтен Чаллыны куптарды. Бу хакта үзенең сторисларында җырчы Ильмира Нәгыймова да сөйләгән иде. Аның 2 баласы да Чаллының 42нче мәктәбендә белем ала.

«Челнинские известия» газетасы хәбәр итүенчә, Чаллы полициясенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге пычак белән йөргән балаларның шәхесләрен ачыклаган, хәзер аларны учетка кую буенча эш алып барыла.

Әлеге вакыйга буенча газетага 42нче мәктәп директоры Вадим Матюшин комментарий биргән. Балаларның шушы мәктәптән укудан кайтып килешләре булган.

«Бик яңгырашлы инцидент килеп чыкты, хәзер бу хәл буенча тикшерү бара. Без үзебез кичәдән бирле шушы вакыйганы ачыкларга тырышабыз. Балаларның кем икәнлеге безгә билгеле – алар барысы да 5нче сыйныф укучылары. Күптәннән аралашалар, мәктәпкә бер балалар бакчасыннан килгәннәр, анда бер төркемгә йөргәннәр. Әти-әниләре дә бер-берсен белә һәм үзара аралаша. Яшүсмерләр әйбәт гаиләләрдән. Аларны болай эшләргә нәрсә этәргән? Минем уйлавымча, яшүсмерлек чоры – үз-үзләрен күрсәтәсе килү теләге. Бу балаларның һәрберсе әлеге вакыйгадан үзләренә сабак алыр дип уйлыйм», – дигән мәктәп директоры.

Вадим Матюшинның педагогик стажы зур, директор булып төрле мәктәпләрдә эшләгән.

«Кызганыч, мондый инцидентлар 35нче һәм 21нче мәктәпләрдә дә булган иде. «Нуленче» елларда 7нче мәктәп яшүсмерләрен дә «келәмгә» чакырып аңлашырга туры килгән иде», – дигән ул.

Чаллы психологы, психология фәннәре кандидаты Люция Чукмарова сүзләренчә, мондый конфликтлар чыгу – яшүсмерләр арасында табигый хәл.

«Мондый ук җитди формада булмаган конфликтлар мәктәпләрдә даими чыгып тора. Күчеш чорында малайлар шактый кискен булалар, фикерләре поляр: яхшы – начар, ак – кара. Кече яшьтәге яшүсмерләр арасында буллинг еш очрый. Бер көчсезрәк иптәшләрен сайлап алып, аңа карата агрессия күрсәтәләр. Ә зур яшьтәге яшүсмерләрнең гадәти нормалардан тайпылырга тырышуы күзәтелә», – дигән ул.

Белгеч укытучы, мәктәп психологы һәм ата-аналарның әлеге конфликтларга кушылып, балаларга мондый ситуацияләрдән чыгу юлын күрсәтергә тиешлеген билгеләп үткән. Моңа аралашулар, ачылып сөйләшүләр аша ирешеп була. Аларны бүлмәгә бикләп куеп, контроль астында тоту мөмкин түгел. Басым ныграк булган саен, каршылык та көчәя генә бара.

Искә төшерәбез: балалар арасындагы әлеге күңелсез хәл 9 октябрь көнне булды. 5нче сыйныф укучылары үзләренең сыйныфташлары артыннан өенә кадәр кайта һәм аннан сагыз алу өчен 100 сум бирүен таләп итә. Соңрак аларның берсе кесәсеннән пычак чыгара. «100 сумыңны бир, һәм без сине тынычлыкта калдырабыз», – ди балалар. Малай акчасын чыгарып бирергә мәҗбүр була. Бала, домофонга шалтыратып, яшьле күзләре белән подъездга кереп китә. Бу кадрларны «акыллы домофон»ның видеокамералары төшереп алган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100