Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова мәктәп балаларының пычак белән йөрүе турында: «Балаларым өчен куркам»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова мәктәп балаларының пычак белән йөрүе турында: «Балаларым өчен куркам»
Социаль челтәрләр

Ильмира Нәгыймованың балалары укый торган 42нче мәктәп укучылары, пычак терәп, яшьтәшләреннән акча талап йөргән. Әти-әниләр төркеменә җибәрелгән видеоны җырчы үзенең сәхифәсенә дә куйган.

Карап торышка 11-12 яшьлек балалар подъездга кереп баручы бер малайның каршына төшә. Бала домофон трубкасына: «Әни, миңа бәйләнәләр», – дип әйтергә өлгерә. Ул арада берсе кесәсеннән пычак чыгарып, бу баланы почмакка кысрыклый.

Ильмира Нәгыймова бу видеоны интернетка куеп, әти-әниләрне мондый хәлләр турында чаң кагарга чакыра.

«Дуслар, бу видеоны куймыйча булдыра алмадым. Чөнки моны безнең әти-әниләр чатына җибәрделәр. Минем ике балам да шушы мәктәптә укый. Белмим, синең балаңа шулай пычак терәп акча талаганда, ата-аналарга чаң сугарга кирәктер! Мин бу баланы шул дәрәҗәдә кызгандым, хәтта хәлем начарланды... Мәктәпкә килү белән директорга керәм, моны контрольгә алырга кирәк, бу балаларны һәм аларның әти-әниләрен. Мин үземнең балаларым өчен куркам, Аллам сакласын», – дип сөйләгән Ильмира.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100