news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Бертуган энемне хәрби операциягә алып китәләр»

news_top

Бүген генә Ильмира Нәгыймованың сәламәтлегенә кагылышлы борчулары чыгуы турында хәбәр иткән идек. Җырчы соңгы вакытта паник атакалар, ягъни паник һөҗүмнәрдән интегә. Аз гына борчылса да, җырчыга һава җитми, ул тыела алмыйча елый башлый. Аңын җуйган вакытлары да була икән.

Бүген кичкә Ильмирага тагын бер авыр хәбәр килеп ирешкән. Иртәгә аның бертуган энесе махсус хәрби операциягә озатыла.

«Иртәгә бертуган энемне СВОга алып китәләр. Исән-сау гына әйләнеп кайтсын», – дип җиткерде бу күңелсез хәбәрне Ильмира.

Ильмира Нәгыймова Менделеевск районы Ижевка авылында туган. 5 балалы гаиләдә үскән. Апасы фаҗигале төстә һәлак булган. Абыйсы коронавирустан 2022 елда 36 яшендә вафат булды. Сеңлесенең йөрәгендә кардиостимулятор тора. Энесе турында да борчулы хәбәр килгән...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар