Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова беренче җырын христиан динен кабул иткән бертуган апасының язмышына багышлаган

Ильмира Нәгыймова беренче җырын христиан динен кабул иткән бертуган апасының язмышына багышлаган

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова беренче җырын христиан динен кабул иткән бертуган апасының язмышына багышлаган
Җырчы Ильмира Нәгыймованың үзе иҗат иткән җырында бертуган апасының ачы язмышы чагыла. Бу турыда "Кызыл таң" газетасына биргән интервьюсында сөйләгән.

"Ялгыш адым" җырын апама багышлаган идем. Дөресрәге, аның сагышлы язмышына. Без гаиләдә биш бала үстек. Олы апам Лилия исемле иде. Кызганычка, ул 10 ел элек юл һәлакәтендә вафат булды. Апам рус милләтеннән булган Сергейга кияүгә чыккан иде. Әти-әнием кияүләре рус милләтеннән булачагын белгәч, башта каршы төштеләр, ә аннары ризалаштылар.

Апам кияүгә чыкты да Мәскәүгә күченеп китте. Сергейның әнисе чиркәүдә эшләгәч, апам да христиан диненә күчте. Глеб исемле уллары туды. Бервакыт апам авылга кайтырга җыенып йөргәндә ире белән бик каты ачуланышкан. Шул көнне өйдән чыгып киткән дә юл һәлакәтенә тарыган. Аның артыннан Сергей чыгып китә һәм эзсез югала. Апамны җирләдек, ә менә Сергей турында 10 ел буена бер хәбәр-хәтер юк. Аның әти-әниләре безнең белән башта аралашмады, уллары югалуда безне гаепләделәр. Хәзер аралар җайланды.

Глеб әнисенең каберен күрергә дә кайтты. Аңа хәзер 17 яшь. Апаның үлемен барыбыз да авыр кабул иттек. Аның үлеменә кадәр җырлар иҗат иткәнем булмады. “Ялгыш адым” җыры хәсрәткә үрелеп, үзеннән-үзе язылды дип әйтсәм дә була. Аның көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иттем", - дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100