news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Без операциягә килдек»

news_top
Ильмира Нәгыймова: «Без операциягә килдек»
социаль челтәрләр

Җырчы Ильмира Нәгыймова бертуган сеңлесен операциягә алып килгән.

«Дуслар, без Казанда. Сеңлемне алып килдем. Иртәгә йөрәгенә 6нчы тапкыр операция ясата. Кардиостимуляторны алыштырабыз», – дип сөйли җырчы.

Апасын хастаханәгә озатышырга Ильмира Нәгыймованың кызы Ясминә дә килгән. Бала бик борчыла, апасына сарылып елый.

Ильмира Нәгыймова, үзе гастрольләрдә булганда, балаларын сеңлесе каравы турында бик еш сөйли. Алар ял итәргә дә бергәләп йөриләр.

«Апалары икенче әниләре кебек булгач, бик борчыла кызым. Барысы да әйбәт булачак», – дип тынычландырган сабыйны Ильмира.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар