Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илмир Ямалов дүртенчегә әти булачак: «Илдә ниләр булачагын алдан белгәнсең, диләр»

news_top_970_100
Илмир Ямалов дүртенчегә әти булачак: «Илдә ниләр булачагын алдан белгәнсең, диләр»
социаль челтәрләр

Алып баручы, музыкант Илмир Ямалов дүртенче тапкыр әти булырга әзерләнә, дип язган идек. «Планлаштырылган, әмма көтелмәгән сюрприз булды», – дип хәбәр итте Илмир «Интертат» хәбәрчесе шалтыраткач.

Безнең өченче улыбыз да быел гыйнвар аенда гына туган иде. Шуңа күрә дүртенчесенә психологик яктан әзерләнеп бетәргә җитешмәдек бугай. Шаярып кына, бер гәҗиткә: «5 бала турында хыялланам», – дип әйткән булганмын. «Әкрен генә шуңа таба барабыз бугай», – дип көлешәбез хатын белән. Ике малай һәм бер кыз үстерәбез. Дүртенчесе гыйнварда туачак. Дүртенчесе кечкенәсенә 1 яшь тулганчы ук туарга мөмкин. Аз гына көтелмәгән сюрприз булды, – дип көлде Илмир.

Мобилизация вакытына махсус планлаштырылган кебек бит бу, Илмир.

Егетләр дә көләләр инде: «Илмир, син бит алдан белеп эшләгәнсең моны. Илдә ниләр булачагын кемдер әйткән сиңа», – диләр. Юк, чынлыкта, дүртенче балабыз – Ходай бүләге.

Балаларның яшь аермалары аз булачак. Хатыныгыз борчыладыр.

Әйткәнем дә бар инде, минем хатын – һәйкәл куярлык. Бер тамчы да борчылмый. Берлинны яңадан алырдай хатын ул. Тәрбиядән киләдер инде. Әти-әнисе кыз баланы гаилә учагын саклаучы итеп үстерергә тиеш. Бездә бит бизнес-вуменнар алда бара. Әмма минем тормыш иптәшем – «хатын-кызның иң төп вазифасы – әни булуда» дип тәрбияләнгән кыз.

Ярдәмчеләрегез бармы?

Без Казанда үзебез генә. Әмма, өченче бәбиебез туу белән, абыйсы һәм апасының кисәк олыгаеп, җаваплырак була башлаулары сизелде. Ярдәмчегә әйләнделәр.

Рәхмәт, Илмир, хатыныгызга исән-имин, җиңеллек белән табарга язсын сабыегызны!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100