news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илһам Шакиров турында фильм (сериал) төшерү җаваплылыгын Илшат Әминов кемнәргә йөкләгән?

news_top
Илһам Шакиров турында фильм (сериал) төшерү җаваплылыгын Илшат Әминов кемнәргә йөкләгән?
Фото: © Рамил Гали/архив

Соңгы вакытта күренекле җырчы Илһам Шакиров исеме тирәсендә гаҗәеп активлык күзәтелә: әйбәт кенә суммада грант алуга ирешелгән «Илһам Шакиров трибьюты», җырчы турында документаль фильм төшерү өчен 1 000 000 сумлык субсидия... Айдар Җаббаров Камал театрында куйган «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» байопик-спектаклендә Илһам Шакиров образын да шушы рәткә куяр идем. Әмма болар гына түгел...

25 августта – «Ай булмаса йолдыз бар» телесериалының символик тәлинкәсе ватылганда – Илшат Әминов алдагы кино проекты турында да әйтеп узган. «Илһам Шакиров турындагы нәфис фильм телекомпания өчен чираттагы «штанга» булырга мөмкин. «Татар сандугачы»на, аның каршылыклы һәм иҗади натурасына бик күп документаль фильмнар багышланган, нәфис фильм (нәкъ менә нәфис фильм диелгән. – авт.) – юк. Андый фильм турында рәсми мөрәҗәгатьләр юк, ләкин аны төшерү теләген Әминов «Татар-информ» белән бүлеште», – дип яза журналистыбыз Җәмил Сәлимгәрәев.

Бу җәһәттән кайбер хәбәрләр дә килеп ирешә башлады, һәм, аларның дөреслеген раслап, «ТНВ» «Илһам» дип аталачак яңа телевизион сериалга кастинг игълан итте.

ххх

Яңа телесериалның яки нәфис фильмның нинди булачагы турында рәсми мәгълүматлар юк. Шулай да мин легендар Илһам Шакиров турында кемнәр лаеклы фильмнар төшерә алырга мөмкинлеген үземчә фаразлап, безнең берничә профессиональ, перспективалы яшь режиссерыбызга мөрәҗәгать иттем. Иң элек «ТНВ» һәм аның «Ватан» киностудиясе белән актив хезмәттәшлек итеп, әле генә 2 татар классигы әсәре буенча фильм төшергән Александр Далматовка шалтыраттым. Чөнки интернет киңлекләрендә аның Илһам Шакиров турында төшерелгән 15 минутлык фильмы да бар. 2016 елда төшерелеп, 15 мең просмотр җыйган булган.

Байбулат Батуллин белән Илшат Рәхимбайның иң перспективалы татар кинорежиссерлары икәнен әйтеп торасы да юк. Хәтерегездә булса, 2023 елда Казанга танылган кинорежиссер Эмир Кустурица килгәч, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова аны өметле режиссерларыбыздан нәкъ менә Байбулат һәм Илшат белән таныштырган иде.

Ләкин әлеге яшь кинорежиссерларыбызның берсенә дә Илһам Шакиров турында фильм төшерү тәкъдиме белән чыгучы булмаган.

Александр Далматов: «Моны төшергән режиссер «Карурман» җырының мәгънәсен тоярга тиеш»

Фото: © Александр Далматовның шәхси архивыннан алынды, Алмаз Шиһабетдинов фотосы

Александр Далматов: Мин Илһам абый турында нинди фильм төшерер идем, дигәнгә әле генә җавап бирә алмыйм. Ул фильм төрле буыннарга кызыклы булып эшләнергә тиеш: аны 50+ аудитория дә, 16+ аудитория дә карый алсын. Әлбәттә инде, мәхәббәт тарихы, җыр-моң... Билгеле инде, моны төшергән режиссер «Карурман» җырының мәгънәсен, халыкның шушы җыр аша бирелгән рухын, хәсрәтләрен тоярга тиеш. Мин шулай күрәм.

Илшат Рәхимбай: «Илһам абый турындагы фильмны мин дөньядагы иң көчле байопиклар стилендә күрер идем»

Фото: © «Татар-информ» архивы

Илшат Рәхимбай: Дөресен әйткәндә, мин Илһам Шакировның тормышы белән аның иҗатына якын килгән дусларым аша гына таныш. Ниндидер әсәрләр чыга, ниндидер мәзәкләр, гайбәтләр сөйлиләр. «Yummy Music Band» музыкантларының «Илһам Шакиров трибьюты»нда аның иҗатына, тормышына, психологиясенә иң көчле тирәнәю булгандыр. Әлеге концертка килеп, аны белмәүчеләр дә үзләренә ачыш ясаганнардыр.

Фильмга килгәндә, Илһам абый турындагы фильмны мин дөньядагы иң көчле байопиклар стилендә күрер идем. Байопикларның классик формасы бар. Шәхесләр турында төшерелгән фильмнар аерым бер тәэсир итү көченә ия, алар аерым бер тәм белән, аерым стильдә бирелә, анда өр-яңа әйбер уйлап табып булмый. Мондый фильмның асылында Илһам абыйның яшәеше, фәлсәфәсе, иҗатка карашы ятуы үзе яңалык булыр иде.

Әмма ул ничек төшерелеп, халыкка ничек бирелергә тиеш... Аны төшергән очракта, фильмны Татарстан эчендә генә калдырмыйча, бүтән төбәкләрдә дә күрсәтә торган фильм булуын үз алдыма максат итеп куяр идем һәм формасын да шуңа җиткерергә тырышыр идем. Байопикларны төшерүе, дөресен генә әйткәндә, бик кыйммәт, чөнки бу – эпоха ясау дигәнне аңлата. Ә бюджет җитмәгән очракта уртача, «пешеп бетмәгән» фильм төшерүгә мин, әлбәттә, алынмас идем, чөнки Илһам абый турында җентекләп төшерергә кирәктер, дип уйлыйм.

Байбулат Батуллин: «Шәхесләребезнең барысы турында да төшерсеннәр… Төшерик»

«Ядәч! Истә!» фильмы төшерүдән күренеш

Фото: © Байбулат Батуллин архивыннан

Байбулат Батуллин бу фильмны байопик итеп күз алдына китереп һәм байопикның авыр жанр булуы турында үз фикерен әйткән иде. Илһам абый турында күп фильмнар төшерү кирәклеген ассызыклады. Үзенең ни өчен бу фильмга алына алмавы турында да әйтте. Төшерүчеләргә уңышлар теләде. Әмма сүзләрен текст форматында күреп килештерү процессы озакка сузылу сәбәпле, язма аның сүзләреннән башка гына чыга, ни кызганыч.

ххх

Рәсми хәбәрләр булмаса да, яңа фильм өчен киносценарийны Рөстәм Галиуллин язачагы, фильмны Олег Кондрашов белән Рамил Гәрәев төшерәчәге турында рәсми булмаган сүзләр йөри. Аларның дөреслеген раслау булып, 1 ноябрьдә «ТНВ»ның «Ватан» кинокомпаниясе җитәкчесе Алина Сөләйманованың шәхси каналында аның кабинетында (булса кирәк) үткән җыелыштан кайбер фотолар куелды һәм бик ипләп кенә, бик дулкынланып, яңа телевизион сериалның (нәкъ менә «телевизион сериал» диелгән. – авт.) героена зур ихтирам белән эшкә тотынулары турында язылды. «Начало положено», – диелгән. Фотолар өстендә Илһам Шакиров башкаруында «Ай, былбылым» җыры яңгырый.

Фотолардан аңлашылганча, телесериалны, чыннан да, Олег Кондрашов һәм Рамил Гәрәев төшерә, дип фаразларга була – чөнки алар фотода күренә.

  • Рамил Гәрәев – театр режиссеры. Ул – Фәрит Бикчәнтәев укучысы, Камал театрында аның тарафыннан «Сәфәр», «Игезәк» спектакльләре куелды. Хәзер театрда эшләми булса кирәк.
  • Олег Кондрашовның тәрҗемәи хәле турында мәгълүмат тапмадым. Документаль фильмнар төшерә: озак елларда Түбән Кама театрын җитәкләгән Рөстәм Галиев турында «Урыннар. Счастье за закатом» документаль фильмының, «Мой народ – татары. Код успеха» документаль фильмының (идея авторы һәм проект җитәкчесе – «Туган авылым» комплексын гамәлгә куючыларның берсе – Радик Абдрахманов), «КамАЗ-мастер: история побед/проект «Герои страны-Герои спорта» документаль фильмының режиссеры. 2023 ел кергәндә Алина Сөләйманова белән бер командада Яңа ел төне мюзиклы төшергән булган.

ххх

Шул ук вакытта, алда әйтелгәнчә, 1 000 000 сумга Илһам Шакиров турында документаль фильм төшерелә. Бу хакта «Реальное время» журналисты һәм музыкант Рәдиф Кашаповның быел кино төшерү өчен субсидияләр бирү питчингыннан язылган репортажы бар.

Ул тулы метражлы документаль фильмнар категориясендә (бюджеты 1 млн сум) җырчы Илһам Шакировның 90 еллыгына фильм ясау теләге белән 3 оешма чыгуын яза. Нәтиҗәдә аның төрле яшьтәге музыкант экспертларны җәлеп итеп, шулай ук, аның аккомпаниаторы Рөстәм Вәлиев видеоархивын кулланып, Шакиров-музыкант биографиясен төшерү идеясе булган заявкасы җиңгән. Режиссер Алмаз Нургалиев та «Илһам чишмәсе» дип аталган фильм төшерү теләген белдергән булган. Тагын бер заявканы – «Петь – значит жить» исемле фильм төшерү теләген белдереп – Фәрит Дәүләтшин биргән. Фильмда Рабит Батулланың җырчыга кагылышлы бай архивын куллану мөмкинлеге турында да әйтелгән.

Белештем: Рәдиф Кашапов документаль фильмын төшереп бетергән, быел ул аны тамашачыга тәкъдим итәргә җыена.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 ноябрь 2025
    Исемсез
    Илһам абый турында җентекләп төшерергә кирәк». Әллә бүтән, Шакировтан ким булмаган шәхесләр турында фильмнарны җентекле рәвештә төшерү зарур түгелме?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар