news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы искә алганда: «Татарның йөзе һәм горурлыгы»

Бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында бөек җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны искә алу чарасы булды. Артист 2019 елның 16 гыйнварында арабыздан киткән иде. Чарада Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җитәкчелеге, хезмәткәрләре, сәхнә ветераннары һәм иҗади интеллигенция вәкилләре катнашты.

news_top
Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы искә алганда: «Татарның йөзе һәм горурлыгы»
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сәхнәдә – Илһам»

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов:

Без Илһам Шакировның дөньяда, Җир шарында нинди урын тотканын бик яхшы беләбез. Елдан-ел аның иҗади мирасының кадере арта бара, яши-яши, Илһам абыйның фани дөньяда юклыгын тоябыз һәм нинди даһи шәхес булуын аңлыйбыз. Филармония исә бөек артистның исемен мәңгеләштерү буенча да күп эшләр башкара, – диде ул.

Алга таба ул сүзне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллинга тапшырды.

Дөрестән дә вакыт ага, барыбыз да күрәбез, 7 ел элек Илһам абый Шакировны соңгы юлга озатырга җыелган идек. Аның тормышы кебек үк һава торышы да безгә үзенең кырыс шартларын күрсәтте. Хәтерләсәгез, 3 көн буран булды, хәтта ки самолетлар да очмый торды. Илһам абыйның язмышы да шул стихия кебек. Әле узган гасырда ук халык, шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сәхнәдә – Илһам, дигән. Исән чагында, җир җимертеп эшләгәндә үк ул чын мәгънәсендә данлыклы шәхес булды. Ул татар халкын җыр белән берләштергән бер образга әверелде, – дип билгеләп үтте филармония директоры.

Шулай ук Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексы янында Илһам Шакиров исемендәге сквер булдырылуы әйтелде. Моңарчы ул урын Яңа Кирмән скверы дип аталган булган. Бүгенге көндә Мәскәү скульпторы Мельников, күренекле җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан, Илһам Шакировның һәйкәлен эшли. Бу эш Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре җитәкчелеге көче белән башкарыла.

«Җыры вә моңы яшәгәндә, халкыбыз бетмәс»

Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина:

Чыннан да, заманның сәхнә мэтры булган Илһам абый Шакировны бик нык сагынабыз һәм юксынабыз. Бу — бик зур һәм кирәкле чара. Ул безнең күңелләрдә һәрвакыт сакланыр һәм аның иҗаты, ул калдырган мирас буыннан буынга күчә барыр. Аның истәлегенә бик күп конкурс һәм фестивальләр үткәрелеп тора. Илһам абый – татарның йөзе һәм горурлыгы! Ул башкарган эшләр турында якты хатирәләр безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», – диде ул.

Шулай ук хәтер чарасы вакытында танылган язучы, «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Леронга да сүз бирелде.

Илһам Шакировның язмышын, аның тормыш юлын күпме өйрәнсәң дә, өйрәнеп бетерерлек түгелдер, мөгаен. Чөнки ул — бөтен дөньяны гизеп чыккан шәхес. Илһам абыйның җыры вә моңы яшәгәндә, халкыбыз бетмәс. Мәшһүр затларыбызны искә алып торыйк, – диде Лерон.

Хәзрәтләр Илһам Шакиров рухына багышлап дога кылганнан соң, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалова каберен зиярәт кылу да булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар