Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кем җырлады: Таиланд Сабан туенда «Биеп кал» җырын җырлаган Рамил Медяров турында

«Без - Уфалылар һәрвакыт Татарстан, Казан ягына карый идек. Анда ничек уйныйлар, нинди аккордлар алалар, җырларны ничек башкаралар», - ди Таиландта яшәп итүче профессиональ музыкант, җырчы Рамил Медяров. Инде 30 елга якын экзотик илдә гомер кичерүче Рамил абый белән музыка, туган яклары, Таиландтагы иҗат мөмкинлекләре турында сөйләштек.

news_top_970_100
Кем җырлады: Таиланд Сабан туенда «Биеп кал» җырын җырлаган Рамил Медяров турында
Рамил Медяровның кызы Камилла Медярованың шәхси архивыннан

Быел беренче тапкыр Таиландта Сабан туе узды. Татар-информ» бу турыда «Таиланд тарихында беренче Сабантуйга меңнән артык тамашачы җыелган» дигән язмада хәбәр иткән иде.

Бу Сабантуйда Рамил Медяровның җырлаган җыр интернетта таралды һәм әлеге талантлы артист укучыларда кызыксыну уятты. Ул җырның сүзләреннән чыгып, «Бәхилләшү» җыры дип язганнар иде. Әмма Рамил Медяров төзәтте – «Биеп кал» дип атала икән.

«Интертат» хәбәрчесе Таиландта яшәп иҗат итүче бу музыкантның 1980 еллар башында популяр булган «Дуслар» джаз-инструменталь ансамбле музыканты һәм солисты булуын ачыклады, аның хәл-әхвәлләрен белешеп алырга булды.

«Таиландта яшәп ятам һәм татарча аранжировкалар ясыйм»

Рамил абый, сезнең иҗат юлы «Дуслар» джаз-инструменталь ансамблендә башланып киткән. Шул вакытларга әйләнеп кайтыйк әле.

1980 елларда Башкортстанның Мәдәният министрлыгы Уфаның төрле рестораннарында уйнаучы иң яхшы музыкантларны туплап, «Дуслар» дигән төркем оештырды. Мин дә 1983 елда клавишник буларак әлеге төркемгә килеп кушылдым. Төркемнең җитәкчесе итеп Башкортстанның халык артисты Марат Юлдыбаев билгеләнде. Бөтен башкорт артистлары һәм композиторлары өчен сыйфатлы җырлар яздыруны безнең төркемнең төп бурычы итеп куйдылар. Рәсми рәвештә филармониягә эшкә урнаштык.

Эшләгән дәвердә 15тән артык пластинка яздырылды, аның өстенә үзебезнең 3 пластинканы дөньяга чыгара алдык. Танылган композиторлар Роберт Газизов, Рим Хәсәнов, җырчы Радик Гәрәев, Идрис Газиевлар белән эшләдек.

Музыкант егет кайчан җырлый башлады?

Төркемдә эшләгән чакта әкренләп минем үземнең дә җырлыйсы килү теләге уянды. Үзебез белән хезмәттәшлек итүче композиторлардан җырлар сорап-сорап карыйм, берсе дә бирми. Югыйсә, һәр көн саен диярлек очрашып торабыз, җырлар яздырабыз. Алай да Рим Хәсәнов миңа Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган «Таралыгыз, томаннар» җырын башкарырга рөхсәт итте. Тагын берничә җырын бирде. Соңрак көйләрне үзем язарга керештем, үзем иҗат иткән җырларны башкара башладым.

Фото: © Рамил Медяровның кызы Камилла Медярованың шәхси архивыннан

«Дуслар» ансамбле кайчан таркалды?

Без дәүләт карамагында эшләп килдек. СССР таркалгач, яшәве шактый кыенлашты һәм без чит илгә күченеп китәргә карар кылдык.

Ни өчен нәкъ менә Таиландны сайладыгыз?

Радик Гәрәев белән эшләгән вакытта без бөтен дөнья буйлап чыгышлар ясап йөрдек. Канада, АКШта, Африка илләрендә, Германиядә булдык. Джаз фестивале кысаларында Россияне аркылыга-буйга иңләдек. СССР таркалып, иҗат итү кыенлашкач, үзебезнең бөтен эшләребезне туплап, төрле илләргә җибәреп карадык. Безнең портфолио белән Таиландта кызыксындылар. Төркемдәшләремнең күбесе шул ук елны китте. Мин бер ел Айдар Галимов төркемендә солист булып эшләдем дә, алар артыннан юл алдым.

Безнең белән килешү төзегән компания барлык юл чыгымнарын күтәрде, торак белән тәэмин итте. Башта төркемебез белән бергәләп эшләдек, кабат безгә аерым-аерым контрактлар тәкъдим иттеләр һәм без бүлгәләндек.

Таиландта иҗат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитәрлекме, Рамил абый? Бүгенге көндә нәрсәләр эшлисез, кайларда чыгышлар ясыйсыз?

Чанг утравында яшәгән вакытта минем шәхси бизнесым - рестораным бар иде. Аны ябарга һәм Пхукетка күченергә туры килде. Бүгенге көндә музыка бердәнбер керем чыганагым. Вакытымның күп өлешен аранжировкалар ясауга багышлыйм. Шәхси сайтым юк, әмма интернет аша Украина, Белоруссия һәм Россиядәге сайтлар белән хезмәттәшлек итәм. Аранжировкаларга заказларны алар миңа юллый. Араларында еш кына татарча җырлар да очрый. Менә шулай итеп Таиландта яшәп ятам һәм татарча аранжировкалар ясыйм. Ә башкаручысы әлеге җырны кем эшкәрткән, кем ясаганын, әлбәттә инде белми.

Таиландта яшәп ятам һәм татарча аранжировкалар ясыйм. Ә башкаручысы әлеге җырны кем эшкәрткән, кем ясаганын, әлбәттә инде белми.

Аранжировка шулай ук иҗат бит инде ул. Моңа эчегез пошмыймы? Исемегезне белгертәсегез килмиме?

Беләсеңме, Гөлназ, минем андый вакытлар узган инде. Мин 30 яшьлегемне Америкада дөньякүләм танылган клубта джаз легендасы Jack DeJohnette концертында каршыладым. Шул концертка килгән 200 кеше басып, миңа «Туган көнең белән» җырлады.

«Бүген белемсез, сәхнәгә менеп баеп калырга омтылган җырчылар күп»

Рамил абый, ни өчен татарда эстрада җырлары популяр? Джаз, рок, рэп кебек стильләрне тыңлаучылар да, башкаручылар да аз?

Бүген татар музыка сәнгате эстрада һәм ля-ля юнәлешләренә йөз тота шул. Сирәк кенә халык җырлары, фольклор юнәлештә эшләүчеләр күренә. Мәсәлән шул ук Ришат Төхвәтуллинның яхшы җырлары күп. Филүс Каһиров аннан калышмый.

Беләсезме, музыканың нинди булуы әһәмиятле түгел. Әгәр дә ул сыйфатлы итеп эшләнсә – джаз буламы ул, рокмы, шул ук эстрада музыкасымы, башка төрле кабул ителер иде. Шул ук «Дуслар» төркеме белән без үз вакытында нинди зур башкорт фондын булдырдык бит. Ул җырларны хәзер тыңлап карасаң да, аларның искиткеч югары дәрәҗәдә эшләнгәне күренә. Хәзер дә шулай профессиональ музыкантларны табып, берәр бина, аппаратура биреп, ярдәм итсәң, шулай ук эшләп булыр иде. Бүген мондый төркем җыю 80 елларга караганда күпкә җиңелрәк һәм очсызрак. Бүген бөтен нәрсәне компьютерда башкарырга була. Ә элек сыйфатлы тавыш булдыру өчен шулкадәрле зур аппаратуралар кирәк иде. Мин, мәсәлән, хәзерге көндә өйдәге техникам белән дә шул 80 елларда ясаган музыканы булдыра алам. Моның белән әкрен генә шөгыльләнергә, халыкны заманча сәнгатькә ияләштерергә кирәк. Бүгенге эстрададагы кебек дәвам итү акылсызлык.

Фото: © Рамил Медяровның кызы Камилла Медярованың шәхси архивыннан

Фолькор музыка ул - фольклор музыка, халык көйләре - халык көйләре. Аларга тияргә кирәк түгел. Мин үзем халык җырлары өчен үлеп китәм. Мин Илһам абый Шакиров өчен нинди аранжировкалар ясалуын яхшы беләм. Мин аларны тыңлап эшкә өйрәндем. Нинди джаз элементлары, гармония аларда! Баянда уйнаган көйләргә! Алар бик югары дәрәҗәдә эшләнгән һәм бик сыйфатлы иде.

Бүген белемсез, сәхнәгә менеп баеп калырга омтылган җырчылар күп. Чынлап җырлый белүче сәнгать кешеләре дә бар, мәсәлән Сәйдә Мөхәммәтҗанова. Мин татар эстрадасындагы яңалыклардан хәбәрдар, җырчыларның ютуб каналларын карап барам. Сәйдә бик яхшы җырлый, ләкин аның да музыкантлары юк, фонограммага җырлый. Барысы да фонограммага җырлый, яхшы аккомпанементлары юк.

Төрле рестораннардан яхшы музыкантларны җыеп, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән шундый ансамбльләр оештыру - сыйфатны үстерү юлына бер адым булыр иде.

Төрле рестораннардан яхшы музыкантларны җыеп, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән шундый ансамбльләр оештыру - сыйфатны үстерү юлына бер адым булыр иде.

Попса популяр музыкасы бер урында туктап калды. Ә бит без Уфадан һәрвакыт каерылып Татарстан, Казан ягына карый идек. Анда ничек уйныйлар, нинди аккордлар алалар, ничек башкаралар. Без татарстанлылардан өйрәндек һәм шуның белән бик бәхетле идек.

Хәзер дә Татарстанда талантлы музыкантлар бар дип уйлыйм. Мәсәлән Филүс Каһировның яхшы коллективы бар. Ә калганнары ике баянчы, бер гитарачы бастырып куя да, бетте. Экономия. Алай булырга тиеш түгел. Сәнгатькә һәрвакыт кем тарафыннан булса да ярдәм күрсәтелергә тиеш. Бу очракта ул Мәдәният министрлыгы булса, дөрес дип уйлыйм.

«Әни белән сөйләшкәндә башыма татар сүзләре урынына инглиз сүзләре килә иде»

Чит илгә килеп төпләнү авыр булдымы? Тел белмәү комачау итмәдеме?

Миңа эш тәкъдим иткән компания  юл, ярты ел буе отельдә яшәү, туклану чыгымнарын үз өстенә алды. Шуңа күрә беренче вакытта мин Бангкокта турист кебек кенә яшәдем. Ярты елдан соң минем контрактны тагын ярты елга озынайттылар. Килешү вакыты беткәннән соң гына миңа шәхсән эш, яшәү урыны эзләргә туры килде.

Контрактым беткәндә мин инглиз телендә ярыйсы гына сөйләшә башлаган идем инде. Бүгенге көндә минем инглиз телем бик әйбәт. Чөнки үз вакытында америкалылар белән күп эшләргә туры килде. Лос-Анжелеста дусларым бик күп. 7 ел Филадельфиядән килгән саксофончы белән бергә эшләдек. Шуңа күрә инглиз теле рус теленнән кала икенче телем. Әни белән сөйләшкәндә дә башыма татар сүзләре урынына инглиз сүзләре килә иде. Соңгы елларда әни белән русчалы, татарчалы аралаштык. Дөресрәге, әни татарча сөйли, мин русча җавап бирәм. Мин татарча укый алам, бөтен сөйләгәнне дә аңлыйм. Ләкин күп сүзләр онытылган инде.

«Илһам абыйның бөтен язмаларын ятлап бетердем»

Туган якларыгыз сагындырамы? Башкортстанга соңгы тапкыр кайчан кайттыгыз?

Россиягә 2019 елда кайттым. Әнием вафат булды, аны җирләдем… Гадәттә мин туган якларыма күп дигәндә ике атнага кайта торган идем. Соңгы тапкыр ярты елга якын торырга туры килде. Әнине җирләдем, кабат үзем каты итеп авырып киттем. Әни янәшәсендә торган айларда татарчам кире әйләнеп кайткан иде. Менә хәзер ике ел ярым вакыт үтте, аралашу булмагач тагын онытыла башлады. Кызым белән үткәргән Сабантуйда гына азрак татарча сөйләшү мөмкинлеге килеп чыкты.

Минем әнием, барлык туганнар Башкорстанның Бүздәк районы Әмир авылыннан. Җырчы Ришат Төхвәтуллин да безнең күрше районнан бит. Ришат менә тотты да Казан ягына китте ул. Үз вакытында минем дә бик тә Казанга кайтасым килгән иде.Үземә студия ачарлык акча эшлим дә, кире Казанга әйләнеп кайтам дип сүз дә бирдем үземә. Студия эше күңелемә бик якын. Мин бик күп җырлар яздырган, аранжировкалар эшләгән кеше. Вадим Усманов, Хәмдүнә апа, Хәйдәр Бигичев белән якыннан аралашканым булды.

Радик Гәрәев белән Казанга гастрольләргә килгәч, безне Илһам абый Шакиров каршы алды. Бүгенгедәй күз алдымда - Илһам абый Камал театры директорының бүлмәсендә, аның кәнәфиендә утырып тора. «Син каян буласың?», - ди миңа. «Бүздәктән», - мин әйтәм. Шуннан соң Илһам абый мине гел «Бүздәк» дип йөрде. Ул минем исемемне исендә калдырырга тырышмады да бугай Бик әйбәт кеше иде, мәрхүм. Мин аның җырлары, көйләре белән үскән, тәрбияләнгән кеше. 1975 елда безнең Уфада спорт сараенда чыгыш ясаган иде ул. Ә мин аңа кадәр аның бөтен язмаларын тыңлап, ятлап бетергән идем инде.

«Нияз Акмалның «Нәрсә булды, дуслар» шигыренә көй язып, Салават Фәтхетдиновка бүләк иттем»

Ә хәзер татар җырчылары белән элемтәләрегез бармы?

Идрис Газиев һәм Радик Гәрәевләр белән эшләгәндә Камал театрында 6-7 тапкыр чыгыш ясарга туры килде. Шул вакытта миңа кемдер Нияз Акмалның «Нәрсә булды, дуслар» җырын тәкъдим итте. Мин аңа көй яздым һәм Салават Фәтхетдиновка бүләк иттем. Ул әлеге җырны хәзергәчә яратып башкара. Гомумән Салават белән дустанә мөнәсәбәтләребез сакланып калды. Хәзер дә бик җылы аралашабыз.

Башкорт җырчысы Айсылу Солтанова белән язышабыз. Финляндиядә яшәп иҗат итүче Җәмилә белән элемтәбез тыгыз. Ул 20 яшьләр тирәсендә минем бик күп җырларны башкарды. Минем хәтта аның янына Финляндиягә күчү ниятем дә бар иде. Сайлау алдында Финляндия белән Таиланд торды. Ләкин мин көтеп торган эшем булмаган килеш Финляндиягә китә алмадым.

Фото: © Рамил Медяровның кызы Камилла Медярованың шәхси архивыннан

Сез хәзер нинди телләрдә җырлыйсыз?

Инглиз, рус, татар телләрендә. «Одесса» дигән рус ресторанында русча җырлар башкарам. Икенче бер ресторанда рояль артына утырам да, ирекле джаз уйныйм. Сишәмбе көннәрендә дуслар белән бергә җыелып джаз уйный торган урыныбыз да бар. Анысы үзебез өчен, күңел өчен дип әйтик инде.

Биредә россиялеләр күп. Бездә дөньялар тыныч. Сәясәт турында сөйләшүче кеше юк, шулай кабул ителгән. Матур яшибез, эшлибез, барлык милләт вәкилләре белән дә тигез аралашабыз.

«Пхукетта унлап татар гаиләсе яши»

Аралашу даирәгездә татарлар бармы?

Кызганыч, юк диярлек. Сабантуй оештырганда гына азрак татарларны җыя алдык. Казаннан килгән бер гаилә бар иде, аннан күптән түгел бирегә бөтенләйгә күчеп килгән Уфа татарлары. Алар белән сөйләшеп алдык. Тагын авырлы килеш сикереп-сикереп биеп йөрүче бер татар кызын күрдем әле. «Артык биемә, алайса менә биредә үк татарчонок табып куярсың», – дип көлештек.

Мин, гомумән, Таиландта татарлар күптер дип уйламыйм. Пхукетны алсак та, биредә бер унлап гаилә яшидер. Менә шул татарлар җыелсын, танышсын, үзара аралашып яшәсен дип, быел Сабантуй оештырдык.

Сабантуйдан нинди тәэсирләр калды?

Сабантуйны Таиланд тарихында беренче тапкыр уздырдык. Меңнән артык кешене бер мәйданга туплый алдык. Беренче ел өчен зур масштабта үтте дип исәплим. Киләсе елга, Аллаһ Боерса, быелгы ялгышларны да истә тотып, тагын да колачлырак итеп үткәрү хыялы бар. Бәлки Татарстаннан да кунаклар, артистлар чакыру мөмкинлеге булыр.

Тәэсирләргә килгәндә, минем өскә оештыру эшләре йөкләнгән иде. Сәхнә, җырчылар белән мәш килеп, бөтен ярышларны, бәйрәм атмосферасын тулысынча күзәтә алмадым. Чөнки Сабан туенда алар бөтенесе бер үк вакытта бара.

Бангкоктан килгән «Катюша» бию ансамбле искиткеч зур горурлык хисләре уятты. Искиткеч коллектив. Коллективтагы биюче кызлар барысы да Таиланд кызлары. Бөтен халык биюләрен дә беләләр. Теттереп татар халык биюен биеделәр, күз алдына китерәсезме. Аларның чыгышлары күңелемә бик ятты инде. Чөнки мин Уфада сәнгать училищесын, баян классын тәмамладым. Анда укыганда бер мәдәният йортындагы балалар бию ансамблендә баянчы булып та эшли идем. Шуңа күрә балалар чыгышлары минем өчен бик якын.

«Америкалы музыкант дустым «Нәрсә булды, дуслар» җырын шедевр диде»

Сабантуйда татар җырларын да башкардыгыз. Рестораннарда да җырлыйм дип әйттегез. Анда яшәүче халыклар татарча җырларны ничек кабул итә?

Мин татарча бары тик үзем язган җырларны гына башкарам. Нәрсә әйтим, тамашачыларга ошый. Ә болай төп аралашу даирәм профессиональ музыкантлар. Алар исә барысын да тулысынча аңлап кабул итәләр. Минем бер америкалы музыкант дустым бар. «Нәрсә булды, дуслар» җырын тыңлады да, бу – шедевр диде.

Бөтен татарча җырларымны бергә туплап альбом чыгару ниятем бар. Әлбәттә, күп кенә җырларыбыз Уфада пластинкаларда калды. Кайберләрен миңа файл белән китереп җиткерделәр. Кайбер көйләр болай гына да хәтеремдә саклана. Шигырьләр язылган дәфтәрләрем дә бар.

Үзегезнең берәр кайчан кире Татарстанга кайтып төпләнәсегез киләме, Рамил абый?

Бик теләп Казанга кайтыр идем. Таиландта эш мәсьәләсендә югары һәм түбән сезоннар бар. Түбән сезон майда, туристлар агымы кимегәч башлана. Менә шул вакытта Казанга кайтып эшләү, анда яшәү теләгем көчле. Казанда дусларым да бик күп.

Биредә исә улым белән джаз клубы ачу хыялыбыз яши. Аннан күптән түгел биредә 15 елдан артык яшәүче бер казах гаиләсе белән танышу насыйп булды. Тиздән безнең эшлекле очрашу көтелә. Аларның Һинд океаны ярында шәхси кунакханәләре бар. Шунда берәр бина арендалап, студия ясыйсым килә. Мин үз чиратымда әлеге кунакханәне Башкортстан һәм Татарстан артистларына тәкъдим итәчәкмен. Теләк белдергән җырчыларның гаиләләре белән ял итәргә килгәндә җырлар яздыру мөмкинлеге булачак. Бездә, гадәттә, визаны бер айга бирәләр. Бер ай эчендә рәхәтләнеп 2-3 яздырырга җитешеп була.

 

Фото: © Рамил Медяровның кызы Камилла Медярованың шәхси архивыннан

«Улыма  «татаец» дип әйтәм»

Гаиләгез турында сөйләгез әле. Балаларыгыз татарча беләме? Алар да музыкага тартыламы?

Минем дүрт кызым, бер улым һәм бер оныгым бар. Беренче хатыным Саратов, ә икенчесе Уфа татары иде. Безнең мөнәсәбәтләребез барып чыкмады, аерылыштык һәм мин Таиландка үзем генә күчендем. Бирегә килгәч минем улым туды, аның әнисе тайка. Бик кызганыч, әмма ул бүген безнең арабызда юк. Улыма хәзер 22 яшь, мин аны бик яратып «татаец» дип йөртәм. Ул «Одесса» дигән рус ресторанында менеджер булып эшли.

Соныннан тагын бер тапкыр өйләнергә туры килде. Хатыным Дагыстаннан иде. Ул миңа Ева һәм Эрика исемле ике кыз бүләк итте. Аларга хәзер 14 һәм 12 яшь. Икесе дә Бангкоктагы Калифорния мәктәбендә укыйлар. Ева музыка белән кызыксына, виолончельдә уйный.

Иң олы кызым Камилла Пхукетта яши, ул «Рассвет» рус мәктәбе җитәкчесе. Регина исемле кызым башта шулай ук Таиландта яшәде, биредә музыка укытты. Кабат кире Мәскәүгә кайтып китте, хәзер сәнгать өлкәсендә эшли. Камилла һәм улым бизнес өлкәсен үз иттеләр. 

Рәхмәт, Рамил абый, уңышлар сезгә. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 март 2023
    Исемсез
    Очень интересно, позвали бы на Сабантуй башкирских артистов, было бы ещё веселее, Ильсияр например! Показать всю широту татаро-башкирский песен?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100