Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таиланд Сабан туенда татарча җырлап күңел ачканнар - видео

news_top_970_100
Таиланд Сабан туенда татарча җырлап күңел ачканнар -  видео
Наталья Вялкова

Таиланд тарихында беренче тапкыр уздырылган Сабан туенда төрле милләт вәкилләре милли уеннарда көч сынашкан, татарча җырлар тыңлаган, рәхәтләнеп күңел ачкан.

Сабантуй Пхукет утравындагы Халыкара мәктәп ишегалдында үткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Пхукеттагы «Рассвет» рус мәктәбе җитәкчесе, милли бәйрәмнең оештыручысы Камилла Медярова хәбәр итте.

Таиландта яшәп иҗат итүче Башкортстан җырчысы Рамил Медяров  «Бәхилләшү җырын» башкарган, «Катюша» рус бию академиясе укучылары милли биюләр башкарган. Сабантуй мәйданында бурят җырчысы Мария Осипова варганда уйнап күрсәткән.

Милли бәйрәмдә капчык киеп йөгерү, җәядән ату, аркан тартышу кебек ярышлар уздырылган. Ә бүрәнәдәге капчык бәрешендә салам урынына бамбук тутырылган капчыклар белән бәрешкәннәр.

Сабан туенда Пхукетның аш-су осталары татарлар, көнчыгыш халыкларның милли ризыкларын пешереп тәкъдим иткән. Бәйрәмгә килүчеләр өчпочмак, чәк-чәк, кош теле кебек тансык ризыкларны чират торып алып бетергән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100