news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Илһам» мини-сериалы: Аллага шөкер, Илһам Шакировтан әүлия ясадык – без булдырабыз!

news_top
«Илһам» мини-сериалы: Аллага шөкер, Илһам Шакировтан әүлия ясадык – без булдырабыз!
Фото: "Интертат", Рузилә Мөхәммәтова

«Илһам» күп серияле (өч серияле) фильмының ике сериясе ябык күрсәтелде. «ТНВ»ның «Ватан 21 век» кинокомпаниясе үзенең иҗат җимешен Уникаль осталык үзәгенең (ЦУМ) конгресс холлы залында тәкъдим итте.

  • «Илһам» мини-сериалы «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән.

Фильмны карарга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов та килгән иде.

Марат Әхмәтов: «Без дә булдырабыз һәм без дә үсәбез икән. Кино сәнгатенең киләчәге өметле»

Фото: © Җәмил Сәлимгәрәев

Марат Әхмәтов: «Ике сәгать буе күз яшь белән, тирән сагыш белән карадым әлеге фильмны. Безнең инде сериаллар булдыру буенча беркадәр тәҗрибәбез бар иде, абстракт темалар белән хәйран шөгыльләндек. Ә инде Илһам ага образына керешергә карар кылгач, берникадәр шикләнеп калдым.

Элеккеләрендә авторларның уйлап чыгарган образлары иде, аны ничек бирсәң, тамашачы шулай кабул итә. Ә Илһам абый – арабызда гомер иткән бөек шәхесебез, аны бит нәкъ үзе кебек бирергә кирәк – булдыра алырлармы икән, дип уйладым. Бик яхшы, бик көчле фильм килеп чыкты. Без дә булдырабыз һәм без дә үсәбез икән. Кино сәнгатенең киләчәге өметле».

Марат Готыф улы ТНВ каналының генераль директоры Илшат Әминовка һәм аның командасына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Мондый мактау сүзләреннән соң фильмга башкача бәя биреп тә булмый инде. Әйе, афәрин – иҗат командасы үз өстенә зур йөкләмә алган һәм аны матур гына башкарып та чыккан.

Хәер, әле эш бара. 45-50 минутлык 3 сериядән торган сериал башта 120 минутлык тулы метражлы фильм форматына күчерелеп, кинотеатрларда күрсәтеләчәк. Аның өчен әле прокат таныклыгы алынып, «Татаркино» оешмасы белән берлектә тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Билет алган тамашачыларга әлеге эксклюзив күрсәтүләрдән соң фильм телевидениедән күрсәтеләчәк – бераз соңрак – язга. Кыскасы, алдан карау өчен түләргә кирәк, ашыкмасаң, бушка карыйсың. Барысы да гадел, минемчә.

Була режиссер киносы, була продюсер киносы һәм оператор киносы да була икән. «Илһам» – шушы өченче очрак. Фильмның операторы – Рафик Галиев. Федераль проектларда эшләүче профессионалның катнашуы киноның уңышын тәэмин иткән. Шуңа күрә аның исемен бөтен иҗат командасыннан иң беренче язам. Чөнки режиссер Олег Кондрашовның бу әле дебют эше. Икенче режиссер – Рамил Гәрәев. Актерлар белән ул эшләгән.

  • Рамил Гәрәев – театр режиссеры. Ул – Фәрит Бикчәнтәев укучысы, Камал театрында аның тарафыннан «Сәфәр», «Игезәк» спектакльләре куелды. Хәзер театрда эшләми.
  • Олег Кондрашовның тәрҗемәи хәле турында мәгълүмат юк. Документаль фильмнар төшерә: озак еллар Түбән Кама театрын җитәкләгән Рөстәм Галиев турында «Урыннар. Счастье за закатом» документаль фильмының, «Мой народ – татары. Код успеха» документаль фильмының (идея авторы һәм проект җитәкчесе – «Туган авылым» комплексын гамәлгә куючыларның берсе – Радик Абдрахманов), «КамАЗ-мастер: история побед/проект «Герои страны-Герои спорта» документаль фильмының режиссеры. 2023 ел кергәндә Алина Сөләйманова белән бер командада Яңа ел төне мюзиклы төшергән булган.

Композиторлар – Зөлфәт Вәлиуллин һәм Миләүшә Хәйруллина. Төп продюсер – Илшат Әминов. Баш продюсер – Алина Сөләйманова.

Фото: © Җәмил Сәлимгәрәев

Киносценарий авторлары – язучы Рөстәм Галиуллин белән журналист Илдар Кыямов. Сюжет линиясен Рөстәм язып, диалоглар өлеше Илдарга тапшырылган – чөнки Илдар Кыямов гомере буе артистлар белән эшләгән кеше.

Өч сериянең икесен караган килеш сюжет турында нәрсәдер әйтү урынсыз. Монда әле күп нәрсә экспозиция фрагментлары кебек кенә күз алдыннан үтте, әсәрнең төенләнеше, чишелеше һәм башка теоретик терминнар белән фикер йөртеп булмый.

Бер кеше эчендә чын йолдызның һәм халык дошманы гаиләсеннән булу ачысы белән үскән баланың яшәве күрсәтеләме? Җырчының рухи ялгызлыгының нигезе шулмы? Әле бит аны күзәтүче органнар темасы белән кызыктырып куйдылар – аның да ниндидер бер чишелеше булырга тиештер. Әлегә боларын төшерүче команда үзе генә беләдер.

Әмма бер нәрсә ачык – без тагын бер бөек шәхесебезне «һәйкәлгә» урнаштырып куйдык ахрысы. Әйе, сериал аудиторияне тоеп, безгә нинди Илһам кирәклеген аңлап эшләнгән. Кыскасы, болар бит Илһам абыебыздан бер гөнаһсыз изге җан ясаганнар, адәм баласы түгел, бер кимчелеге булмаган фәрештә инде менә. Татар кешесе әүлияләрсез яши алмый.

Хәер, шулай буласы алдан ук билгеле иде.

«Кеше фәрештә түгел, кимчелекләре бар. Алар күрсәтеләчәкме?» – дип сораган идем Илһам Шакировның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиевтан фильмның кастингы вакытында. Чөнки ул консультант иде. «Тумышыннан алып 50 нче елларга кадәрге бала чагында – кешенең изге җанлы чагы. Ә артист чорында – һәр кешенең үз холкы. Кимчелекле якларны мин күрсәтмәү ягында», – дигән иде ул.

Сценарий соавторларының берсе Илдар Кыямов та шундый ук фикердә иде.

«Белгән кеше белә, әмма барысын да экранга чыгарып селкү – дөрес түгел. Чөнки Илһам абый – халыкның бер каһарманы. Илһам абый белән Әлфия апа – татарның күз өстендәге кашы кебек. Шуңа күрә без андый әйберләрне кертмәү ягында. Шәхсән мин үзем шулай уйлыйм, иҗади төркем дә шундый ук фикердә. Без аның «алтын чоры»н, аның үргә менгән, балкыган, гөрләгән чорын күрсәтәбез. Бала чагына сәяхәт ясап алабыз. Халык бит андый геройларын начар итеп күрсәтергә яратмый, Сөембикәне дә манарадан сикергән дип сөйли, ә бит без аның кайчан үлгәнен дә белмибез. Халык үз героен ялган юл белән булса да шулай итеп күрсәткән – риваятькә кертеп калдырган».

Илһам Шакиров ролен башкарган Марсель Мөсәвиров - Чаллы театрының «әйдәп баручы актеры» - фильмның уңышы. Тарихта, Такташ әйтмешли, «Мулла кебек тәүфыйк иясе» булган Илһам абыйны калдыру максаты куелган икән, бу максатларга Марсель бигрәк тә туры килә кебек – ул бар тырышлыгын куеп Илһам Шакировның яхшы якларының күчермәсен булдырган. Фильмның максаты шул икән, «копия верна» дип мөһер сугасы гына бар. Хәер, күчермә ясау максаты куелмаса да, Марсельнең уйный аласына иманым камил. Күзендә фикер бар, эчке затлылыгы чагыла. Татар хатын-кызы ярата торган тип инде.

Экранда нәни Илһам да бар – ул да изге җан. Әлеге роль Самат Вәлиуллинга тапшырылган. Тинчурин театрыннан Луиза Закированың улы икән ул. Чынлыкта бөтерчек кебек малай булса да, аның персонажы Илһам Шакировка охшаганмы-юкмы икәнен беркем әйтә алмас, әмма экранда Марсель уйнаячак Илһам Шакировның балачагы булуына ышанмый мөмкин түгел. Дөрес, «стерильный» шәһәр малае булуын рәссамнар яшереп бетерә алмаган. Без аның ул стерильлеген Илһам агада булган затлылыкның чагылышы итеп кабул итик. Ә аның күз карашын күрсәгез иде! Аның тирәнлеге! Сөбханалла!

Ике Илһам

Фото: © «Интертат», Рузилә Мөхәммәтова

Кинода Илһам Шакировның ике мәхәббәтен күрәбез: легандар Әлфия Авзалова һәм Финляндиядә яшәүче татар кызы Рәхилә. Әлмәт театры актрисасы Миләүшә Юзаева Рәхиләне уйный – затлы туташны уйнавын сокланып карыйсың. Әлфия Авзалова ролендә – Камал театры актрисасы Алинә Мөдәррисова. Әлфия апабыз халыкчан, әйе, гади, әйе, сүзгә кесәгә кермәгәндер, әйе, әмма аннан «затсыз хатын» ясарга кирәк идеме (зинһар кичерегез болай диюемне)?

Минем тиз арада Айдар Җаббаров белән Резеда Гобәева Камал театрында чыгарган «Мәңгелек юл. Әлфия Авзалова» байопик-спектаклен тагын бер кат карыйсым килә башлады. Ләйсән Гатауллинаның Әлфиясендә эчке затлылык бар иде, умырткасы бар иде аның. Бәлки, бу актриса уйный ала торган әйбер дә түгелдер, ул токымыңнан киләдер – булса була, булмаса юк.

Кинода күптин-күп Татарстан дәүләт театрлары артистлары катнаша һәм арада уңышлы гына образлар иҗат ителгән (берничә). Мин бүген аларга бәя биреп тормам, бераз әйтештереп үтү белән чикләнермен.

Илһам Шакиров янында өчлек булып коллективы - Фәнис Җиһанша (алып баручы), Булат Зиннәтуллин (баянчы) һәм Сәйдәш Шәрапов (коллективтагы музыкант, рус егете) йөри. Әүлиядәй Илһам янында вазгыятьне җиңеләйтү вазифасы Фәнис Җиһанша персонажына тапшырылган булса кирәк һәм Фәнис үзенә кушылганны 200 процент, юк алай гына да түгел, 500 процентка арттырып үтәде.

Татар киноларында актив төшүче Сәйдәш Шәраповка монда зур роль бирелгән. Танылган балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапованың улы ул. Профессиональ актер түгел, рус телендә иҗат итүче шәхси театрларның берсендә эшли дип беләм. Кино өчен органикасы шәп.

Мин әле массовка белән бераз талымсызлыкны сүкмәкче идем дә, ярар инде, терекөмеш чыгарган татарлар арасында да мимылдап торган хатыннар булгандыр, татар хатыны гел кибегеп бетмәгәндер. Иң яхшысы – мин текстны оператор Рафик Галиев сүзләре белән тәмамлыйм. Тел-теш тидермәслек визуал ясый алган оператор сүзләре дә ул!

Рафик Галиев: «Тегермән күренешен төнлә төшерсәк тә, иҗат командасы кояшлы көн тудыра алды. Картина үзе дә яктылык бирә. Бу татар киносының үсешендә чираттагы этап диясем килә. Мин моны курыкмыйча әйтәм. Бу проектка чакыруларына шатмын. Мәскәүнекеләр белән чагыштырып та булмый торган бик кечкенә бюджет булса да, безнең фидакарь команда яхшы кино ясый алды. Өченче серия күпкә кызыклырак булачак – көтегез! Күз яшьләре дә, эмоцияләр дә күбрәк булачак.

Татар киносы билгеле бер адымнар белән бара. Әмма төрле платформалар аша зуррак экраннарга чыгарга кирәк, рус теленә дубляж да кирәк. Татарстан кысаларында гына ябылып калмаска кирәк. Татарстан һәм аның кешеләре турында белергә тиешләр. Дөнья кинофестивальләренә чыгарга кирәк – шул чакта Татарстан гөрләячәк!»

Фото: © «Миллиард татар»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар