news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың ире өйләнгән

news_top
Мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың ире өйләнгән

Мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Абдракипов яңа гаилә корган. Аларның туенда Татарстаннан җырчылар Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар да кунак булган.

«Бик якын дустыбызның барыбыз да зарыгып көткән туе булачак», – дип хәбәр итә Рамил бу яңалыкны социаль челтәрдә. Аннары кияү һәм кәләш белән бергә төшкән фото да урнаштырды.

«Ел туе. Илгиз*Лия. 28.08.2024» дип язган ул бу фотога.

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова икенче баласын тапканнан соң өзлегүдән 2016 елның 26 гыйнварында вафат булды. Күпләрнең хәтерендә ул мәңгелек хит «Туган як», «Әйтелмәгән мәхәббәтем», «Бәхетебез бикле ятмасын» җырлары белән калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар