Вәсилә Фәттахованың ире: "900 грамм булып туган балабыз әле дә аякка баса алмый"
Вәсилә Фәттахованың ире: "900 грамм булып туган балабыз әле дә аякка баса алмый"
"Ирек мәйданы" газетасы Вәсилә Фәттахованың ире Илгизнең хәлен белешкән.
"Улыбыз Кәрим беренче сыйныфны тәмамлады. Уфада лагерьга барырга җыена. Ул минем белән яши. Кызыбыз Камиләгә 3,5 яшь. Аны әти-әнием карый. Кызганыч, 900 грамм булып туган балабыз әле дә аякка баса алмый. Хәтта утырмый да. Кыскасы инвалид. Тамагына ашый, бераз сөйләшә. Аны дәвалау белән шөгыльләнәбез. Казанда булдык, тиздән Мәскәүгә, көзгә Кытайга барырга җыенабыз. Табиблар өмет бар, диләр.
Үзем төзелеш бизнесы белән шөгыльләнәм. Вәсиләдән калган гадәт буенча, артистларның концертларын да оештырам. Өйләнергә җыенмыйм, чөнки Вәсиләне оныта алмйм. Улым да гел әнисен искә төшерә. Күңелгә һаман да бик авыр".