news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илгиз Абдракипов белән туй иткән Лия икенчегә кияүгә чыккан

news_top
Илгиз Абдракипов белән туй иткән Лия икенчегә кияүгә чыккан
Фото: Лия Мифтахова архивыннан

Продюсер Илгиз Абракипов белән зур туйлар уздырган косметолог Лия Мифтахова яңадан кияүгә чыккан. Бер чибәр егет белән фотосын ул социаль челтәрләрдә күрсәтте.

«Мәшәкатьләр һәм яңгыравыклы сүзләрдән башка гына. Без икәү һәм иң мөһим «әйе» сүзе. Эчтә җылы һәм тыныч булганда, зур мәҗлесләр дә кирәк түгел. Янәшәмдә – алга таба бергә атлыйсы килгән кешем», – дип яза ул.

Мәрхүмә җырчы Вәсилә Фәттахованың тормыш иптәше Илгиз Абдракиповның, 8 ел ялгыз яшәгәннән соң Лия белән яңадан тормыш корып җибәрүе хакында язган идек. Аның 3 баласы бар, иреннән аерылган. Алар туй мәҗлесен Уфада уздырды. Бәйрәмдә татар эстрадасының танылган артистлары катнашты. Әмма ни кызганыч, туй ясап 1 ай узганнан соң, алар аерылышты. Лия исә «Интертат»ка Илгиз белән рәсми рәвештә язылышмауларын сөйләп, туйларын «шоу» дип атады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар