Татар эстрадасы җырчысы шушы эссе көннәрдә, кояшта кызынып, балык тотып, авылда ял итә. Социаль челтәрдә ул: «Әйдә су керергә алып барам», - дип язып, фото урнаштырган. Соңрак артист аның белән бик күп кызларның су коенырга барырга әзер булуын хәбәр итте.
«Алдагы фотода су коенырга чакырган идем. Күпме кыз язды, малай. Ай-яй, кызлар. Молодцы. Әмма әзрәк алданрак языгыз, мин сезгә бер Газель әзерләп куям, яме. Сезне барып алалар, минем янга алып килеп куялар, рәхәтләнеп сезнең белән су керәбез. Сөйләштекме? Алданрак языгыз», – дип сөйли Ришат.
Искәртеп үтик, Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмира (Ришат аны Тәтишка дип таныштырды) белән аерылышулары турында хәбәр иткән иде.
Фирдүс Тямаев аларны дуслаштырмакчы да булган иде.
Бу темага:
Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтов белән аерылышуы турында: «Ир-ат игътибары җитми»
Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны: «Аерым яшибез, аерым...»
Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән аралары бозылу турында: «Икебез дә гаепле...»
Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны иренең эч серләрен сөйли: эчүе, баласы, мунчасы турында