Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике туган һәлак урыннан махсус операция зонасы туфрагы алып кайтканнар - «Арча хәбәрләре»

news_top_970_100
Ике туган һәлак урыннан махсус операция зонасы туфрагы алып кайтканнар - «Арча хәбәрләре»
http://arskmedia.ru/

Узган атнада әфганчы Арча егете Илнур Яруллин махсус хәрби операция зонасына барып, Кишет авылы егетләре Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов вафат булган урыннан әлеге җирнең туфрагын алып кайткан. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы яза.

Махсус операциягә җибәрелгән 2 авылдаш апрель ахырында һәлак булган иде.

«Алмаз белән Фирдүснең исемнәре мәңгегә хәтерләрдә саклануын телим. Шуңа күрә әлеге туфракны һәм егетләребезнең хәрби зонада кигән киемнәрен, шәхси әйберләрен бергә туплап, музейда бер почмак булдырасыбыз килә», – дигән Илнур Яруллин.

Егетләр һәлак булган хәрби операция зонасы туфрагы Иске Кишеттә урнашкан Гани Сафиуллин музеенда сакланачак. Бу турыда егетләрең әниләре һәм тормыш иптәшләре белән килешенгән.

Илнур Яруллин шартлаган урыннан туфрак алуын фотога да төшереп алган.

Илнур Яруллин үзенең әфганчы иптәшләре белән һәлак булган авылдашларының җәсәдләрен Ростовтан кайтарту эшләрен дә үзе оештырып йөргән.

Аның махсус операция зонасына беренче тапкыр гына баруы түгел, дип яза газета. Илнур Яруллин хәрбиләр өчен ярдәм җыюны даими оештырып тора. Бу баруларында да алар егетләргә гуманитар ярдәм һәм мобиль мунчалар илтеп тапшырганнар.

Фирдүс Гарипов

Алмаз Сәләхиев

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100