Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча районыннан ике туган һәлак булган: «Китмә, кал!» дигәнне ишетергә дә теләмәде...»

news_top_970_100
Арча районыннан ике туган һәлак булган: «Китмә, кал!» дигәнне ишетергә дә теләмәде...»

Арча районының Кишет авылыннан ике егет махсус операциядә һәлак булган, дип хәбәр итә Йолдыз Заляева (Галиахметова) «ВКонтакте» аккаунтында

«Сәләхиев Алмаз Зиннур улы 1993 елның 19 июлендә Арча районы Яңа Кишет авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Әле 1 ел ярым элек кенә яраткан әбисе, аннары, озак та тормый, 1 ел элек әтисе вафат була. Алмаз бик авыр кичерә аларның якты дөньялардан китүләрен.

2011-2012 елларда Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә, армия сафларында хезмәт итеп кайткан булган. 2016 елның 13 августында Арча районы Иске Йорт авылының иң чибәр кызын үзенең тиң яры итеп сайлап, Сәләхиева (Әхмәтҗанова) Люция Фидәрис кызы белән бик матур гаилә кора. 2017 елның 19 июнендә, яшь гаиләнең тормышларын ямьләндереп, беренче кызлары Азалия дөньяга аваз сала. 2019 елның 10 июлендә, тормышларын тагы да тулыландырып, икенче кызы Әминә дөньяга килә.

Шушы матур, тырыш гаилә Казанда ипотекага квартира алып, якты киләчәккә зур өметләр баглап яшәп ятканда, мобилизация дигән мәхшәр башлана. Егетләрне чакыру кагазе Алмазга да килә. 2022 елның 26 сентябрендә яшь егетне гаиләләре белән елап озатып калалар. Баруга ук кайнар ноктага эләгә ул.

Инде отпускыга кайткач та, тормыш иптәше Люциянең: «Китмә, кал!» дигән сүзләрен ишетергә дә теләми. «Бармыйча булмый, андагы егетләрне дә өйләрендә көтәләр. Монда качып калучыларны да кемдер сакларга тиештер бит!» – дип китеп бара. «Барам да кайтам», – ди. «Барды…кайта инде…» – ди тамак төбендәге төерләрен йотып Люция. 

Алмаз, Люция, олы кызлары Азалия һәм төпчекләре Әминә

Фото: © Йолдыз Заляева (Галиахметова) аккаунтыннан

«Балалар сорый әтиләрен. Әтиләрен сагынып көтеп торалар иде. Мин ничек тә тешне кысып түзәрмен, балаларга яраткан әтиләре кирәк бит», – дип өзгәләнә Люциябез.

Гарипов Фирдүс Фарсил улы 1989 елның 9 апрелендә Арча районы Иске Кишет авылында гаиләдә өченче бала булып туа. 2нче сыйныфта укыган вакытта, әтисе вафат булып, ятим кала. Өйдә калган бердәнбер ир-ат буларак, бөтен эш кечкенә Фирдүс өстенә кала, әнисенә зур ярдәмче булып үсә.

2012-2013 елларда Казанда армия сафларында хезмәт итә. 2017 елның 26 августында үз авылының иң матур кызын сайлап, Гарипова (Шиһабиева) Гөлчәчәк Радик кызы белән гаилә кора. 2018 елда тәрәз төбендә матур чәчәк аткан гөл кебек кызы Камилә туа, ул сабыйга бүгенге көндә 4 яшь. 2021 елда улы Рамазан туа. Нәниенә майда, Аллаһ боерса, 2 яшь тула. Бу сабыйлар бит әле әтиләренең назын да тоя алмыйча, ятим калалар.

Ялга кайткан вакытка туган көне туры килә. Туганнары белән җыелып, матур итеп 34 яшен үткәрәләр. 9ы – туган көне булса, 22се – үлгән көне...

«Ул акчаларның берсен дә тотмадым, бүген сине кайтарсалар, өйдәге бөтен акчаны илтеп бирергә әзер мин!» – дип әйтә торган була тормыш иптәше Гөлчәчәк аңа. «Бетереп кайткач, машина алам», – дип хыяллана Фирдүс. 

 

Фото: © 

Менә шулай, кеше бүген – бар, иртәгә юк шул. Бөтенебезнең язмышлары Аллаһ кулында, дияр идемдә, әмма шул гомерләрне кыскартуга сәбәп булучы... бетсен иде, диям мин.

Фирдүс белән Алмаз бит әле туганнар да булалар», – дип язган автор.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 апрель 2023
    Исемсез
    Аллахым гаиләләренә сабырлык бир. Сөеп, сөенеп, сөелеп яшәр чаклары.... балаларның әти дип, җитәкләшеп йөрер вакытлары. Бик кызганыч хәлләр, егетләрнең урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Әмин🙏🙏🙏Яшь җанкайлар😭😢🤲🤲🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100