Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Игенчеләрнең язгы кәефе: «Бу фермерлыкның соңгы елы булыр инде, дип уйлыйм»

Әле генә йорттан биек кар өемнәренә карап: «Бу кар кайчан эреп бетә инде?» – дип тора идек. Яз карны тиз генә җыештырып куйды да игенчеләрне басуга чакырды. Районнарның күбесе кыр эшләренә, чәчүгә кереште. Һава торышы да әйбәт тора, җир дә дымга туенды, тик игенчеләрнең генә кәефе юк шул.

news_top_970_100
Игенчеләрнең язгы кәефе: «Бу фермерлыкның соңгы елы булыр инде, дип уйлыйм»
Абдул Фәрхан

Халык синоптиклары: «Кар сулары туң булмаган туфракка сеңеп бетәр дип ышанабыз», – дигәннәр иде. Шулай булды да. Көздән дымга туенмаган җир кар суларын сеңдерде дә алды. Аллаһка шөкер, зур зыян китерердәй хәвеф-хәтәрләр булмады. Җилле, кояшлы һава торышы да үз эшен башкара. Зәй, Азнакай районнары басуларга техниканы беренчеләрдән булып кертте. Уҗымнар һәм күпьеллык үләннәр мәйданнарына минераль ашлама кертү, туфракны тырмалау буенча күрсәткечләр барлыкка килә. Хәзер инде районнар чәчүгә дә тотынып килә. Узган елны искә алсак, 6 апрельдә инде кайбер районнар чәчүгә керешкән булган.

Республикада 527 мең гектардан артык мәйданда – уҗымнарны, 350 мең гектарда күпьеллык үләннәрне тукландыру бурычы тора.

Ашлык үстерүче фермерларның хәле ничек соң? Нинди кәеф белән язгы кыр эшләрен башлыйлар? Төшенкелек. «Нинди кәеф булсын инде...» – диләр. Игенчеләргә былтыргы чәчү сезонына да авырлык белән кергән иде, чөнки ашлыкны юк бәядән саттылар. Былтыргы уңышка да бәя юк. Шулай өсте-өстенә өелеп барганда җир кешесенең кәефе нинди булсын инде.

«Ашлама, ягулык алу өчен кредитлар алабыз»

Былтыр Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылы фермеры Илшат абый Батдалов белән очрашкан идем. Күпләр зарланган вакытта да, ул әле: «Эшлибез!» – дип тора иде. Карашында, сүзләрендә алга омтылыш, рух, ышаныч сизелде. Бүген сөйләштем дә, беренче сүзләреннән үк аның да куллары төшә башлавы сизелде. 14 яшеннән комбайнга утырган улы, агроном булып эшләгән Илфатның да күңеле кайткан. Яшь егет: «Әти, болай булмый», – дип, Казанга эшкә киткән. Ул үзе авылны бик якын күрә иде. «Шәһәр минем өчен түгел. Мин монда нәрсә эшләргә икәнен беләм. Бу эш миңа рәхәтлек бирә», – диде. Ул шәһәргә күңелендә авырлык белән киткәндер кебек. Шуңа фермерга быел тагын да авыррак.

Кәеф юк быел. Фермерлар белән аралашып торабыз, беркемнең дә кәефе юк. Икмәкнең бәясе юк. 6 сумнан саттым инде, безгә бит яшәргә, кредитларны капларга кирәк. Булган ашлыкны, түбән бәядән булса да, сатып бетердек инде. Дәүләт, ярдәм күрсәтү урынына, нервыда гына уйный. Сатылган 1 тонна бөртеклегә 1 сум 66 тиен субсидия бирәбез, дигәннәр иде. Аның үз шартлары булган икән. Кем белгән инде аны. Бирмәс өчен юлларын табалар. Күпме фермер өметләнеп торды ул акчага. Безнең файдага булмады.

Сукалап калдырган кырларны чәчмичә булмый. Ашлама, ягулык алу өчен кредитлар алабыз. Ягулыкка 3 миллион алдык, ашламага 1 миллион кредит алабыз. Уҗымнарга ашламалар керттек, хәзер кырларны тырмалыйбыз инде. Уҗымнар кышны әйбәт чыккан.

Хәзер инде безгә уңыш булмау хәерле. Хәзер бер кызыгы юк. 2 фермер көздән соң ябылырга тора. Без керткән акчаны да кире ала алмыйбыз. Без патриотлар инде, җиргә бирелгән, нишлик. Ел саен авырая бара, безне мыскыллыйлар кебек.

Мин 60 яшькә якынлашам, җирләрне калдырырлык яшьләр юк. Улым җырлап, күңелен биреп эшли иде. Ул да аңлый инде – болай эшләп озак торып булмый. Үзем тракторда тырмалыйм иртәдән кичкә кадәр, тагын 3 кеше бар. Дуслар ярдәмгә килә, Аллаһка шөкер. Алар да – акча өчен түгел, булсын дип эшләүчеләр.

Биектау районы Ямаширмә авылы фермеры Азат Әхмәтов 30 елдан артык җир эшендә. Ул да быел кәефсез генә язгы кыр эшләрен башлап җибәрә. Азат абый былтыр да: «Эшләргә дәрт калмады», – дигән иде.

Ашлама юк, ягулыкны көчкә алып кайттык, ашлык сатылмый. Нинди кәеф булсын инде монда? Былтыргы гына түгел, өченче елгы ашлыклар да ята. Иген сатылмагач, без ашлама, ягулык ала алмыйбыз бит инде, ә эшләргә кирәк. Кредитлар алып, кредитка батасы килми. Җирләрне көздән эшкәртеп калдырдык, эшкәртелмәгән булса, быел чәчми дә идем. Ашлык сатып булмый, начар... Бодайның үзкыйммәте 8 сумга якын булганда ничек 5 сумнан сатыйк?! Быелгы ашлыкны кая куярбыз... – дип сөйләде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Бөртекле культураны сатып алу кулайрак та инде»

Теләче районы Урта Мишә авылы фермеры Илдар Сафиуллин мин шалтыратканда тракторын ремонтлый иде. «Кулның телефон тотар җире дә юк, майга баткан», – дип көлде ул. Ул арпа, бодай, люцерна орлыгы җитештерә.

Ашлыкны без генә сата алмыйбыз түгел, дәүләт сата алмый бит инде, нишләтәсең. Барыбыз да авыр хәлдә калдык инде, безнең дә күпме арпа ята бит әле. Җирләрне тырмалап бетердек инде. Ашламаларны декабрь аеннан ук алып куйган идек. Икмәк сатканга субсидияләр алдык, анысы да әйбәт. Былтыргы уңышны 7 сум 50 тиеннән саткан идек, сатылып бетмәгән арпалар бар әле. Менә тракторны тизрәк ясап бетереп, басуга чыгасы иде. Без чәчүгә чыктык инде, җирләр әйбәт, – дип сөйләде ул.

Фото: © Абдул Фәрхан

Кама Тамагы районы фермеры Мансур Галимҗанов 15 елга якын ашлык үстерә һәм маллар асрый. Ул да кыр эшләренә керешкән.

– Җирләрне тырмалыйбыз. Ашламаларны алып куйдык, әзер тора. Былтыргы уңышның яртысы бар әле, алучы юк. Безнең маллар да бар, аларга ашатабыз. Алай да тагын 1 елга җитәрлек запас бар әле. Бер караганда, кыр эшләрен алып барганчы, бөртекле культураны сатып алу кулайрак та инде. Ашлама кыйммәт, солярка кыйммәт, чәчүлекне сатып аласы булса – кыйммәт. Нәтиҗәдә 8 сумнан сатасың. 1-2 көннән чәчүгә чыгасы да булыр инде. Терлекчелек булгач, без язгы культураларны гына үстерәбез, уҗымнарны да үстерү авыррак була. Мин субсидия программаларында катнашмыйм, без аны булдыра да алмыйбыз, мин инде 66 яшьтә. Безнең районда «Август» инвестор буларак керде бит инде. Җирләрне алмасыннар, хуҗалыкны, дип, ябасы килми. 3 улым ярдәм итеп тора, – дип сөйләде ул.

«Бу фермерлыкның соңгы елы булыр инде, дип уйлыйм»

Татарстандагы фермерлык хәрәкәте башында торган Илшат абый Гомәровтан да быелгы кәефләр турында сораштым. «Мин гомер буе оптимист булдым, әмма..» – дип фермер тынлык саклап торды. Илшат абый, тәҗрибәле фермер буларак, барысын да «по-порядку» аңлатып китте.

Әмма быел оптимизм андый ук түгел. Мин үзем олы кеше инде, 1979 елда ук агроном булып эшли башлаган идем. Быел мин дә төшенкелектә. Бу фермерлыкның соңгы елы булыр инде, дип уйлыйм. Авыр. Иң төп авырлык нидән килә? Авыл хуҗалыгында лаеклы квалификацияле эшче кешеләр юк. Элек колхозда хезмәт хакы шәһәрнекеннән зуррак иде. Яшәргә торак бирәләр иде. Ә хәзер, җанашым! Икенчедән, фермерлар кредит ала алмый. Икешәр ай банк юлында йөриләр. Сөтнең дә, икмәкнең дә бәясе түбән булды, шуңа фермерлар кредитсыз эшли алмый. Рентабельлек бик түбән. Ярый, мин пенсионер, ә эшли башлаган фермерларга нишләргә?! Эшләргә тотындылар – бәяләр төште! Алар күпме акча керткән эшләренә. Шуңа төшенкелеккә төшәләр. Җанашларым, кызганыч!

Фото: © Салават Камалетдинов

Мин җирдә яшим, мин барысын да күреп торам – авылда эшләү җиңел түгел. Телевизордан матур итеп сөйлиләр дә бит. Мин киләчәкне бик авыр итеп күрәм. Өмет соңыннан өзелә, дибез. Былтыр бик күп фермерлар эшләрен япкан. Быел фермерлар соңгы көчләрен җыеп эшләп карарлар. Анда да гадиләштерелгән технология белән эшләргә туры килер. Акча булмагач, ашлама әзрәк кертелә. Анысы әз булгач, уңыш та әзрәк була.

Безнең якта җирләр өлгерде, басуларга чыктык, чәчүгә чыгучылар да бар инде. Без, көз көне бәя булыр, дип көтәбез. Быел да шундый бәя булса, өметебез акланмаса, эшләрен ябучы фермерлар тагын да артыр, – дип сөйләде ул.

Фермер үзенең ашлыгын сатып бетерә алган – 7 сумнан. «5 сумнан сатучылар да бар. Алар өчен йөрәк әрнеп тора», – диде фермер.

Былтыргы бер утырышта да ул: «Бәя, бәлки, артыр. Артса да, күпкә булмас, шулай да өмет бар», – дип сөйләгән иде. Артмады гына...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100