Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алексеевск районыннан фермер Илшат Батдалов: «Улым 14 яшендә сукага чыкты»

Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылында яшәүче фермер Илшат Батдалов янына барып кайттым. Бик позитив кеше булып чыкты. Ашлыкны үзкыймәтеннән түбәнгә сатуга ничек карый? Нигә, фермер булса да, таш йорт салмый? Нигә бодай белән арпа гына үстерә? Бу сорауларга җавапны «Интертат» язмасында таба аласыз.

news_top_970_100
Алексеевск районыннан фермер Илшат Батдалов: «Улым 14 яшендә сукага чыкты»
Гөлүзә Ибраһимова

Бер үк авыр хәлдә калган кешеләрнең үз-үзләрен тотышлары һәм уй-фикер йөртүләре төрле була. Ашлык, сөт бәясеннән уңмаган елда авыл хуҗалыгы тармагы эшмәкәрләренең дә шулай. Кемдер авыр уйлар белән төшенкелеккә бирелә, кемдер позитивлыгын югалтмый. Бу тармакта озак еллар хезмәт куйган фермерлар ныграк. «Бу эшне кемдер эшләргә тиеш бит», – диләр. Алар инде авыл хуҗалыгының төрле вакытын кичергән, чарланган.

Соңгы арада фермерлардан ешрак моң-зар ишетергә туры килгәч, бу юлы да шундыйрак атмосфера булыр, үзем дә авыр уйлар белән кайтып китәрмен, дип уйлаган идем, алай булмады! Илшат Батдалов – бик позитив кеше. Менә монысы да начар, тегесе дә юк, фәлән-төгән, дип авыр сулап зарланмый. Проблемаларын сөйләде, әмма алар авыр кирпеч булып түгел, ә тузганак мамыгы булып күз алдына килде. «Аллага шөкер, техника бар, эшлибез», – дип тора фермер. Ашлыкны үзкыйммәтеннән арзанга сатабыз, дип зарланалар. Әйе, Батдалов та бөртеклеләрне 7 сумнан саткан. Шунда да: «Аллага шөкер, сатып бетердем», – дип, бер куанып куйды.

Фермер урамдагы соңгы йортта яши икән. Бик зур булмаган агач йорт янына килеп туктадык. Капка төбендә, ишегалдында чирәм үсеп утыра, таш түшәлмәгән.

«Улым, өй салырга булсаң, зурны салма, син анда куышлы уйнамыйсың бит», – дип әйтә иде әти. Шуңа менә агач йорт сатып алган идем. Бу йортта бер әби белән бабай яши иде, алар бакыйлыкка күчкәч, йорт буш калды. Туганнары йортны сатты. Нигез йортта әти үзе генә яши. Авыл халкы да: «Нигә таш йорт салмыйсың?» – дип сорыйлар. Мин анда йокларга гына кайтам, дим. Балаларга аерым уйларбыз, район үзәгеннән алып булмасмы, дим. Монда ара 10 километр гына. Улым миндә агроном булып эшли, авылда калган яшь белгеч булгач, программага да кереп карарбыз. Миңа йокларга урын булса – җитә. Иң мөһиме – техника алдык. Шуңа күңел шатлана, – дип сөйләде фермер.

«Батрак малае җитәкче була алмый, дип, миңа кырын карадылар»

Йортның ишегалдында да, ишек артында да – техника. Тышкы якта шул өй кадәр диярлек өч тимер баһадир кояшта ялтырап тора. Чәчүне фермер инде апрель ахырында ук тәмамлаган. Яңа комбайннар янында чылбырлы тракторлар, бер зәңгәр «Беларус» боегып, эш башлаган чорны хәтерләтеп тора. Дөресрәге, 2008 елларны.

Аңа кадәр дә авыл хуҗалыгында идем. Үгезләр тоттым, ит үстердем. Аннан соң безгә «Красный Восток» килде. Авылдагы әби-бабайлар: «Син генә коткарсаң, җирсез калдыралар бит, берәр нәрсә уйла», – дип мөрәҗәгать итте. Фермер хуҗалыгы булдырырга туры килде. Пай җирләрен алып, килешүләр төзеп, хуҗалык эшен башлап җибәрдек. Башта 160 гектар иде. Аннан соң тагын өстәлде, хәзер 739 гектар инде. Әле тагын 120 гектар җир алдык. Әкрен генә шулай кузгалдык, эшли башладык..

Чәчәргә орлык та юк... Туганнарның ларларыннан терлеккә дигән бодайларын алып чәчтем.

Ул вакыттагы авыл советы рәисе бик ярдәм итте. Төнлә аның техникасы белән эшләдем. Дөресен әйткәндә, Аллаһ ташламады, болай булыр дип ышанмаган идем. Юлда һәрвакыт изге кешеләр булып торды.

Башта бик авыр иде, өчәр тәүлек йокламыйча эшләдек. Бер трактор гына бар иде! Башкалар көндез эшли, ә без, аларның агрегатларын алып торып, төнлә эшләдек, чөнки үзебезнең бер әйбер юк иде. Әтинең колхоздан сатып алган «Беларусь»ы бар иде, шул трактордан башка бер техника юк. Әти гомер буе тракторчы, ә әни сыер савучы булып эшләде.

Идарәгә җыелышларга баргач, миңа кырын карыйлар иде. Бер абыйдан: «Ник алай?» – дип сорадым. «Син анда берәр тракторчы белән сыер савучы малаен күрдеңме?» – ди. Батрак малае җитәкче була алмый, дип, миңа кырын карадылар.

Хәзер таный башладылар инде. Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган съезд вакытында, сәхнәгә чакырып, Фәрит Мөхәммәтшиннең Рәхмәт хатын бирделәр, халыкка анысы да ошамый. Минем аларга барып ялынган булмады, әкрен генә үзем ерып барам. Хәзер техника бар. Хәзер җир бирүче юк, – дип елмайды Илшат абый.

«Җирне көчләргә ярамый»

Урам тәмамлангач, кыр башлана. Анда авылның сыер көтүе йөри. Мин әле башта, фермерның малларыдыр, дип уйлаган идем. Авылда көтүгә чыгарлык сыер булгач, әйбәт әле.

Хәзер кешенең кәефе төште. Сөтне 27 сумнан бирәләр иде, хәзер 15 сумнан җыялар. Авыл хуҗалыгы шулай инде, былтыр без дә ипине 16 сумнан саттык, быел 7 сумнан. Сатып бетердек, Аллага шөкер. Сатмыйча булмый, хәзер складларга яңа уңышны кертәсе була. Бәя булмагач, кешенең күңеле сүрелә. Быел игенчеләр «автоматом» гына чәчә, кызыгын күрмиләр, «чәчтемме – чәчтем»гә, – ди фермер.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы сатылган ашлыкның һәр килосына 2 сум 13 тиен субсидия бирергә булган икән. Документларны җыеп биргәч, анысын да 1 сум яки 1 сум 50 тиенгә калдыралар, ди фермер. Алайса аны башта ук төгәл сумма белән түгел, ә интервал итеп билгеләргә кирәк булгандыр инде. Фермерлар шул 2 сум 13 тиенгә өмет итеп, барысын да алдан исәпләп куя бит инде.

Әле алыпсатарлар шалтырата, ашлыкны 5 сумнан сорап яталар. Крестьянның хезмәтен дә кемдер кулланырга тырыша, эшләмичә генә, синең азыктан рәхәт күрергә тели. Бу безне борчый. Моны дәүләт контрольдә тотарга тиеш. Без ипине ил өчен үстерәбез бит, – ди фермер.

Фермер арпа һәм бодай гына үстерә. Ул, башка культураларны үстереп, җирне «көчләү» яклы түгел.

Җирне көчләргә ярамый, көнбагыш, кукуруз җирнең бөтен витаминын суыра. Арпа, бодай белән дә артта калган юк әле. Инвесторлар килә, җирне эшкәртә, уңдырышлылыгын бетерә дә ташлап китә. Җирдән алырга гына түгел, бирергә дә тырышырга кирәк. Кеше баласын алдарга була, ә җирне берничек тә алдап булмый. Җирдә эшләргә кирәк. Авыл хуҗалыгында беркемнең дә баеганы юк, тик анда кемдер эшләргә тиеш. Җир бит балаң кебек, аны ничек ташлап китәсең?!

Кайбер чәчелмәгән кырларны күргәч: «Эх, бу кырдан чәчәк ясар идем», – дип уйлыйм, йөрәк әрни, чөнки анда чүп үләне үсеп утыра. Җир газаплана бит, – ди фермер.

«Улым белән кырга чыккач, артка ятып йоклый идем»

Фермерның үзенә төрлесен ишетергә һәм төрле мөнәсәбәт күрергә туры килсә дә, улы инде – хөрмәт казанган җитәкче баласы. Авылда калган 27 яшьлек Илфат – әтисенең төп терәге. Югары уку йортын тәмамлагач, авылга кайткан, белем алуны да дәвам итә. Хуҗалыкта агроном булып эшли. 

Улым яшьтән эшне күреп, эшләп үсте. Кырда эшли башлаганда көндез әти ярдәм итә иде, азыгын, соляркасын кырга алып килде. Мин көне буе тракторда, кайтып берәр сәгать йоклап алам да тагын чыгып китәм. Кич улым минем белән утырып бара, мин кырны әйләнә буенча тырмалап алам да артка ятып йоклыйм. Улым шул әйләнә буйлап эчкә таба 2-3 сәгать йөри. Үзе мәктәптән кайткач йоклап ала иде.

Ул яшьтән шундый. 14 яшендә авылда «Ока» машинасында йөрде. Кич чыкканда, 12гә кайтырга, дип җибәрәм. Берсендә иртән тордым – өйдә юк. Кырга эшчеләрне алмаштырырга барырга кирәк. Күңел яна, кайда булырга мөмкин, дим. Эшчеләрне утыртып киттем. Төнлә эшләгән тракторлар берәм-берәм килеп туктый башлады. Нишләп тракторлар күбрәк чыккан, дим. Соңгысы булып килгән сука таккан трактордан14 яшьлек улым сикереп төште.

«Улым, нишләп йөрисең?» – дим. «Әти, яңгыр ява, диләр, сукалап бетерергә кирәк бит», – ди. Тракторны кабызып, кырга сукаларга киткән. Бу – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән. Күңеле җиргә тартыла. Мәктәпне бетерүгә: «Агрономга барам», – диде. Университетка керде. «Китәм», – дигәне булмады. Чәчүгә дә үзе чыга. Аллага шөкер, ул яктан ярдәм бар. Үз кешең – үз кешең инде, җиренә җиткереп эшли. Читтән килгән кешегә «көн үттеме – үтте», – дип сөйләде әти кеше.

«Хатыным утка керерлек!»

Бу – тәрбиядән дә киләдер, дигән идем. Илшат абый тәрбия бирергә, бала белән булырга вакыты да булмавын әйтте. 13 яшеннән улын үзе генә тәрбияләгән. Беренче хатыны гаиләсен ташлап киткән. Ул вакытта кызлары Регина инде Казанга киткән була, ә әти белән ул авылда икәү кала. Фермерлык эшен башлап кына җибәргәндә – иң авыр вакытта чыгып киткән хатыны.

«Бәлки, бу эшне башлаганга киткәндер дә. Улымны мәктәпкә озатканда: «Син мәктәпкә бар, мин бер җиргә барып кайтам», – дип киткән. Баланы үзе белән дә чакырмаган иде.... Беренче хатыным миннән 10 яшькә яшьрәк иде», – дип сөйләде фермер.

Кызлары Регина Казанда үз гаиләсен корган, ул инде 2 бала әнисе. Илшат абый да үз бәхетен тапкан. Күршедәге Сахаровка авыл кызы Аленаны хатын итеп алган. (Беренче хатыны да шул ук авылдан булган.) Илшат абыйга хәзер 55 яшь, ә хатынына – 24. 4 еллап инде бергә яшиләр. Хәзер тормыш иптәше – аның өчен төп терәк.

Хатыным көне-төне минем белән. Ул минем пешекче дә, инженер да, механик та. Кырда вакытта берәр нәрсә ватылса, аңа язып кына җибәрәбез – складтан кирәкле запчастьне алып килеп бирә, Аллага шөкер, ул утка да керә, – ди фермер.

Дуслары арасында хатыны һәм машина темасына шаяртып та ала икән. «Мин машина һәм хатынга бик катгый карыйм. Машинаны 2 ел саен яңартам, хатынны да шулай», – дип күңелне күтәрә. Әйтәм бит, бик позитив кеше ул. 

Бүген ул: «Аллага шөкер!» – дип яши. 

«Бу эш минем өчен рәхәт кенә, үзебез өчен эшлибез бит»

Мин авылда калган герой егет белән дә сөйләшермен, дигән идем. Башта Илфат техника тирәсендә күренеп алды, аннан ишегалдында күрдем. Шуннан ул өйгә кереп китте. Илшат абыйга: «Мин улыгыз белән дә сөйләшер идем», –дим. Илшат абый: «Аның белән сөйләшергә сезгә авыррак булыр», – дип куйды. Бер бәхетсез очрактан соң егетнең теш казнасына зур зыян килә. Теш казнасына бик күп тимерләр беркетелгән. Әти кеше, аңлый алмамын, дип фаразлады. Фото өчен булса да чакырыгыз, дим. Әти кеше чолан ишеген ачып: «Улым, чык әле», – дип чакырды. 

– Илфат, сиңа авылда ошыймы, – дим.

Бик! Монда тыныч, иркен! Шәһәр минем өчен түгел, анда тавыш. Мин монда нәрсә эшләргә икәнен беләм. Бу эш минем өчен рәхәт кенә, үзебез өчен эшлибез бит. Булсын, дип тырышасың, – ди сөйләде егет. 

Мин ул сөйләгәнне аңладым. Афәрин, диясе генә кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100