Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ифтардан соң калган юшкын: башкалар өлешен алып китүчеләрне аклап буламы?

Республика ифтар узды, ә анда күзәтелгән бик матур булмаган күренешләр әле дә күңелне кырып тора. Кешеләрнең пакет-пакет ризык төяп чыгуы күпләрдә ризасызлык уятты. «Интертат» бу күренешкә карата төрле кешеләрнең фикерләрен белеште.

news_top_970_100
Ифтардан соң калган юшкын: башкалар өлешен алып китүчеләрне аклап буламы?
Салават Камалетдинов

Республика ифтарыннан репортажда үз тамакларын инде туйдырган кешеләрнең башкаларның өлешләрен алып китү күренеше турында язган идек. Социаль челтәрләрдә урнаштырган видео, язма, пост астында калдырган комментарийлардан мондый хәлнең ел саен кабатлануын аңлап була. Шул хәлләрне бер тапкыр күргәннән соң, икенче елда ифтарга барудан баш тартучылар да булган.

Мохтаҗларга, килә алмаган кешегә алалардыр, дип аклаучылар бар. Ул бөтен кеше өчен куелган конфет яки печенье арасыннан 1-2 тәмлүшкә алу түгел бит, башка кеше өчен әзерләнгән порцияне алу. Бөтен кеше тукланганнан соң: «Кереп алыгыз, артыгы калды», – дип әйтсәләр, шунда төяп чыксалар, аңлашылыр иде.

«Кызлар ризыкларын тотып, саклап тора иде»

Бу хәлләрне видеога төшергән журналистлар белән сөйләштем. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Медиа директоры Алсу Исмәгыйлева бер ир-атның берничә ланч-боксны букчасына тутырганны төшергән. Ул: «Сез кемгә алдыгыз?» – дип татарча да, русча да сорап карый, теге кеше ишетмәмешкә салыша.

Ифтарда хатын-кызларның күбрәк булуы күренеп тора. Хатын-кызлар ифтар залына кергәндә, ир-атлар инде утырышып беткән иде. Хатын-кызларның чираты да озын, керә баралар, утыра баралар. Бер якта урыннар калмаган иде, безне ир-атлар утырган яктагы өстәлләргә юнәлттеләр. Бер агым булып шунда киттек. Без утырганда, кайбер ир-атлар инде тамакларын туйдырып чыгып бара иде. Әйткәнемчә, хатын-кызлар чираты озын иде әле. 

Чыгып барган ир-атларның кайберләре, хатын-кызлар өстәле янына туктап, андагы ризыкларны пакетларга төйи башлады. Хәтта рюкзак белән килгәннәр! Әлбәттә, мин аны ачып карый алмыйм, ләкин аңлашыла бит инде. Ифтарга әйбер төяп килү ихтыяҗы юк, шуңа анда да ризык тутырганнар, дип фаразлыйм.

Болай булырга тиеш түгел, дигән хис булды. «Сез кемнекен аласыз, кемгә җыясыз?» – дип сорадым, ләкин ишетмәмешкә салышалар. Мин аны ишетелмәслек итеп сорамадым. Минем соравыма өстәлнең икенче башында утырган хатын-кызлар да игътибар итте, ишетте.

Фото: © Салават Камалетдинов

Мин борылып видео яздырган арада, безнең өстәлдән дә алмакчы булганнар. Кызлар ризыкларын тотып, саклап тора иде. Барган җирдән ала бит ул, бу – чып-чын урлау күренеше, – дип сөйләде ул. 

Шуларны күреп ифтарга бармый башладым, диючеләр булуын истә тотып, мондый күренешләр кешене ифтарга йөрүдән биздерә аламы, дим. 

Биздерә алмый, дип уйлыйм, – дип дәвам итте Алсу апа. – Ул бит инде беткә ачу итеп тунны яккан кебек була. Республикакүләм ифтарны үткәрүнең нияте бар, кеше дә ниятләп бара. Бур кеше нияттән биздерә ала икән, иман ныклыгы турында уйларга кирәктер. Оештыручыларны хөрмәт итеп, әлбәттә, мондый чарага йөрергә кирәк, чөнки оештыручыларның нияте изге, – диде.

Аннан мондый «ризык алу» күренешен булдырмау юллары турында сөйләштек. 

Кемнәрдер өстәлләргә исемнәрне язып куярга тәкъдим итә, ләкин бу коткара алмый. Ризык алучы кешеләр әрсезлекнең ар ягына чыккан. Өстәл саен бер волонтерны билгеләргә тәкъдим итәр идем. Шул очракта мондый күренеш кимер, ләкин тулысынча бетмәс, чөнки ул кешеләр әрсез. Андый кешене бер волонтер туктата алмый. Барган җиреннән бер әйберне эләктереп алып киткән кешене волонтер нишләтсен? Артыннан чаба алмый. Өстәл янында волонтер булса, кеше намусына буйсынып, туктап калырга мөмкин. Моның файдасы булыр иде, – ди Алсу апа.

«Ланч-бокслардагы өчпочмаклар идәнгә дә тәгәрәп китте, аларны да кире алып салдылар»

Хезмәттәшем Чулпан Шакирова белән дә сөйләштем. 

Бу мәсьәлә мине бик борчый. Без утырган җирдә әле бер 5 өстәл артына кеше утырмаган иде. Без үзебез дә шактый соң кердек. Әле тагын йөзләгән кеше чиратта тора иде. Ир-атлар ул вакытта ашап бетерә иде инде. Без әле су да эчәргә өлгермәдек, үзләренең өлешләрен ашаган ир-атлар, араларында хатын-кызлар да бар иде, өстәлләрдәге азык-төлекне ала башлады. Сорамыйча алу – урлауга керә, дип саныйм. Ир-атлар, як-якларына карана-карана, тиз-тиз букчаларына тутырды. Ланч-бокслардагы өчпочмаклар идәнгә дә тәгәрәп китте, аларны да кире алып салдылар. «Сез сорадыгызмы? Кемнекен аласыз?» – дип сораганга берсе дә җавап бирмәде. Мин бу күренешне дөрес дип санамыйм. Көне буе ураза тоткан, ризыкның кадерен белгән кеше болай эшләми. 

Бәлки, мохтаҗларга алалардыр, дип комментарийлар калдырдылар. Андый очракта аны сорап алырга була. Минемчә, бу очракта урладылар. Алар үз алларына куйган үз өлешләрен ашап бетереп килделәр бит. Шуннан соң үземнең дә тамактан ризык үтмәде.

Фото: © Рамил Гали

Җәмәгать намазын укыйм, бергә ифтар ашыйм, теләкләр телим, дип киләләр ифтарга, ә кемдер шундый «хайвани» теләкләрен басар өчен килә, ризык күп, дип килә. Тагын бер тапкыр әйтәм: танышларыңа, мохтаҗларга алып кайта калсаң, аны оештыручылардан, волонтерлардан сорап алып була. Аннан соң хатын-кызлар кереп җитте, ә өстәлдә аларга ризык калмаган иде, – дип сөйләде ул. 

«Табынга тезелгән ризык боксларын җыюлары, узыша-узыша, җиләк-җимешләрне пакетларга тутырулары матур түгел инде»

Журналист Эльмира Сәлахова да, ураза тоткан кеше мондый адымга бармый, дигән фикердә.

«Мин Республикакүләм ифтарда икенче ел катнаштым. Андый хәлләрнең булуын ишетеп беләм, үзем күрмәдем. Ураза тоткан кешеләр андый гамәлгә бармый, ул тыйнак, сабыр була. Мондый гамәлне ураза тотмаган, кызык өчен килгән кешеләр кыла. Бу, әлбәттә, татарны бизи торган әйбер түгел, хурлыкка калдыра. Бәлки, ул боксларны биреп кенә җибәрсәләр дә ярагандыр.

Кызганыч, ифтар культка әйләнде. Безнең әби-бабайлар алай авыз ачмаган. Хәзер барысын да күрсәтергә омтылалар. Мәсәлән, шул ук фэшн-ифтарда бер вәгазь булмады, җыр-биюле шоуга әйләнде», – дип сөйләде ул. 

Фото: © Салават Камалетдинов

Ифтар башланыр алдыннан журналист Динара Әхмәтова белән очрашкан идем. Сүз уңаеннан гына бер-беребезне очрату ничек булганын әйтеп үтәсе килә. Ул көнне көндез бер чарада туры килдек. Аның да ифтарга барасын белгәч, анда 11 мең кеше була, безнең очрашу икеле, дип әйткән идем. Бер сөйләшмичә-нитмичә генә көтмәгәндә очраштык. Гомумән, берничә кеше белән шулай булды. Очраклы хәл булдымы соң… Юкса, 11 мең кеше арасыннан.

Ярый, темага кайтам. Соңыннан аның белән дә сөйләштем.

Мин бу көнне бик көттем. Тыгыз эш атнасы булгач, Аллаһ боерса, барып, күңелемне тынычландырып, ял итеп кайтам, дип уйладым. Республикакүләм ифтарда өченче тапкыр катнашуым. Ләкин иң уңайсызланганым – ураза тотмаган килеш баруым булды. Әле анда утырганда да, ураза тотмаучылар залдан чыгып китүегез сорала, дисәләр, ничә кеше калыр иде икән, дип уйлап куйдым. Минем кебекләр бар икән, анысын таныш-белешләр белән аралашкач белдем. Күптән күрешмәгән дуслар белән күрешү, хәл-әхвәл сорашу өчен дә – рәхәт урын. Бер хезмәттәшемнең волонтер булып эшләвен күргәч, күзләрем яшьләнде. Аңа карата хөрмәтем тагын да артты. Гомумән, чара, елдагыча, бик әзерлекле иде.

Ләкин минем озак итеп дога укыганнарын тыңлыйсым килеп калды. Аннары күпчелекне алып торган гүзәл затларыбыз шул матур сүзгә тап төшермәсеннәр иде. Ифтар вакыты җитеп, әле намаз да укылып бетмәгән килеш, йөгерә-йөгерә ашау залына китүләре, этешеп-төртешеп, табынга тезелгән ризык боксларын җыюлары, узыша-узыша, җиләк-җимешләрне пакетларга тутырулары матур түгел инде. Ачлык заманы түгел, ел әйләнәсе табыннан сый-хөрмәт өзелми. Беренче чиратта, Аллаһны зурлап, шөкер итеп, икенчедән – үзебезне хөрмәтләп, өченчедән башкалар турында да уйлап эш итсәк иде, – диде ул. 

«Шуны истә тотарга кирәк: мохтаҗлар арасында бөтен кеше дә тәрбияле була алмый»

Бу темага Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән сөйләштем.

Беренчедән, язылган ризык тешне сындырып булса да керә. Кемдер алганнан ризык җитми калмагандыр, дип уйлыйм. Әлбәттә, әдәпле кеше өчен әдәпсез кешенең кырында утыру уңай хәл түгел. Шуңа күрә, күңелне төшергән урыннар буладыр. Әлбәттә, оештыручылар, андый гамәлләрне күреп, әкрен генә булдырмау өстендә эшләргә тиеш.

Без үзебез дә 700 кешелек ифтар үткәрәбез, кимчелекләрне язып барабыз, икенче елда исәпкә алырга тырышабыз.

Шуны истә тотарга кирәк: мохтаҗлар арасында бөтен кеше дә тәрбияле була алмый. Изгелек кылам дип, үзеңнең хезмәтеңне, малыңны, сәдакаңны тәкъдим иткәндә дә, төрле хәлләрне күрергә туры килә. Мәсәлән, без ел саен корбан итен таратабыз. Кайвакыт: «Миңа сөяклесе эләккән», – дип киләләр. Әлбәттә, каргышын да ишетәбез, тик ул сүзләр безне изгелек кылудан туктатырга тиеш түгел.

Фото: © Солтан Исхаков

Корбан таратканда, чәшке тун кигән кешенең әнисенә корбан ите сорап килгәне дә булды. Бу да – тәрбиясезлек, әле бу – күбрәк тә тәрбиясезлек. Шундый тун алган кеше газиз әнкәсен ашата ала, дип уйлыйм. Әйе, төрлесен күрергә туры килә. Җитешсезлекләрне күргәч, без вәгазьләрдә аңлата башлыйбыз.

Бәлки, монда да ифтар алдыннан шул темага вәгазь кирәк булгандыр...

Бәлки. Кеше саны күбрәк булган саен аны контрольдә тоту кыенрак. Кешеләргә сабыр итәргә кирәк инде. Пәйгамбәребез дә нинди генә сүзләр ишетмәгән.

Беләсезме, авыру кешеләр бар. Аны бернишләтеп булмый. Бер мохтаҗ: «Мине ифтардан куып чыгардылар», – дип, безнең өстән шикаять язган. Башта ачу килде, аның кем булуын белгәч, тынычландым. Без кешеләрне акларга тырышабыз.

Комсызлыктан шулай эшләгән кешеләргә ничек аңлатырга?

Комсызлык та авыру инде. Мохтаҗлар – иң тәрбияле, иң әдәпле кешеләр, дип әйтеп булмый. Хәйриячелек – шундый эш инде ул, – дип сөйләде хәзрәт.

Фото: © Салават Камалетдинов

Мондый хәлне бер дә тыймасаң, чарасын күрмәсәң, киләсе елларда ризык өчен тарткалашулар да башланмасмы? Бәлки, чыннан да һәр өстәл өчен җаваплы берәр кешеләрне билгеләргә кирәктер. Ул яшь кенә волонтерлар да булырга тиеш түгелдер инде, ә урлау уен якын китерми торган ир-атлар булырга тиештер. Һәр өстәлгә кунакның исеме язылмаса да, рәт һәм урын санын билгеләү дә мөмкин адым кебек. Ул башта ук билетта күрсәтелсен. Мәсәлән, театр яки концертка баргач, үз урыныбызга утырабыз бит инде. Саны булгач, ул урынның «хуҗасы» бардыр кебек кабул ителә. Буш булгач, билгеләнмәгәч ул – беркемнеке түгел, димәк, алырга да ярый, дип уйлаулары бар. 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 25 апрель 2023
    Исемсез
    Кымсызлыкның чиге юк ятсыз кешеләр арабызда бар шул әле. Мохтаҗ кешеләр.анда бармыйда.
  • 20 апрель 2023
    Исемсез
    Мин аны барып күрмәдемләкин журналистларның ачынып язганнарын шак катып укыдым. Кирәкме соң ул шаккатризмшул хәтле кеше җыеп ифтар уздырдык дип аһ ору. Һәрбер мәчеттә үткәреләдер бит , шул җиткән.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100