Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

XI Республикакүләм ифтар: 11 мең кеше, чынга ашкан хыяллар һәм тыелмаган нәфес

Кичә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 11 мең кешене җыйган XI Республикакүләм ифтар узды. Ифтарда «Интертат» хәбәрчесе булып кайтты.

news_top_970_100
XI Республикакүләм ифтар: 11 мең кеше, чынга ашкан хыяллар һәм тыелмаган нәфес
Салават Камалетдинов

Рамазан җәй айларына туры килгәндә, ифтар «Казан Арена» (хәзер «Ак Барс Банк Арена») мәйданында уза иде. Соңгы 2-3 елда «Казан Экспо»га күченде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин моны «кышка якынлашабыз» дип тә аңлатты, ягъни ябык бина кирәк. Оештыручылар фикеренчә, бу искиткеч бина ифтар өчен бик туры килә.

Кергәч тә, волонтерлар су һәм тоткалы ак пакетлар өләшеп тора. Су – авыз ачар өчен, чөнки ифтар вакыты кергәндә, халык әле өстәл артында булмый. Пакетлар исә аяк киемнәрен салып куяр өчен. Бераздан ул букчалар кирәк булачак.

Фото: © Салават Камалетдинов

Илһам Шакиров исемендәге концерт залына аяк киемен салмыйча да кереп була. Анда зур экранда ислам диненә багышланган видео күрсәтелә иде. Кеше керә, берничә минут карап тора да чыгып китә.

Холлда халык фотога төшә, хәләл маркет тирәсенә туктап ала, телефоннан «син кайдарак» дип, бер-берсен табарга тырыша. Намаз бүлмәсенә хатын-кызлар бер як ишекләрдән керә, ир-атлар – икенче яктан, әмма барыбер шул бер залга эләгәбез. Намаз залына керер алдыннан кесәдән теге пакетны чыгарасың да, аяк киемен шунда салып куясың. Залга ковролин җәелгән.

Фото: © Салават Камалетдинов

Керүгә, почмакта бер төркем хатын-кыз намаз укый. Алар яныннан узып барган яшь кыз, намазлыгын җәя генә башлаган ханымга мөрәҗәгать итеп: «Кыйбла ул якта түгел бит, сәхнәдәге экранда ук белән күрсәтелгән», – дип әйтеп узды. Ул экранны күрү өчен эчкәрәк узарга кирәк иде.

Зал икегә бүленгән. Ир-атлар сәхнә алдына компакт итеп кенә урнаштылар да, алар ягының зур өлеше буш калды. Хатын-кызлар исә үзләренә бирелгән территорияне тулысынча биләп алды. Ифтарда гүзәл затлар 3 тапкыр артыграк булгандыр.

«Рамазан аенда могҗизалар булгалады»

Менә 2 апа кереп бара. Мөнәвәрә Әхмәтова дусты Нәсыйха Әхмәҗанова белән килгән. Казанда күршеләр булып яшиләр икән. Республика ифтарына беренче килүләре. Аларны Нәсыйха ханымның кызы китереп куйган.

Бик тә киләсе килде, җае чыкмаган иде, быел Аллага шөкер, килдек. Бик ошый, телефонга да төшерәбез, туганнарга күрсәтәсе булыр. Әлхәмдүлилләһ, уразалар бик җиңел бирелде. Бергә ифтарларга йөрдек, – диләр.

Мөнәвәрә апа Рамазан аенда Коръәнне хәтем кылган. Ул Рамазан айларында һәм гомумән тормышында булган кайбер могҗизаларны искә алды.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Башка елларда Рамазан аенда минем өчен могҗизалар булгалады. Бер елны бик озак күрешмәгән туганнар белән очраштык. Без шаккаттык. Шулай да була икән, дип уйлап куйдык. Ерактан кайттылар. Аллаһы Тәгаләгә шөкер иттек. Мин үзем Таҗикстанда туып-үстем. Олыгайгач, ата-бабаларым туган җиргә кайтырга насыйп булды. Намаз укыган саен, дога кылганда рәхмәтләр әйтәм, Нәсыйха, – дип мөрәҗәгать итте ул дустына. – Әти-әнием үз туган илендә яши алмады, тормыш авыр булган, киткәннәр. Миңа әйләнеп кайтырга насыйп иттең, дип рәхмәт әйтәм. Язмыш ничек булды! Бу да – Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы, – дип сөйләде ул.

Нәсыйха апа – тумышы белән Кукмара районыннан икән, ул гомер буе хисапчы булып эшләгән. Тоткан уразалар кабул булсын, дигән теләкләрне җиткереп, хатын-кызлар залының уртасынарак уздым.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Беренче тапкыр ураза тоттым»

Менә 3 кыз бер-берсен фотога төшерә. Берәм-берәм дә, икәүләшеп тә, өчәү бергә дә төшәләр. Болар – 3 шәфкать туташы. Кызлар ифтарга беренче тапкыр килгән.

Шундый зур ифтарда булу теләге күптәннән бар иде. Кеше күп, сокландыра. Безгә эш урыныннан чакыру тәкъдим иттеләр, шулай итеп, монда килеп эләктек. – ди Алинә. – Рамазан ае искиткеч, тик шундый тиз уза. Без бергәләшеп ифтарларга йөрибез, – дип сөйләде Кукмара кызы.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Дусты Ландыш та Кукмарадан. Ландыш өчен бу Рамазан ае бик истә калырлык булган.

Мин әкрен генә намазга басып киләм, беренче озын күлмәгемне сатып алдым. Мин 9нчы сыйныфтан ук ураза тоттым. Гаиләдә әбием дә тота иде. Намаз укырга кирәк, дигән уй күңелемдә йөри иде, тик җыелып бетә алмадым. Быелгы Рамазан аенда, ниһаять, бу юлга басып киләм. Бу Рамазан истә калачак, – диде ул.

Әлки кызы Айгизә быел беренче тапкыр ураза тоткан.

Алинә тотканны күрдем дә, минем дә тотасы килә башлады. Гаиләдә дәү әти, дәү әни, әнием ураза тота, Аллага шөкер. Бергә булгач, җиңелрәк. Рамазан ае – шундый рәхәт, тыныч ай, – диде ул.

«Дәрвиш» спектакленә туры килмәгән зал

Озакламый ачылыш була, халык залга агыла. Безгә сәхнәдәге кешеләр күренмәде дә. Ишек башларында эленеп торган телевизорларга турылабрак утырган идек, аннан да күрсәтмәделәр.

Ифтарга килүчеләрне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Аннан Яшел Үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин Коръән сүзләрен яңгыратты. Арткы якларга, ягъни хатын-кызлар өлешенә, тавыш кайтаваз булып яңгырады.

Фото: © Салават Камалетдинов

Аннан Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкаруында «Дәрвиш» моноспектакле башланды. Башта без аны таба алмадык, тавышы ишетелә, ә үзе юк. Төп сәхнәдә тирәсендәге утларны сүндерделәр, димәк, анда юк. Сәхнә янында тонык кына ут янганы күренде, шундадыр, дип шәйләдек. Безгә килеп җиткәнче, тавыш таралып китә. Моноспектакль булгач, ул гел тексттан гына тора бит инде. Бик тырышсаң да, аңлавы авыр. Монда Раил Садриевка бер сүз дә була алмый. Ул 11 мең кеше алдына чыгып, берүзе спектакль күрсәтте. Әле ул кешеләр йөреп тә тора. Бары тик бу зал спектакль өчен җайлашмаган иде. Соңыннан Раил Садриевны холлда очраттым, моның белән ул үзе дә килешә.

Фото: © Салават Камалетдинов

Мондый форматта чыгыш ясау минем өчен ачыш һәм зур вакыйга булды. Бу кадәр кеше алдында үзем генә чыгыш ясаган юк иде. 2-3 меңлек залда чыгыш ясаган бар, әмма 11 мең кеше алдына чыккан юк. Ул тыныч зал түгел, күпмедер кеше хәрәкәттә. Башта игътибар ителде, аннан үземне җыеп алдым һәм спектакльгә кереп киттем. Кешене күрмәскә, карамаска тырышасың. Мондый залның булуы яхшы, тик акустика ягы аксый. Ишеткән кеше – ишеткәндер, кемдер ишетә алмагандыр, – диде артист.

Спектакль Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан күрсәтелде. Мөнәҗәтләр дә милли мәдәнияткә керә бит, бу залда мөнәҗәтләр яңгыраса, арттагыларга моңы булса да барып җитәр иде. Оештыручыларның яңа форматлар эзләве, эшләп каравы, әлбәттә, әйбәт, әмма бу зал өчен моноспектакль туры килмәде.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Теләгем тормышка ашты»

Спектакль тәмамлангач, азан яңгырады. Җәмәгать намазы. Минем яндагы ак яулыклы әбигә ул сәҗдәгә киткән вакытта игътибар иттем. Үземнең әби искә төште, күңелләр тулып китте. Тирә-яктагы кешеләр инде укып бетерде, ә ул әле дәвам итте. Янында кеше гөр килеп торганда, алдыннан ук башкалар узып йөргәндә, аларга бер игътибар итмичә, гыйбадәт кылды. Мин ул укып бетергәнне көтеп тордым. Әби намазлыгын җыя башлагач, янына килдем.

Мөсфирә Йосыпова Буа районы Яңа Чәчкап авылыннан килгән. Республика ифтарында беренче тапкыр икән. Күршесе Назиф алып килгән Казанга.

Күршемә зур рәхмәт! Бик каты ошый монда, бик каты күрәсем кигән иде. Теләгем тормышка ашты. Беренче килүем булгач, адашып та йөрдем, кайдан керәсен белмәдем, нужардым. Аллага шөкер, уразаны да калдырмадым, чөгендер утаган вакытларда да тоттык, кәтмәннәрне тезеп куп, шуның ышыгында ятып тора идек, – дип искә алды ул. – Бөтен кешенең дә уразалары кабул булсын, – дип теләде.

Апага әле «76 гына» яшь. Спектакльне дә: «Куйгач, әйбәт инде, Раилны тавышыннан да таныйм», – ди.

Аннан сумкаларны, аяк киеме белән пакетларны алдык та, «ифтар» дип язылган һәм ук күрсәткән якка ишеккә юнәлдек. Башта ул ишеккә бүрәнкәгә кергән кебек төрле яклап керә башладылар. Аннан кәчтүмле егетләр кызыл лента белән чик ясап куйды, шулай итеп, бер коридор барлыкка килде. Ул кеше кереп бетмәс кебек иде. Бу – бары тик хатын-кызлар өчен генә икенче залга чыгу юлы иде, ирләр башка ишектән чыкты.

«Безгә утырырга урын калмаган»

«Син – миңа, мин сиңа иптәш булырбыз», – дип, Мөсфирә апа янымнан барды. Ул инде бу залларның зурлыгына таң калып сокланды. «И-и-й, шуның кадәр оештырганнар, хәйран калам! Сөбханалла!» – дип сөйләп барды. Чик лентасының икенче ягында торган урындыкны күреп: «Бу – мондагы урындыктыр инде, өйдән алып килмәгәннәрдер», – дип фаразлады. Гадилек.

Ишектән пыялалы коридор аша уздык. Анда инде кемдер аяк киемен дә кия башлады. Аякка шытыр пакет – «бахилы» кигән кешеләр дә булган, күрәсең. Ул ертылган шытырлар идәндә аунап калды.

Без кергәндә, өстәлләр халык белән тулган иде диярлек. Рәтләрне карый-карый барабыз. Әбием инде: «Безгә урын калмаган», – дип хафалана да башлаган иде. Урын күрмәсәм дә, «табабыз» дип тынычландырырга тырыштым. Ишек төбендәге өстәлгә яңа гына утырышкан булсалар да, ризык тулы кайбер контейнерларны ябып та куйганнар иде. Кеше утырганда, ул савытлар ачык тора, бу инде – кешенең үзенә дип алып куюы иде. Волонтерлар кисәтү дә ясап куйды. Без әле дә урын таба алмыйча эчкәрәк үтә торганда, дога кыла башладылар.

Фото: © Салават Камалетдинов

Утырырга өмет калмаган иде инде. Бер мөлаем волонтер апа аркадан чәбәкли-чәбәкли өстәл артына озатып куйды. Әби белән мине волонтерлар ягына утырттылар. Шулай интегеп йөрдек әле без.

Тирә-якка карана торгач, пакет тоткан ир-атларга игътибар иттем. Шунда хезмәттәшем Чулпан Шакирова: «Үз өлешләрен ашап бетергән ир-атлар кеше утырмаган өстәлләрне штурмлый», – дип видео җибәрде. Ир-атлар ягында чыннан да буш урыннар бар иде, тик алар хатын-кызлар өстәленә дә «кереп чыккан». Бер дә матур күренеш түгел инде. Нәфес.

Балага «куян күчтәнәче» алып кайтам дисәң, ланч-бокста ялтыравыклы кәгазьгә төргән чәк-чәк бар иде, алып кайт инде шуны. Кемдер әле утырырга урын таба алмый йөри, ә берәүләр инде артларыннан кырып-себереп чыгып бара. Кибеттән кайткан кебек, капчык-капчык ризык төяп киттеләр. Моны күргән кешенең, әлбәттә, күңеле кайта.

Фото: © Алсу Исмәгыйлева

«Әле бөтен кеше кереп бетмәгән, ник алай эшлисез?» – дигәнемә җавап бирүче булмады»

Волонтерлар кисәтә торды. Алар кешеләрнең кулына суга алмый бит инде. Танышым журналист Рәфидә Галимҗанова ифтарда волонтер иде. Аның белән дә сөйләштем.

Фото: © Рәфидә Галимҗанованың шәхси архивыннан

Республикакүләм ифтарда беренче тапкыр булдым. Узган елларда волонтер булган иптәш кызларым тәкъдиме белән, мин дә катнашырга уйладым. Волонтерлар 8.30 сәгатьтә электропоездда «Казан Экспо»га кузгалды. Безне, секторларга карап, берничә төркемгә бүлделәр. Һәр төркемгә 2 координатор билгеләнде. Мин оештыручыларга карата уңай фикердә генә калдым. Аларның күбесе, ифтар вакытында эшләп йөреп, ашарга да өлгермәде...

Авыз ачарга күпләп халык керә башлагач, Республикакүләм ифтарның мохите сизелде. Бу – бик зур масштаб! Күп кеше ашап бетермәде, үзләре белән пакетларга салып кайтып китте. Монысы – ризык исраф булмас өчен эшләнә. Әмма араларында берничә ланч-боксларны җыеп китүчеләр очрады. Бу күренеш миндә ике яклы фикер уятты: пакетына берничә ланч-боксны салучылар үзләрен кайгыртудан шулай эшләгәнме? Әллә инде төп ниятләре – мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән булдымы икән? Мин моны әле дә аңлый алмыйм. 11 мең кеше өчен өстәлләр әзерләнгән, һәм син, оялмыйча-кыенсынмыйча, башка кеше өлешен пакетыңа тутырасың...

Үзем күргәннәренә эндәштем дә әле: «Әле бөтен кеше кереп бетмәгән, сез ник алай эшлисез?» – дигәнемә җавап бирүче булмады. Алар ишетмәмешкә генә салышты. Миңа: «Син дөрес аңламагансыңдыр, ул ризыкны фәкыйрь танышына җыядыр», – диючеләр дә булды. Мохтаҗларга җыйган очракта, һичьюгы сорарга була иде, алар бит волонтерларның соравын ишетмәгән булды. Хәер, мин, бәлки, алардан сорап, борчылып йөрмәс тә идем. Әмма бер әбинең: «Мин ризык тапмадым, бу өстәлдә калмаган, күпме эзләдем», – дип килүе генә шундый хисләр уятты. Бу – беренче тапкыр гына була торган хәл түгел инде: башка елларда волонтер булган иптәшләрем, шулай ук булды, диде.

Һәрнәрсәнең ике ягы булган кебек, монда да һәркемнең үз намусында, дияр идем. Ни генә булса да, Аллаһ Тәгалә – күрүче. Тоткан уразаны кабул итсен, белеп һәм белми кылган гөнаһларны кичерсен иде», – диде ул.

Татарстан Диния нәзарәте социаль бүлегенең яшьләр белән эшләү буенча баш белгече Нурия Гаязова волонтерларның эшен координацияләгән. Башкаларның ризыгын алып китүгә карата аның фикерен сорадым.

«Андый гамәлне мин үзем күрмәдем, ләкин очраклар булганын ишеттем. Мин, әлбәттә, андый гамәлләрне хупламыйм. Һәр кеше өчен аерым порцияләр әзерләнә, уртак ризыклар да кеше саныннан чыгып бүленә, су һәр кешегә куела, ә сок, мәсәлән, ике кешегә бер. Аны бер кеше алып китә икән, икенче кешегә эләкми дигән сүз. Андый күренешләрне күңелсез, дип саныйм. Волонтерларның төп бурычы өстәл кору, кунакларга юнәлеш күрсәтү, буш урыннарга утырту иде», - дип җавап бирде ул.

Тоткан уразалар кабул булсын!

Оештыручылар гаять зур эш башкарган. Оештыру ягыннан барысы да әйбәт иде. 11 мең кешедән торган халык агымын җайга салу җиңел эш түгел. Ул бит Тәтештә яшәүче халыкны җыйган кебек. Масштаблы чараны тиешенчә эшләп чыга алганнар. Бу – Татарстан Диния Нәзарәте, «Туган авылым» комплексы, «Ак Барс Банк Арена», «Казан Экспо» командалары тырышлыгы. Соңыннан мөфти Камил Хәзрәт Сәмигуллин да: «Барысы да әйбәт узды, миңа ошады», – диде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Тоткан уразалар кабул булсын!

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 18 апрель 2023
    Исемсез
    властэ булган коррупционерларны кертмэгез, татар халкын мыскыллап, талап бетергэн бэндэлэрне,
  • 17 апрель 2023
    Исемсез
    Ачлык заман мени... Аллам сакласын. Эзерэк нэфесне тыярга була.
  • 16 апрель 2023
    Исемсез
    Бик зур рәхмәт әйтәсе килә оештыручыларга, волонтерларга. Быел беренче булып бардым кунак булып алдагы елларда волонтер идем. Нинди зур эш бит ул шундый масштаблы мәҗлес оештырырга. Ләкин килгән кешедә әдәп дигән әйбер аксый...Кайбер моментларда бик оят булды... Намаз укыган кешеләр өстеннән басып ифтар залына, төрлелеп керүләр бик матур күренеш булмады. Бәлки киләсе елга, брошюра чыгарырга кирәктер, үзеңне ничек тоту кагыйдәсе белән.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100